«МУЗЫКА ЛАБОРАТОРИЯСЕ» ПРОЕКТЫ ТРЕКЛАРЫН ТЫҢЛЫЙБЫЗМЫ?
«Музыка лабораториясе» проектына җиңел хаус-музыкадан алып каты драм-н-бейска кадәр 11 трек керә. Монда татар теле һәм милли музыка бөтенләй яңача яңгырый. Композицияләр өстендә Yummy Music лейблы белән берлектә Scratch DJ school оештыручысы Булат BubbleGum эшли. Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең ярдәме, шулай ук Алдынгылар хәрәкәте катнашында тормышка ашырыла.
Трекларның һәрберсе татар мәдәниятен, традицияләрен, шагыйрьләр һәм язучылар иҗатын заманча чагылдыруга юнәлдерелгән:
• Тукай туган көненә Plombir лейблында Timeless Tukai композициясе чыккан, анда синтивейв «Сәрләүхәсез» шигыре юллары белән үрелеп бара. Яңгырашын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншаның тирән тавышы тулыландыра.
• 8 июльдә шушы ук лейблда Argen һәм Aaron Voodoo дан Tukai Square электрон трегы дөнья күргән. Бу – үткән һәм киләчәкнең киселеше, Казан шәһәренең символына әверелгән метро станциясенең аудиопортреты.
• Irte композициясе релизына Мәскәү базарында иртәнге диджей сет багышладылар, шулай ук бу хөрмәткә татар мотивлары белән Yamilova Urban Candles бренды парфюмлы бүлмә спреен чыгарды.
• шулай ук музыкант Ra5im җәйге сәфәрләр һәм һава сулап йөрүләр өчен туры килә торган «Saqla» трегын чыгарган.
• җырчы АлияНурның «Min Yaratam» синглында туган илгә мәхәббәт һәм 90 нчы еллар хаус-музыкасына ностальгия чагыла.
• lestr һәм Said Olur башкаручыларның «Qara Logn» синглы тизлек һәм автомобильләргә мәхәббәткә багышланган. Әлеге трек астында төнге шәһәр буйлап машинада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкин.
• «Барыбер» трегы электромузыка һәм электро стилендәге биюләр чорына кайтара.
Проект композицияләре «Итиль» фестивалендә, Казан марафоны нокталарында, Каенлыктагы Казан Сабантуйда һәм башка шәһәр мәйданчыкларында яңгыраган.
Треклар белән сылтамалар аша танышырга мөмкин:
• Timeless Tukai, Aaorn Voodoo һәм Alakey – https://band.link/LJCLF
• QARA LOGAN, Lestr һәм Said Olur – https://band.link/qaralogn
• Min Yaratam, АлияНур – https://band.link/minyaratam
• IRTE, Ания Файзрахманова һәм AIGYR К https://band.link/haerleirte
• «Saqla», Ra5im - https://band.link/saqla
• Tukai Square, Argen һәм Aaron Voodoo - https://band.link/5Qb1I
• Барыбер, Дышать һәм Agren - https://infnty.pro/baryberremix
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 сентября 2025 - 13:24
«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА БУЛА?
-
2 сентября 2025 - 11:19
КАЗАНДА ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР YOKAI MATSURI АНИМЕ-ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
Нет комментариев