Логотип Идель
Бу – тема!

ТОП-5 СӘЕР ФОБИЯ

Без барыбыз да нәрсәдән булса да куркабыз. Кемдер эттән, кемдер өйдә берүзе калудан, ә кемдер караңгылыктан... Болары – еш очрый торган куркулар. Ә мин исә әлеге язмамда гадәти булмаган фобияләрне тупладым.

1) Плювиофобия – яңгырдан курку.

Бу фобия булган кешеләр яңгыр вакытында урамга чыкмаска тырыша, чөнки алар паникага бирелергә мөмкин. Яңгырның үзеннән һәм ул алып килергә мөмкин хәвеф-хәтәрләрдән тыш, кайбер кешеләр хәтта яңгыр турындагы уйлардан да курка.

2) Номофобия – мобиль элемтәсез калудан курку.

Хәзерге заманда иң яңа фобияләрнең берсе булып санала. Галимнәр бу курку кешеләр арасында бик тиз тарала, дип нәтиҗә ясый. Бу фобиягә ия булган кайбер кешеләр хәтта кәрәзле телефон күз алдыннан югалса да борчыла башлый.

3) Атазагорафобия – көзгедән курку.

Бу үзенчәлекле фобия булган кешеләр теләсә нинди чагылыштан качарга мөмкин, чөнки үз чагылышын күрү аларда көчле борчылу һәм паника уята.

4) Игнорофобия – хәбәр (сообщение) укылып, аңа җавап алмый калудан курку.

Күп кешегә таныштыр, шулаймы? Ә мондый фобия бар икәнен белә идегезме? Үз хәбәреңә җавап алмагач, үзеңне гаепле итеп хис итү дә әлеге фобиягә керә.

5) Панофобия – бөтен нәрсәдән курку.

Әлеге фобия булганда кеше үзен чолгап алган әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәдән дә качарга тырыша һәм даими курку хисе тоя. Әмма бу – бик сирәк очрый торган фобия.

Ә синең нинди фобияләрең бар? Алар белән берәр ничек көрәшәсеңме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев