КЫШЫН БЕРГӘ КҮҢЕЛ АЧАБЫЗМЫ?
Әле генә ямьле җәйне түземсезлек белән көтеп алган идек, инде елның соңгы ае да җиһанга аяк баскан! Тирә-юнь ап-ак карга күмелгән сихри мизгелне кем генә яратмый икән? Дусларың белән бергәләп сноуборд, чаңгы, тюбингларда рәхәтләнеп шуарга менә дигән мөмкинлек бит бу! Инде күпме еллар хыялда гына саклап йөргән сәяхәтне бүгеннән үк планлаштыра башларга тәкъдим итәм. Я, кышкы ял өчен Татарстанның иң текә урыннарын барлыйбызмы?
1. «Зөя калкулыклары»
«Россия таулары» 2023 премиясе версиясе буенча, гаилә белән ял итү өчен иң яхшы курорт.
Урнашу урыны: Югары Ослан районы, Савино авылы
«Зөя калкулыклары» – дусларың белән генә түгел, гаиләң белән дә вакытыңны күңелле үткәрер өчен менә дигән мөмкинлекләр урыны. Биредә сез барлык тормыш мәшәкатьләрегезне оныта аласыз. Монда кунакханәләр һәм альп өйләре бар.
Инфраструктура:
– чаңгы
– сноуборд
– сноутюблар
– боулинг
– спа-комплекс (бассейн, сауна, джакузи)
– балалар бүлмәсе (яшәүчеләр өчен бушлай)
– кышкы шәһәрчек
– бильярд
– «Кәбестә» (әйе-әйе, шундый кызык исемле!) балалар үзәге
2. «Бакыр тавы»
Ачылу вакыты якынча декабрьнең икенче яртысына туры килсә, ябылу вакыты – март урталары.
Урнашу урыны: Кукмара шәһәре
Әлеге комплексның өстенлекләре: трассалар төрле йөкләнештә булуы, бушлай парковка, өйрәнеп кенә килүчеләр өчен бушлай остаханәләр, квалификацияле инструкторлар. Шулай ук балалар өчен 5-7 көнлек инглиз телен өйрәнүне һәм чаңгыда шууны күз алдында тоткан махсус лагерьлар оештыру да каралган.
Инфраструктура:
– спа-программа (3-4 сәгать дәвамында сезне ароматерапия, имән себеркеләре белән чабындыру, скраблау, чә «тантанасы» көтә!)
– сауна
– тау чаңгылары
– сноуборд
– тюбинг
– снегоходта шуу
Кыскасы, «Бакыр тавы» – профессиональ дәрәҗәдә тау чаңгысы һәм сноубордта шуу белән шөгыльләнмәгән кешеләргә дә туры килә торган искиткеч урын!
3. «Каскад»
Казаннан ерак булмаган тау чаңгысы комплексы эзләгән булсаң – чираттагы вариант нәкъ тә синең өчен.
Урнашу урыны: Биектау районы, Дөбъяз авылы
Инфраструктура:
– чаңгы
– сноуборд
– тау чаңгылары
«Каскад» – тау чаңгысы һәм сноубордта шуарга әле яңа өйрәнеп кенә килүчеләр өчен кулай вариант. Аеруча шимбә-якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бу төр бик популяр дип искәртәләр. «Каскад»та шулай ук тюбингларда шуу өчен таулар да каралган. Төп трасса кичке вакытта яктыртыла.
Кием алыштыру һәм ял итеп алу өчен махсус җылытылган бүлмәләре бар. Тамак ялгап алыр өчен менә дигән кафе да каралган, анда һәрвакыт җылы эчемлекләр һәм ашамлыклар сатыла. Берничә көнгә калырга теләсәгез, кунак йорты – сезнең өчен.
4. «Федотово»
Югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү һәм трассаларның шәп сыйфаты комплексны көннән-көн популярлаштыра. Биредә шулай ук һәрдаим ярышлар да үткәрелә.
Урнашу урыны: Зәй районы
Инфраструктура:
– тюбинглар
– кунакханә
– кафе-ресторан
– сауна
– конференц-зал
– бильярд
– тренажер залы
– банкетлар за
«Федотово» – төрле дәрәҗәдәге трассалар белән җиһазландырылган комплекс. Ул аеруча Яр Чаллыда яшәүчеләр өчен кулай вариант.
5. «Ян»
Вакытыгызны онытылмаслык итеп үткәрергә теләсәгез, рәхим итегез! Кунакханәнең иң тыныч номерларына урнашып, чаңгыда шуып керәсең, аннан инде тәмләп ресторанда ашап чыгасың. Бәхет өчен тагын ни кирәк?
Урнашу урыны: Әлмәт районы, Яңа Никольск авыл җирлеге, Поташ аланы
Инфраструктура:
– чаңгы
– сноутюбинг
– тау чаңгылары
– сноуборд
– инструкторлар ярдәме
«Ян» – саф һавада, табигатьнең матурлыгына сокланып, вакытны шәп итеп үткәрер шәп урын. Тик кара аны, артык хыялланма, исән-имин барып кайта күр!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев