Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПЛӘРДӘ ӨСТӘМӘ ФӘН – КЫТАЙ ТЕЛЕ БУЛЫРМЫ?

Уку елына аяк бастык, җәмәгать. Укучылар өчен һәрдаим яңалыклар, тәкъдимнәр чыгып кына тора. Бүген шуларның берсе: мәктәпләргә кытай телен кертергә теләүләре турында сөйләшербез.

 

Россия мәктәпләрендә кытай телен мәҗбүри итәргә уйлыйлар, имеш. Бу фикерне Госдума депутаты Анатолий Вассерман тәкъдим итә. Аның сүзләре буенча, кытай теленең популярлыгы Мәскәү һәм Пекинның икътисади мөнәсәбәтләре ныгыганнан соң артачак.

Мондый фикер инде берничә тапкыр тәкъдим ителгән иде, әмма, күргәнебезчә, ул канунга ук үсеп җитә алмаган.

«Инглиз һәм Кытай теленең грамматикасы рус телле укучы өчен бертигез дәрәҗәдә катлаулы. Шулай ук кытай теле перспективалырак булып бара. Мин мәктәпләрдә эсперанто телен өйрәнүне дә мәҗбүри итәр идем. Ул халыклар арасында аңлашу, аралашуны бик җиңеләйтә», – дип әйтә Вассерман.

 

Мәктәп укучыларының һәм кытай теле репетиторының әлеге тәкъдим турында фикере нинди икән? Сораштык, белештек, хәзер сезне дә таныштырырбыз.

 

ӘМИРХАН ИСХАКОВ, мәктәп укучысы:

– Әлбәттә, кытай телен өйрәнүгә мин каршы түгел. Яңа тел өйрәнүнең бернинди зыяны юк. Ләкин кытай теле дәресе укучыларга өстәмә авырлык булырга тиеш түгел. Минемчә, аны атнага бер тапкыр гына кертсәләр, бик тә шәп булыр иде. Кытай телен өйрәнгәндә, андагы иероглифлар безнең ил балалары өчен авыррак булыр. Шуңа да үзебез өчен бөтенләй яңа телне өйрәнүне әкренләп, сабыр итеп, адымлап кертергә кирәктер.

 

ФИРҮЗӘ САДРИЕВА, мәктәп укучысы:

 – Кытай теле – үзенчә бик кызыклы тел, ләкин аны укучыларга өйрәнергә авыр булачак. Аны укытыр өчен укытучыларны эзләү дә кыенлык тудырачак, дип уйлым. Кытай телендә сөйләшә белергә минем бала вакыттан ук теләгем бар иде. Үземчә сүзләр уйлап чыгарып, «ә мин кытайча сөйләшә беләм», дип дусларыма да мактана идем. Әзрәк үскәч, бераз өйрәнеп тә караган идем. Ә хәзер аның иероглифларын күрәсем дә килми.

 Минемчә, кытай телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар, чөнки Кытай яңа технологияләрне актив үстерә, ә хәзерге заманда аларсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Тора-бара бу телнең миңа кирәге дә чыгар, ләкин хәзер мин инглиз телен күбрәк үзләштерәм, чөнки, барлык илләрдә дә инглиз теле бик тирән өйрәнелә, гомуми сөйләм теле буларак бара.

 

ГӨЛНАЗ ИДРИСОВА, кытай теленнән репетитор:

– Кытай – икътисади яктан бик алга киткән ил. Телне белү бизнес, технологияләр, фән һәм мәдәнияттә хезмәттәшлеккә туры юллар ача. Кытай теле хезмәт сөючәнлек таләп итә. Аны факультатив яки мотивлаштырылган балалар өчен сайлау курсы буларак кертергә кирәк, бар кеше өчен дә мәҗбүри предмет буларак түгел. Югыйсә, бу укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә газап булып кына калачак.

Кытай теле инглиз теленнән бик нык аерыла. Әлбәттә, ул күпкә кыенрак. Аны өйрәнү (иероглифика, тон, грамматика) баш миен, хәтерне, логик, ассоциатив фикерләүне һәм сабырлыкны искиткеч үстерә.

Мәктәптә генә шөгыльләнеп, әлеге телне югары дәрәҗәдә өйрәнү мөмкин түгел диярлек. Ләкин мәктәп бик көчле һәм мөһим нигез бирә ала.

Кытай телен өйрәнүгә ихтыяҗ көннән-көн үсә. Инглиз телен өйрәнгәндә еш була торган «кирәк була калса» өчен генә түгел. Кытай телен өйрәнүгә алыну аңлы, максатчан сайлау булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев