СЕНТЯБРЬ АЕНА КЫЗЫКЛЫ ЧАРАЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Яңа уку елы инде башланды, һәм без синең мәктәп тормышын төрлеләндерергә ярдәм итә торган чаралар исемлеге әзерләдек.
Сентябрь ае афишасы:
- Алдынгылар хәрәкәте сине аниме дөньясына чакыра. 6 нчы сентябрь көнне Ленин мәдәният йортында өченче «Yokai Matsuri» гаилә аниме-фестивале узачак. Аның кысаларында төрле бәйгеләр, остаханәләр һәм кызыклы очрашулар оештырыла. Тизрәк костюмың турында уйла башла – иң кызыклы костюм иясе шулай ук бүләк алачак.
- 13 һәм 14 сентябрьда Казан ипподромында зур көзге «Open space market» сезне көтеп кала. Гадәти булмаган сәүдә үзәкләре, остаханәләр һәм лекциялар – барысы да булачак. Бәлки синең үзеңнең дә берәр төрле мастер-класс үткәрәсең киләдер? Андый мөмкинлек тә бар.
- Никита Кологривый белән очраш! 24 сентябрьдә «Киномакс – IMAX» кинотеатрында «Август» фильмының премьерасы булачак. Аны фильмның актеры – Никита Кологривый үзе тәкъдим итәчәк. Билетны сатып алырга өлгер.
- Республика яшүсмерләр китапханәсе «Ватандашлар» документаль фильмнарын күрсәтә. Очрашу кысаларында сез Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре турындагы фильмнарны карарсыз һәм фикер алышырсыз. Чираттагы күрсәтү 10 сентябрьдә узачак.
- Скверлар һәм парклар дирекциясе сине «Елмай» паркына кинопоказларга чакыра. Алар 5, 11 һәм 20 сентябрьләрдә узачак. Керү ирекле.
- Яшьләр министрлыгы «Люби. Созидай. Вдохновляй» проектын башлап җибәрде. Беренче сессияләр «Омтылыш» һәм «Ныклык» темалары буенча 17-19 һәм 22-24 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә узачак.
- Илхам Шакиров сәнгате яңа сулыш алачак. 5 сентябрьдә 18.30да Горький паркында яраткан артистның җырларын тыңларга концертка кил.
- Әгәр син айти белән шөгыльләнәсең икән, сиңа халыкара «Kazan Digital Week – 2025» форумын калдырырга ярамый. Нәкъ менә анда өлкәнең иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышалар.
- 27-28 сентябрьдә Казанда «Шәһәр – РЕАКТОР» дип аталган зур креатив индустрияләр фестивале узачак. Ә әлегә аның алдыннан «Кара күл» паркында быелгы резидентлар-рәссамнардан инсталляцияләр күргәзмәсе ачылды. Иҗади кешеләрне җәлеп итү урынын барып кара.
- Ай буе Казан Кремль территориясендә, иске-татар бистәсендә һәм «Туган авылым» комплексында спектакльләр-променадлар узачак. Бу театр тамашасы форматында җәяүле аудио-экскурсия, һәм ул гаилә яки дуслар белән барыр өчен шәп урын.
Чаралардан тыш та күп кызыклы шөгыльләр табып була. Мәсәлән:
– Өйдә кинопоказ үткәрү. Какао+плед+яраткан фильм = иң әйбәт комбо!
– Сәнгать: модада румбокслар: алар наклейкалар форматында яки чын кечкенә өйләр шикелле булырга мөмкин.
– Әлбәттә, Алдынгылар командасына кушылырга! Бездә син чараларга катнашырга яки узең чаралар оештыра аласың.
– Берәр театрга барып килегез. Хәзерге вакытта күп театрларда яңа сезон ачылып килә һәм кызыклы премьераларга эләгеп була.
– Үзеңне яңа һөнәрдә сынап кара. Бәлки, сиңа блог алып барырга, шигырьләр язарга яки спорт белән шөгыльләнү ошар.
– Спорт турында! Ул стрессны киметергә бик тә булыша. Шуңа күрә үзең өчен берәр ошый торган спорт төрен тапсаң, бу кызык кына түгел, файдалы да булачак.
– Ял итү ул – диванда гына яту түгел! Киресенчә, ул икенче шөгыльгә күчү, мәсәлән, яңа тел өйрәнү, китаплар уку, кызыклы лекцияләрдә катнашу.
– Хәзерге вакытта уку да Интернетка бәйләнгән, шуңа күрә мәктәп вакыты да, ял да смартфонда үтә. Берәр кичне телефонсыз үткәрсәгез, башыгыз әйбәт ял итеп алачак.
Уку – күңелле актив тормышка нокта кую дигән сүз түгел. Безнең әлеге исемлек сезгә мәктәп көннәрен төрлеләндерергә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 сентября 2025 - 10:31
ТИНЧУРИН ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНГА СТАРТ БИРӘ
-
3 сентября 2025 - 18:09
ЛАЕШ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ТЕРРОРЧЫЛЫК АКТЛАРЫ НӘТИҖӘСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАННАРНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
-
3 сентября 2025 - 13:24
«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА БУЛА?
-
2 сентября 2025 - 11:19
КАЗАНДА ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР YOKAI MATSURI АНИМЕ-ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Нет комментариев