Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘП ҺӘМ ДУСЛЫК

Мәктәп ул – дәресләр, өй эше һәм билгеләр генә түгел. Бу чор танышу, аралашу һәм дуслар табу белән бәйле. Чын дуслык ул – супер көч кебек, дуслар сиңа яхшырак укырга, үзеңне ышанычлырак хис итәргә һәм стрессны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә ала.

Галимнәр һәм психологлар нык дуслыкның мәктәптәге уңышларга турыдан-туры йогынты ясавын күптән исбат иттеләр.

– Яныңда сине хуплаучы кеше булганда, катлаулы контроль эшләр һәм проектлар күпкә җиңелрәк тоела.

– Дуслар белән бергә өй эше дә күңеллерәк булып күренә.

– Кайвакыт укытучы катлаулы итеп сөйләгән тема аңлашылмый.  Дустың аны гади сүзләр белән аңлата, өйрәтә ала.

– Проектлар өстендә бергә эшләгәндә, сез килешергә, бер-берегезне тыңларга һәм бурычларны бүләргә өйрәнәсез.

Без укучылардан уку процессында дустанә мөнәсәбәтләр аларга ничек ярдәм итә дип сорадык:

Улуташ Әмирә, 13 яшь

– Дуслык – һәр кеше тормышында бик мөһим әйбер һәм аның укудагы мөһим өлеше искәрмә түгел. Һәр кешенең тормышында уку/эштән тыш төрле шөгыльләре бар, ә дуслык начар һәм уңайсыз хәлләрдән котылырга ярдәм итә. Югалган каләмнән башлап теманы аңлатуга кадәр.

Рощина Ралина, 16 яшь:

– Дуслар нәрсә дә булса эшләргә мотивацияне арттыра, мәсәлән, максимум көчкә укырга, соңрак дуслар белән сөйләшергә тема табу җиңелрәк булсын өчен ниндидер яңа нәрсәләргә өйрәнергә, хәтта баналь иртә тору да, мәктәпкә барып дуслар белән очрашасың килгәндә алай ук катлаулы булып тоелмый.

Живых Екатерина, 16 яшь

– Дуслар яхшырак укырга этәрә. Аларның уңышларын күреп, һичшиксез, алардан үрнәк алып, яңа үрләр яулыйсы килә.

Фәйзрахманова Әдилә, 14 яшь

– Бергә катлаулы темалар турында фикер алышу һәм белемнәр белән уртаклашу дуслар белән кызыграк, һәрвакыт бер-береңә авыр темаларны аңлатып була. Сәламәт конкуренция кешене үстерә генә. Һәр кеше бер өлкәдә көчлерәк була, иптәшләр белән белгәнеңне бүлешү бик кирәк.

Без психолог һәм профориентолог Шаһидә Саттаровадан уку процессында дуслыкның мөһимлеге турында сорадык:

– Яшьтәшләр белән аралашу аеруча мөһим булган актив социаль үсеш чорында яшүсмерләр арасында дуслык зур роль уйный. Дуслар үзеңне һәм дөньяда үз урыныңны аңларга ярдәм итә. Укуда дуслык – кыйммәтле ресурс. Ярдәм итү, белем алмашу, проектлар өстендә бергәләп эшләү һәм авыр вакытларда мораль терәк булу дөньяга ышанычны арттыра. Дуслык уңай атмосфера тудыра, стрессны киметә һәм укуга этәрә.

Сыйфатлы һәм озак дуслык булдыру өчен киңәшләр:

1. Барлык уңай һәм тискәре якларыгызны саклап, үзегез булып калыгыз.

2. Дустыгызның мәнфәгатьләрен, карашларын һәм кыйммәтләрен кабул итегез.

3. Авыр вакытларда ярдәм итегез, дустыгызның уңышларына шатланыгыз.

4. Дустыгызның тормышы һәм проблемалары белән кызыксыныгыз.

5. Вәгъдәләрегездә торыгыз, тугры булыгыз.

6. Гафу итә белү мөһим, беркем дә камил түгел.

7. Бергә вакыт үткәрегез.

 

Яңа класс һәм ял:

Әгәр яшүсмер яңа сыйныфка килгән икән, инициатива күрсәтеп һәм гомуми чараларда катнашып, мөмкин кадәр тизрәк сыйныфташлар белән мөнәсәбәтләрне җайга сала башлау мөһим.

Яңа дуслар укуда ярдәм генә түгел, яңа кызыксынулар да ул:

Мәктәптән тыш ял итү аеруча мөһим. Хәзерге мәктәп укучылары бәяләү мохитендә яши, бу конкуренция атмосферасын тудыра. Уртак ял итү икенче яктан ачылырга, бер-береңдә кызыклы кешеләрне күрергә мөмкинлек бирә. Кызганычка каршы, хәзер балалар үзләрен билгеләрдән тыш күрсәтә алган уртак чаралар (өмәләр, бәрәңгегә бару) юк. Шуңа күрә уртак ял итүне оештыру сыйныфта чын дуслык булдыру өчен мөһим.

Дуслык һәм профориентация:

Профориентолог буларак, мин еш кына яшүсмернең дуслары булмау белән очрашам. Ә бу турыдан-туры һөнәр сайлауга йогынты ясый. Дуслар кире элемтә бирәләр, үзләренең көчле якларын һәм талантларын күрергә, шулай ук синең чыннан да нәрсәдә яхшы икәнеңне аңларга ярдәм итәләр. «Синнән нәрсәгә өйрәнеп була?» «Син кайсы өлкәдә эксперт?», «Мин сиңа нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәр идем?» дигән сорауларга дуслары да гадел җавап бирә ала бит. Бу сорауларга җаваплар яшүсмергә үзен яхшырак аңларга һәм һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә.

Дуслык — гади «социаль опция» түгел, ә мәктәп елларын яктырак, ә укуны нәтиҗәлерәк итә торган көчле ресурс. Дусларыңны кадерлә, үзең яхшы дус бул, һәм шул чакта сез бергәләп мәктәп биеклекләрен генә түгел, башка бик күп нәрсәләрне дә яулый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев