«ҖЫРНЫ САЙЛАГАНДА МИНЕМ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА МӘГЪНӘСЕНӘ ТӨШЕНӘСЕМ КИЛӘ…»
Бүген безнең кунагыбыз – танылган татар җырчысы, популяр артист һәм тамашачының йөрәген яулаган күренекле шәхес Ильшат Сафин. Әлеге әңгәмәдә без аның иҗаты, тормышы турында сөйләшербез.
– Бүгенге көндә сез популяр артист. Сәхнә, популярлык, җырчы булу сезнең балачак хыялыгыз идеме?
– Әйе, бу әлбәттә минем кечкенәдән килгән хыялым. Яраткан тамашачыларымны булдырып, матур, дәртле, мәгънәле җырларымны биреп, аларны сөендереп-куандырып яшисе килгән хыялларым белән бүгенге көндә исән-сау гына эшләп киләбез. Аллаһка чиксез рәхмәтлемен.
– Иҗат сезнең төп эшегезме, әллә хобби гынамы?
– Иҗат минем өчен иң беренче чиратта тора, аны төп эшем дип саныйм, мин шул бер эш белән генә шөгыльләнәм.
– Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан көнегезне хәтерлисезме? Нинди мизгелләр белән сезнең исегездә калды ул? Барысы да сез теләгәнчә үттеме?
– Мин инде кечкенәдән, дүртенче-бишенче сыйныфтан ук сәхнәдә. Башта без өч егет бергә җырлый идек. Казанга укырга киткәннән соң, мин сәхнәгә үзем генә чыга башладым. 2015 елда минем иң беренче җырым «Агыйделнең буйлары» чыгып, радиостанцияләрдә яңгыратып, мине таный башладылар. Сентябрь аенда «УНИКС» концертлар залында җырчылар белән зур сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде – минем өчен бу иң истә калган мизгел. Әлбәттә, монда дулкынлану хисе дә булды, минем өчен кечкенәдән үк зур артисталар белән чыгыш ясау ул югары дәрәҗә булып тоела иде инде.
– Татар эстрадасында 80 процент диярлек җырлар мәхәббәт темасына багышланган. Сезнең репертуарда төрле җырлар бар, яңа җырлар иҗат иткәндә кайсы темалар сезне күбрәк кызыксындыра ?
– Минем уйлавымча, һәр җырчы төрле-төрле темага багышланган җырлар яздырырга тиеш. Концерт куеп йөргән артист мәхәббәт турында гына җырлый алмый, шуның өчен әти-әни, туганнар, туган як, балачак турында да җырлар башкарылырга тиеш. Әлбәттә, җырны сайлаганда минем беренче чиратта мәгънәсенә төшенәсем килә. Син җырыңның исеме аша халыкка аның мәгънәсен бирергә тиеш. Тамашачы синең җырыңны тыңлагач, аның турында уйланып йөрергә тиеш. Мәсәлән, мәхәббәт турында җыр булса, ул үзенең саф сөюен искә төшереп йөри, ә туган якка багышланган булса – туган ягын. Кабатлыйм: һәрбер җырның мәгънәле булуы бик мөһим!
– Җырларыгыз аша тамашачыларга нинди хисләрне җиткерергә телисез?
– Минем тамашачыга кәеф өстисе килә, хәзерге заманда дөньяларыбыз тыныч түгел, шуңа күрә кешеләргә яшәргә көч бирәсем килә. Һәрбер концерттан, җырдан кешенең күңелең, кәефен күтәрәсе килә.
– Сезнең дуэтларыгыз юк кебек. Берәр артист белән дуэт яздырасы килмиме? Бармы андый җырчы?
– Бүгенге көндә әле минем бергә дуэт башкарган кешем юк. Әлеге вакытта теләгем бар дип әйтәсе килми, ләкин вакыт күрсәтер. Алга таба кем белән яздырачагымны үзем дә белмим, күз алдына китерә дә алмыйм.
– Концерт барышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп китмәссезме икән?
– Без һәрвакыт тере тавышка җырлыйбыз, фонограмма кушмыйбыз һәм халыкка матур җырларны бүләк итәбез. Концерт вакытында, әлбәттә, күңелле, кызыклы вакыйгалар гел булып тора: утлар да сүнеп китә, микрофоннар да эшләми. Минем өчен концерт барышында пәрдәнең ялгыш ачылуы һәм ябылуы иң кызыклы вакыйгаларның берсе булып тора. Миңа калса, концерт барышында булган кызыклы вакыйгалар халыкның күңеленә күбрәк үтеп керә.
– Жырның сүзләрен онытканыгыз бармы?
– Әлбәттә бар, концертта без утыз җыр җырлыйбыз, шулай ук мин үзем алып баручы да, жырчы да – сүзләр онытыла инде. Бу минем өчен артык куркыныч әйбер түгел.
– Гастрольләр күбесенчә кайсы төбәкләрдә уза?
– Гастрольләр, гомумән, Россия буенча уза. Елдан-ел гастроль төбәкләре артып килә: Татарстан, Башкортостан, Пенза, Пермь, Екатеринбург, Себер яклары. Безнең теләк, максат – барлык чит якларга барып татар җырларын ишеттерергә.
– Гастрольләрдән соң ничек ял итәсез, энергияне каян аласыз?
– Гастрольләрдән соң кайтып, рәхәтләнеп душ кереп чыгам да, тәмле кайнар чәй эчеп, йокыга китәм.
– Яшь җырчыларга сез нинди киңәш бирер идегез?
– Бүгенге көннәрдә яшь җырчылар бик күп һәм һәр артистның үз тамашачысы бар. Шуңа күрә беркайчан да бирешмәскә, үзеңнең репертуарыңны табып иҗат итәргә кирәк.
Фотолар: җырчының шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев