Бу – тема!
КӨЗ КӨНЕ ШАРЛОТКА ПЕШЕРӘЛӘР!
Көз ул – уңыш җыю чоры. Иң беренче тәмле бакча җимешләре – алмалар инде, әлбәттә. Димәк, менюда алма бәлешләре, шарлоткалар күп булырга тиеш. Бу гади генә рецептны һәр кыз бала да башкарып чыга алачак. Киттек!
Кирәк булачак ингридиентлар:
- 4 йомырка
- 200 гр шикәр комы
- 200 гр он
- 1 чәй кашыгы разрыхлитель яки сода
- 3-4 алма (күбрәк булса тәмлерәк)
- Йомыркаларны шикәр комы белән бутап, яхшы иттереп миксер белән күпертәбез.
- Онны иләп, кашык белән астан өскә болгатабыз, бөтен он кереп бетәргә тиеш, миксер белән күпертү бу этапта кирәкми. Онга разрыхлитель дә өстәргә онытмыйбыз.
- Әзер камырга алдан чистартып, турап куйган алмаларны салып бутыйбыз.
- Төбе майланган табага әзер массаны салып, 180 градуслы духовкага 30-40 минутка куябыз.
- Шарлотка әзер! Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев