«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ҖИҢҮЧЕСЕ АЛСУ РАФИКОВА: «КҮҢЕЛ БӘЙГЕСЕ БУЛЫП ЧЫКТЫ»
10 сентябрь көнне Оренбург шәһәрендә гөрләп халыкара «Татар кызы – 2025» бәйгесенең финалы узды. Зур сәхнәдә җиңүче таҗы һәм Лада Гранта машинасы өчен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 12 кыз көрәште. Гран-прига Төрекмәнстан кызы Алсу Рафикова лаек булды. Без аны зур җиңүе белән котлап, әңгәмә корып алдык.
– Сәлам, Алсу! Чын күңелдән котлыйбыз сине. Ничек хәлләр? Хис кичерешләрең белән бүлеш әле. Сәхнәдә үзеңне җиңүче дип ишеткәч ниләр уйладың?
– Мин үземне җиңәрмен дип бөтенләй уйламаган идем. Безгә остазларыбыз алдан: «Кызлар әлегә кем җиңәсен беркем дә белми. Сәхнәдә дулкынланудан әйтергә сүз табылмый ул, шуңа күрә барыгыз да текст, берничә җөмлә әзерләп куегыз» дигән иде. Кызлар сорый: «Текст әзерләдеңме?», –дип сорыйлар. «Юк инде, нинди сүзләр, кая мин җиңим инде», – дидем. Профессиональ җырчы-биюче кызлар арасында тиң күрмәдем үземне. Ләкин «Татар кызы» матурлык, талант бәйгесе генә түгел, күңел бәйгесе булып чыкты.
– Бәйге барышын сөйлә әле.
– Җиңүчене сайлаганда этапларда үзеңне күрсәтү дә зур йогынты ясый. Минем өчен иң якын, җиңел, рәхәт этапларның берсе ул – аш-су этабы булгандыр. Ике көннең берендә өйдә аш пешергәч, токмач җәеп кисүнең бер авырлыгын да күрмәдем. Беренче булып бетердем дә әле эшне. Алка ясау этабында үземнең бәйгедә икәнемне гомумән оныттым. Иҗади этапта киясе костюмыма туры килә торган алкам юк иде, шуңа күрә кызыл бизәкләр белән ясадым. Иҗади этап иң дулкынландырганы булды. Мин иң соңгы диярлек чыгыш ясадым, көтеп торудан да авыр әйбер юк икән.
– Финалдагы атмосфера, мохит ниндиерәк иде? Кызлар белән мөнәсәбәтләргә көндәшләр булу йогынты ясамадымы?
– Финалга әзерлек бик тыгыз булды, ашауга гына бераз вакыт бар иде, калганы – бию, җыр, сүз осталыгы дәресләре. Кызлар белән бик дус булдык, арада бернинди көнләшү булмады, ярдәмләшеп йөрдек. Казакъстан кызы берәр әйбер бирергә атлыгып кына тора иде гел: шулкадәр күп матур бизәнү әйберләре бар аның, күрсә: «Нишләп син алка, калфак кимәдең?», – дип, күлмәгеңә туры китереп чыгарып та бирә иде калфакларын. Казан кызы Зәринә һәм Ырынбур кызы Ранилә белән бик якын дуслаштык.
– Татарстаннан ерак яшәп тә, татар телендә бик чиста, матур сөйләшәсең, сере нидә?
– Безнең гаиләдә татар теле сакланып калуга чыгышы белән Ырынбур өлкәсеннән булган әбием сәбәпче. Аның гел татар телевидениесы каравы, татар җырлары тыңлавы, әкиятләр сөйләве кечкенәдән сеңеп калган. Мактанырга яратмыйм, ләкин татар телем, бәлки, чыннан да матурдыр, чөнки финалга әзерләнгәндә сүз остазлары бер шелтә дә белдермәделәр. Төркмәнчә, төрекчә, үзбәкчә, русча, татарча беләм: сөйләшкәндә кушылып китәргә мөмкин инде алар.
– Һөнәрең турында да әйтеп кит әле, белгәнемчә, син – мөгаллим. Ничек уйлыйсың, бүгенге көндә хөрмәтлеме укытучы эше?
– Әнием дә, мин дә туган шәһәремдә үзем укыган мәктәптә химия укытабыз. Мәктәбебез бик зур, 4300 укучы, 200ләп укытучы эшли. Бездә мәктәп 12 еллык, һәм Россиядәге кебек 9дан китеп көллияткә керү дигән әйбер юк. Һәр бала 12 елын да укый, аннары гына урта яки югары уку йортын сайлый. Төрекмәнстанда укытучылар гел хөрмәттә, абруй булып санала. Аларга гел сокланып карыйлар. Укытучының хезмәт хакы да бездә иң югарылар рәтендә. Мәктәпкә 3 ел эшләдем, финалга узгач эштән китәргә булдым. Казанга күченеп яшәү, эшләү теләге бар.
– Укучылар яшь укытучы ничек кабул итә?
– Ул баштан ук үзеңне ничек куюга бәйле. Үзеңңе тиешле дәрәҗәдә, дус та, җитди укытучы да булып тотсаң, белем дәрәҗәң булса, алар сине хөрмәтлиләр. Төрле бала була инде: гаилә, яшь, психологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, һәр балага индивидуаль карарга кирәк. Казанда эшләргә уйласам да, шул ягы гына куркыта, уртак тел таба белү бик мөһим.
– Казанга күченү теләге кайчан барлыкка килде?
– Әнием, энем белән без Мәскәүгә кунакка кайткан идек, Казанга да килдек. Әтнә районы Олы Мәнгәр авылына туганнарга бардык, шундый җылы кабул иттеләр. Шушы килгәндә мин Казанга гашыйк булып калдым. Күченү фикере шул вакытта килде башка. Якыннарым мине гел хуплап торалар, алар каршы булмады.
Мәскәү белән Казанны үзем өчен чагыштырып карадым – Мәскәүнең салкынлыгы, кешеләренең битарафлыгы ошамады. Мәсәлән, Казандагы метродагы апа да «менә монда басасы, болай керәсе» дип өйрәтеп кенә тора, ә Мәскәүдә сорауга җавап та бирмәделәр. Ә монда бөтен кеше елмая, кешеләр арасында җылы мөнәсәбәт, ярдәм итәргә әзерләр. Бәлки нәкъ тә менә үзем татар кызы булганга җылы татар мохите шулай тоеладыр. Минем ике ватаным бар дип әйтә алам. Беренчесе туган җирем – Төрекмәнстан, икенчесе тарихи ватаным – Татарстан.
– Туган ягыңнан башка илгә, шәһәргә күченү авыр булмасмы?
– Мин Төрекмәнстанда туып-үскәнемә, белем алганыма, эшләгәнемә шулкадәр шатмын һәм бәхетлемен. Анда бөтен милләт бер-берсе белән дус-тату мөнәсәбәттә яши һәм үз гореф-гадәтләрен, телләрен саклап кала алалар. Бик яратам, сагынам Төрекмәнстанымны. Миндә ике гражданлык һәм сагынган чакта теләсә кайчан билет алып кайтып китә алачакмын. Шуңа да мин Казанга килеп эшләп карыйм әле дигән нәтиҗәгә килдем. Әгәрдә бер чыгып китеп, илемә кире керергә ярамый торган булса, туган ягымны ташлап китмәс идем.
– Төрекмәнстанда «Татар кызы»н үткәрергә мөмкин булачакмы, ничек уйлыйсың? Ни дисәк тә, ерак ил бит.
– Менә әле финал үткәнгә ике генә көн, мин үзем беркемгә бернәрсә әйтмәдем – инде Төрекмәнстан матбугатлары бу яңалык белән тулган. Бездә бер апа бар, Төрекмәнстанның беренче бизнес-вумены дип әйтсәк тә була инде. Ул инде миңа киләсе елга спонсор булырга әзермен дип язды. Әле бу елгы бәйге үтеп бетмәде кебек, инде киләсе елгысы өчен зур-зур кешеләр шулай иганәче булырга әзер торалар.
Фотолар: Александра Живушкина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев