Логотип Идель
Бу – тема!

КАБАК АШЫ ПЕШЕРӘБЕЗМЕ?

Һәр ел фасылының үз тәме, үз ризыгы була. Көзге сары көннәрдә җылы кабак ашы идеаль кичке аштыр инде ул. Тышта яңгыр яуганда сериал карап җылы кухняда рәхәтләнеп пешерү, аннары тәмләп ашар өчен бездән рецепт.

 

ИМБИР ҺӘМ КӨНБАГЫШЛАР БЕЛӘН КАБАКЛЫ КРЕМ-АШ

 

Ингредиентлар:

*Кабак 700-800 г

*Кишер 1 данә (уртача)

*Башлы суган 1 данә (эре)

*Сарымсак 2-3 тырнак

*Имбир 2-3 смлы кисәк

*Шулпа 500-600 мл

*Каймак 10-20%лы 100-150 мл

*Үсемлек мае 2 аш кашыгы

*Тоз, кара борыч

*Мускат чикләвеге

*Куркума яки карри 0,5 чәй кашыгы (теләк буенча, төс һәм хуш ис өчен)

 

Бизәү өчен:

* Кабак орлыклары

* Көнбагыш

* Сыер мае (ак май)

* Каймак яки йогурт

* Кинза, петрушка, укроп

 

Әзерләү:

1.  Яшелчәләрне әзерләгез. Кабакны кабыгыннан чистартып орлыкларын алыгыз. Барысын да уртача кечелектә шакмаклап турагыз, сарымсакны угычтан чыгарыгыз.

2.  Төбе калын булган кәстрүлдә майны җылытыгыз. Суганны үтә күренмәле булганчы (3-4 минут) кыздырыгыз. Кишер өстәп, болгатып тагын 5 минут пешерегез. Аннары сарымсак һәм кырылган имбир өстәп, хуш ис барлыкка килгәнче 1 минут кыздырыгыз.

3.  Кабак шакмакларын кәстрүлгә салыгыз. Тоз, борыч, мускат чикләвеге һәм куркума сибегез. Тәмләткечләр белән барысын бергә 2-3 минут пешереп алыгыз.

4. Яшелчәләрне капларлык итеп шулпа өстәп, кабак белән кишер тулысынча йомшарганчы, кайнатып, капкач белән каплагыз һәм 20-25 минут пешерегез.

5. Кәстрүлне уттан алыгыз. Блендер белән кәстрүлдәге ашны сыек боламык рәвешенә килгәнче изегез.

6. Кәстрүлне яңадан зур булмаган утка куегыз. Каймак салыгыз, болгатыгыз һәм җылытыгыз, ләкин кайнап чыкмасын. Тәмләп карагыз һәм кирәк булса, тоз-борыч өстәгез.

7.  Аш әзерләнгән арада кабак көнбагышларын җиңелчә кызарганчы һәм кытырдаганчы (2-3 минут) коры табада кыздырыгыз.

8.  Кайнар ашны тәлинкәләргә салып, бер кашык каймак өстәп, кыздырылган көнбагыш яки кабак орлыклары һәм яшеллек сибеп бирегез.

 

Киңәш: бу аш суыткычта 2-3 көн бик яхшы саклана һәм икенче көнгә тагын да тәмлерәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев