Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕСТИРОВЩИК ҺӨНӘРЕ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕҢМЕ?

Цифрлы технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп кергән дөньяда яшибез, шунлыктан программаларның сыйфаты бик мөһим роль уйный. Беркем дә гел әкрен эшли, мәгълүматны югалта яки буталчык интерфейслы кушымтадан файдаланырга теләми. Бу сыйфатның гаранты булып ТЕСТИРОВЩИК яки QA-инженер һөнәре тора. Кем соң ул һәм ниләр белән шөгыльләнә – хәзер белербез. Ник дигәндә, бүген тестировщиклар көне икән бит.

 

Программа тәэминаты тестировщигы ул – программаны (сайт, мобиль кушымта, уен, сервис) хаталар (баглар) булу-булмавына, таләпләргә туры килү-килмәвенә һәм куллану уңайлылыгына тикшерүче белгеч. Аның төп максаты – кулланучылар продуктны күргәнче проблемаларны табу һәм документлаштыру, төзәтергә бирү.

 

Ниләр эшли бу кеше?

1.  Таләпләрне анализлау: системаның ничек эшләргә тиешлеген аңлау өчен техник биремнәрне һәм документацияне өйрәнү.

2.  Тест-планнар һәм тест-кейслар төзү: тикшерү сценарийларын эшләү – нәрсә, ничек һәм нинди эзлеклелектә эшләнергә тиеш.

3.  Тестларны башкару: шушы сценарийлар буенча кулдан яки автомат тикшерүләр үткәрү.

4.  Хаталарны эзләү һәм документлаштыру: баг-репортлар алып бару – проблеманы аңларга һәм төзәтергә ярдәм итә торган хаталар турында тәфсилле хисаплар алып бару.

5.  Регрессион тестлаштыру: бер хатаны төзәтү яңа хаталар барлыкка килүгә китермәгәнлеген тикшерү.

6.  Хисап төзү: тест нәтиҗәләрен анализлау.

 

 

  1. Тестлар кулдан һәм автоматлаштырылган рәвештә башкарыла

* Кулдан тестлаштыру (Manual QA): тестлаучы кулланучы ролендә чыгыш ясый, төрле җайланмаларда һәм төрле шартларда функциянең эшен кулдан тикшерә. Бу алга киткән креатив һәм тәнкыйди фикерләүне таләп итә, уйлап табылган программаны ничек бозарга мөмкин икәнен эзләү.

* Автоматлаштырылган тестлаштыру (Automation QA): белгеч код яза (Python, Java, JavaScript һ.б.), ул автомат рәвештә йөзләрчә һәм меңнәрчә тестлар җибәрә. Бу зур һәм катлаулы системаларны тиз тикшерү өчен кирәк.

 

  1. Бу һөнәр – IT өлкәсенә кереп китүнең иң кулай ысулы.

* Кулдан тестлаштыруда старт алу өчен математика яки алгоритмнарны тирәнтен белү мәҗбүри түгел.

* Һөнәр нигезләрен курсларда яки хәтта мөстәкыйль рәвештә берничә ай эчендә үзләштерергә мөмкин.

* Анализлый белү, игътибарлылык, тырышлык һәм яхшы коммуникатив күнекмәләр белемнәргә караганда мөһимрәк.

 

  1. Тестировщик җитештерүченең дошманы түгел, ә аның төп фикердәше.

Тестировщиклар һәм җитештерүчеләр гел конфликтка керә дигән миф бар, ләкин бу алай түгел. Алар уртак продукт өстендә бер командада эшлиләр. Тестировщикның бурычы хата табу гына түгел, ә командага продуктны яхшырак ясарга ярдәм итү. Шуңа күрә ул

 

  1. Бик перспективалы хезмәт хакы һәм карьера үсеше

* Junior (башлап кына килүче) тестировщик: коммерция тәҗрибәсеннән башка да старт ала.

* Middle (тәҗрибәле) тестировщик: берничә еллык тәҗрибәсе бар, тест методикаларын белә, мөстәкыйль эшли ала.

* Senior (югары профессионал): проектта тестлау процессын җитәкли, стратегия төзи, junior-белгечләр, заказ бирүчеләр белән эшли.

Керем дәрәҗәсе тәҗрибә һәм, бигрәк тә, автоматлаштыруны үзләштерү белән бергә үсә. Автоматлаштырылган тестлаштыру буенча белгеч (SDET) еш кына Middle/Senior дәрәҗәсендә акча эшли.

 

  1. Киләчәктә зур ихтыяҗлы һөнәр

Ясалма фәһем барлыкка килү белән сыйфатлы тестлаштыруга ихтыяҗ арта гына бара. Нейрочелтәрләр тестировщикны алмаштырмаячак, ул катлаулырак тест сценарийларын генерацияләргә һәм нәтиҗәләрне анализларга ярдәм итәчәк, ләкин төп эшне кеше үзе башкарачак. Программаларның ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итә алырлык белгечләргә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары булып кала бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев