Логотип Идель
Бу – тема!

ЕВРОПА БЕЛӘН АЗИЯ КИСЕШКӘН ҖИР: МАМЫК ШӘЛ БАШКАЛАСЫНА МИНИ-ЭКСКУРС

Данлыклы Хөсәения мәдрәсәсе гөрләгән, «Вакыт» газетасы басылган, Муса Җәлилнең туган ягы булган Оренбург төбәгенә юл алдык. «Ялкын»лыларга да заманында татарларның милли үзәге булган Ырынбур шәһәренә мини-экскурс тәкъдим итәбез.

Мин Оренбургта беренче тапкыр, шуңа күрә үземнең беренче хис-кичерешләремне, шәһәр турында белгән фактларымны да язып үтәрмен. Һәм шәһәр белән танышырга теләүчеләр өчен кызыклы урыннарны да туплап куйдым.

Оренбург – Азия белән Европа чигендә урнашкан шәһәр. Ул моннан берничә гасыр элек, Россия империясе чикләрен саклау өчен куәтле шәһәр кирәк булганда барлыкка килгән. Хәзерге көндә биредә 600 меңгә якын кеше яши.

Шәһәр белән бәйле берничә кызыклы факт:

  1. Совет чорында Оренбург очучы Чкалов исемен йөрткән. Ә Чкалов үзе бу шәһәрдә бер тапкыр да булмаган.
  2. Оренбургның хәрби авиация училищесында Юрий Гагарин белем алган.
  3. Сугыш елларында Оренбургка 44 заводны эвакуациялиләр.
  4. Оренбург үзенең кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлләре белән данлыклы. «Ырынбур шәле» – хәзер инде бренд.
  5. Оренбург өлкәсендә татарлар арасында иң бай гаиләләрдән саналучы – 5 тонна алтын хуҗалары, сәүдәгәр, эшмәкәр бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар (Дәрдемәнд), беренче гильдия сәүдәгәрләр, меценатлар Әхмәт һәм Гани Хөсәеновлар туган.

Оренбург бик зур шәһәр түгел, шунлыктан кызыклы урыннарны да бер көндә карап чыгып була. Без сәяхәтне Муса Җәлил һәйкәленнән башладык. Гомумән, биредә татарлар белән бәйле урыннар бик күп.

  1. Муса Җәлилгә һәйкәл «4 апрель» дигән скверда урнашкан. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил Оренбург губернасы Мостафа авылында туа, данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Оренбургта аның исемендәге урам да бар.

  1. «Хөсәения» мәдрәсәсе – Оренбургта 1891-1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсәне Оренбургның беренче гильдия татар сәүдәгәрләре абыйлы-энеле Хөсәеновлар үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәсәнең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзетәләр. Мәдрәсәдә Ризаэтдин Фәхретдинов, Сәгыйт Рәмиев, Салих Сүнчәләй, Шәриф Камал, Фатих Кәрими, Шаһиди Борһан укытканнар.

  1. Европа-Азия күпере һәм Советская урамы – шәһәрнең үзәгендә урнашкан төп туристик урыннар. Урал елгасы аша ясалган күпердә шәһәрнең Европа һәм Азия өлешләре арасындагы чикне билгеләүче күрсәткеч урнаштырылган. Дөрес, хәзер күрсәтелгән чик искергән һәм географлар тарафыннан күптән танылмый икән.

  1. Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә – Оренбург шәһәренең иң борынгы мәдәният учреждениеләренең берсе, ул 1906 елдан бирле эшли. Документаль фонд рус, татар, башкорт телләрендә саклана. Документаль фондның гомуми күләме 50000 данәдән артык. Китапханәдә 1906 елда чыккан «Вакыт» газетасының оригиналы да саклана.

  1. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры – Оренбургтагы бердәнбер татар театры. Биредә беренче татар театр төркеме 1905 елда эшли башлаган. Аны Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкли. Хәзер анда театраль сезон дәвамында татар телендә спектакльләр күрсәтәләр.

  1. «Салют, Победа» күргәзмә комплексы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына төзелгән мемориаль күргәзмә комплексы. Анда 60тан артык хәрби техника үрнәге бар.

Фотосурәтләр: Энҗе Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев