МӘКТӘПТӘГЕ ТИПАЖЛАР
Мәктәптә нинди генә төрле укучылар булмый. Идеаль, эстетик кызлардан алып гел соңга калучы «хулиган» малайларга кадәр... Һәр укучы – үзенчәлекле персонаж мәктәп елларында. Ә син кайсы икән соң?
1. Clean Girl – «Һәр нәрсәдә эстетика»
Аның конспектлары гел идеаль, төрле төсле, ялтыравыклы ручкалары, хайлайтеры, ирен бальзамы һәм стикерлары гел кул астында. Һәрбер образы кечкенә детальләргә кадәр уйланылган, ә рюкзагында һәрвакыт антисептик, косметикасы бар. Аның телеграм-каналы да – перфекционист хыялы.
2. Минималист – «Гадилектә даһилык»
Бер ручка, бер дәфтәр, һәрвакыт кия торган бер худи. Ә менә башында – белем хәзинәсе! Уңайлылык һәм практиклыкны ярата, аның өчен тышкы кыяфәт түгел, ә белем мөһимрәк.
3. Пицца-раннер – «Ашханәгә яшен тизлегендә»
Тәнәфескә дигән кыңгырау шалтырап бетми, ул инде ашханә янында була! Ашханәнең барлык тәмле ризыкларын һәм пицца китерү графигын белә.
4. Соңга калулар патшасы – «Дәрес башланырга 5 секунд бар бит әле»
Көндәлек соңга кала, ләкин, моңа инде беркем дә игътибар итми. Аның соңга калуына һәрвакыт кызыклы сәбәбе бар. Дәрескә вакытында килсә, ул инде ул түгел.
5. Таң әтәче – «Һәр нәрсәдә беренче»
Дәресләргә иркенләп әзерләнү өчен мәктәпкә ярты сәгать алдан килә. Тынычлык, пунктуальлек һәм тәртип ярата. Иртә торганның эше уңган икәненә ышанып яши ул.
6. Гений – «Мәсьәләләрне укытучыдан да тизрәк чишә»
Аңа барысы да җиңел бирелә, мәсьәләләрне чикләвек ваткан кебек кенә чишә. Укырга ярата. Ләкин сыйныфташларына күчертми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев