Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ ТЕЛЕФОН КИРӘКМЕ?

«Дәрес вакытында мәктәп укучылары телефон кулланмаска тиеш». «РФдә мәгариф турында» федераль законына үзгәрешләр кертү хакында 19.12.2023 кабул ителгән 618 номерлы бу закон 2024 елның 1 сентябрендә үз көченә кереп, бүгенге көндә дә үтәлеп килә. Һәм монда сорау туа: мәктәп һәм телефон бүгенге көндә якын дуслармы әллә дошманнармы, чынлыкта телефон кирәкме соң мәктәптә? 

 

Хәзерге көндә телефоннан башка үз гомеребезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Тормышыбызны тулаем чорнап алган инде ул. Уку процессында да телефон зур роль уйный, миңа калса. Кайбер дәресләр вакытында аннан башка бик авырга туры килә. Кечерәк сыйныфларда укучыларга алай түгелдер, бәлки, әмма үсә барган саен уку барышында телефонның иң кирәкле инструмент икәнен аңлыйсың.

Әмма закон кабул итүче депутат абый-апалар моның белән килешми, ахрысы. Алар фикеренчә, укучылар дәрес вакытында китап-дәфтәрдән башка бер әйбер дә кулланмаска тиеш. Тик бу хәзерге заман шартларына бөтенләй туры килми. Бар әйбер дә электрон форматта булган дөньяда яшибез. Хәтта кайбер дәреслекләрнең тотып укый торган кәгазь вариантлары да юк бит. Әйе, китапны зур экранга чыгарып була. Әмма укучылар мөстәкыйль рәвештә эшләгәндә бу шактый гына кыенлыклар тудырырга мөмкин.

Кыскасы, минем фикерем шул: телефоннарны дәрес вакытында кулланмау турындагы закон бик үк дөрес түгел. Уку вакытында алар – иң кирәкле коралларның берсе. Әмма мин дәрес буе телефонда уен уйнап, видеолар карап утыру ягында түгел, әлбәттә! Уку барышында аны бары тик кирәкле очракларда гына кулланырга кирәк. Шуны да әйтмичә булдыра алмыйм: закон чыкты, әмма аны мәктәпләрдә үтиләрме икән соң? Укучылар чыннан да телефонсыз укыйлармы?

Әлеге сорауга җавап кирәк. Шуңа күрә мәктәптә телефонны куллану яки кулланмауга карата укучыларның һәм укытучыларның фикерләре белән бүлешәм.

 

Ильяр Бәйрәмов, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Без мәктәпкә телефоннарны гомумән алып килмибез, чөнки закон белән тыелган. Моны уку елы башында укытучыларыбыз кисәтеп куйды. Шулай ук ул укуга да комачаулый. Дәрес башлангач, укытучыны тыңлап утыру урынына безнең телефон карыйсы килә башлый бит.

Дәрестә ул безгә кирәкми, телефонсыз да әйбәт кенә укыйбыз. Ә тәнәфес вакытында без аралашабыз, класста утырабыз, ә телефон алып килгән кеше шуның белән йөри инде, нәрсә эшләргә дә белми ул. Шуңа мин төгәл әйтә алам: без телефоннан башка укый алабыз. Бары тик өй эшләрен эшләгәндә генә кайвакыт кирәк була.

 

Гүзәл Вәлиева, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Әле күптән түгел мәктәпләргә телефон алып килергә ярамый дигән закон чыкты. Димәк, аның сәбәбе булырга тиеш. Күп укучы дәрес барышында телефонны чыгарып, социаль челтәрләр карарга, уеннар уйнарга яраталар. Бу уку процессына шактый зыян китерә, телефон карап утырган бала үткән теманы аңламыйча калачак. Аннары өй эше кушкач, ул әти-әнисенә мөрәҗәгать итергә мәҗбүр була яки җавапны интернеттан гына күчереп куя.

Минемчә, телефоннарның  төп зыянлы ягы шундадыр: бер кереп китсәң, тиз генә алып куярга җиңел түгел. Хәтта мөмкин дә түгел дияргә була.

Әйе, телефон дәрес вакытында кирәк булырга да мөмкин. Мисал өчен, телефон класстагы күңелле мизгелләрне фотосурәткә төшереп алу мөмкинлеген бирә. Ә инде 11 нче сыйныфта укыганда, имтиханга әзерләнү өчен дә бик кирәк ул.

 Шаһисламова Гөлназ Рәшит кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

Һәр гомуми урта белем бирү учреждениесендә укучылар өчен эчке кагыйдәләр җыелмасы бар. Төп законнан тыш, белем алучылар әлеге кагыйдәләргә дә буйсынырга тиеш.

Безнең мәктәптә, мәсәлән, телефоннарны югары сыйныф укучыларына гына алып килергә ярый. Калганнар укуга телефонсыз килергә тиеш. 10-11нче сыйныфта укучылар да аларны дәрес вакытында кирәк булган очракта гына кулланалар. Телефон бирү ул дәрес буе яки тәнәфес вакытында телефонда утыру дигән сүз түгел. Әйтеп үткәнемчә, бары тик кирәк булганда гына.

Укучыларыбыз Аллаһка Шөкер, тәртипле, кагыйдәләрне үтиләр. Коридорда телефон карап торган балаларны күргәнем юк. Ә шулай була калса, без укучының телефонын алып куябыз һәм кайтканда гына бирәбез, яки әти-әнисе белән килеп алып китәргә тиеш була.

Ә үземнең шәхси фикергә килгәндә, мин телефоннарны мәктәпкә алып килүгә каршы. Ансыз да укып була, миңа калса.

 

Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясарга була соң? Телефонны кулланырга ярамый дигән закон чыкса да, һәр мәктәп күбрәк үзенең эчке кагыйдәләренә нигезләнеп эш итә. Әмма нәрсә генә дисәк тә, кирәк очракларда телефонны куллануга каршы чыгып булмый. Имтиханга әзерләнү, дәрестә ниндидер онлайн тестлар башкару, уку белән бәйле видеолар карау – боларның барысы да бүгенге көндә турыдан-туры телефонга бәйле. Кемдер каршы, кемдер риза – әмма заман таләпләре шулайрак бүгенге көндә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев