«Дәрес вакытында мәктәп укучылары телефон кулланмаска тиеш». «РФдә мәгариф турында» федераль законына үзгәрешләр кертү хакында 19.12.2023 кабул ителгән 618 номерлы бу закон 2024 елның 1 сентябрендә үз көченә кереп, бүгенге көндә дә үтәлеп килә. Һәм монда сорау туа: мәктәп һәм телефон бүгенге көндә якын дуслармы әллә дошманнармы, чынлыкта телефон кирәкме соң мәктәптә?