Логотип Идель
Бу – тема!

НИНДИ СИН, МӘКТӘП? ҮТКӘН, БҮГЕНГЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘК

Мәктәп еллары, күпме генә вакыт узса да, һәр кешенең күңелендә кала. Еллар үткән саен мәктәп тормышы, традицияләре үзгәрү гадәти хәлдер инде. Бу тенденцияне күзәтүе бик кызык. Бу мәкаләдә төрле буын укучылары үзләренең иң якты мәктәп хатирәләрен барлады. Советлар чоры, бүгенге һәм киләчәк мәктәбен чагыштырып карыйбыз.

 

1980-еллар укучысы – Ләйсән Засыпкина, ТР Алдынгылар хәрәкәте советы җитәкчесе урынбасары

Минем өчен мәктәп ул – дуслык, чын тормыш дәресләре һәм беренче мәхәббәт. Мәктәптән иң якты истәлек – пионерга кабул итү. Башта иң лаеклыларны кабул итәләр һәм, әлбәттә, алар арасында буласы килә. Бу бик тәэсирле һәм дулкынландыргыч вакыйга. Мәктәп хатирәләреннән комсомол комитетын билгеләп үтәсем килә. Анда иң талантлы, актив һәм креатив укучылар җыела иде. Без чын үзидарә органы булып, барлык мәктәп чараларын үткәрдек. Мәктәптә иң яраткан фәннәрем – тарих һәм рус әдәбияты иде. Яраткан укытучым, шул тарих укытучысы – Дмитрий Михайлович. Аның Штирлиц кушаматы бар иде. Ул бик интеллигент кеше һәм аның укучыларга мөнәсәбәте үрнәк булырлык иде. Ул һәр укучыны яклады, үстерде, яхшы якларын күрергә тырышты. Математика укытучыбыз белән дәрестән тыш калуны еш искә алам. Ул укучыларның дәрес вакытында өлгерә алмавын, ләкин потенциаль рәвештә «5» кә укый алуын күреп, безнең белән өстәмә рәвештә эшли иде. Мондый укытучылар күп иде, ләкин ул вакытта без аның кадерен аңламаганбыз шул. Мәсәлән, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Аза Осифовна Горская. Ул - искиткеч профессионал, үз фәннәрен бик ярата һәм яхшы белә иде, ләкин без аны яратмадык, чөнки көн саен иншалар, диктантлар яздырды. Үскәч кенә боларның кадере аңлашыла башлады.

Истә калган чараларның берсе – җыр һәм строй смотры. Анда барлык сыйныфлар марш атлый, җырлый, шулай ук Тимуров хәрәкәтендә катнаша, макулатура, металл җыя, ветераннарыбыз янына йөри. Безнең өчен дискотекалар аеруча истәлекле иде. Сыйныфташлар белән мәктәптән тыш та дус булдык. Мин сигезенче сыйныфта укыганда кич бөтен класс җыелып, урамда йөрүебезне бик яхшы хәтерлим. Бу 80 нче еллар ахыры иде, һәм вакытлар шактый катлаулы булуга карамастан, без искиткеч дус сыйныф идек. Зур кызлар-егетләр булсак та, гел уйный идек. Сигезенче класстан соң күпләр ПТУга китте, алай да аралашуны дәвам иттек.

Бездә классик мәктәп формасы, ягъни ак якалы коңгырт күлмәк иде. Формадан йөрү укучыларны җаваплылыкка һәм чисталыкка өйрәтә дип саныйм, чөнки пычрак якаларда килергә ярамый иде һәм без үзебезнең тышкы кыяфәтебезне һәрвакыт карап йөрдек.

Мәктәпне тәмамлагач, университетка керәсем килде һәм мин тормышымның бу яңа этабын бик көттем. Мәктәпне сагынмадым. Хәер, без сыйныфташлар белән еш кына укытучылар янына, мәктәпкә кайтып киткәли идек. Бүгенге көндә мин биргән белемнәре өчен, яраткан, кадерле, хөрмәтле укытучыларыма һәм мәктәпкә бик тә рәхмәтле.

 

Бүгенге мәктәп укучысы – Камилла Абдрахманова – Арча районындагы җирле Алдынгылар советының «Медиа һәм коммуникация» юнәлеше лидеры

Минем өчен мәктәп ул – үсеш, чын шәхескә әйләнү һәм файдалы танышулар чоры. Мәктәп еллары белән иң җылы хатирәләрем бәйләнгән. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан без сыйныф белән көнозын мәктәптә булдык. Тәрәзәләргә төрле совет мультфильмнарының геройларын ясарга тиеш идек. Бу бик авыр эш булып чыкты, ләкин 6-7 сәгатьтән мәктәп бер зур рәсемнәр дөньясына әйләнде. Моңа аеруча башлангыч сыйныф укучылары шатланды. Без боларны юкка гына эшләмәгәнлегебезне аңладык. Әгәр сыйныфыбыз тату булмаса, булдыра да алмас идек.

Без бер-беребезгә битараф түгел, сүз һәм эш белән һәрвакыт булышырга әзер кешеләр. Шуңа күрә дәресләребез дә кызыклы үтә. Әлбәттә, бар кешедә дә булган кебек, безнең дә йоклап утырган гына дәресләребез булгалый. Ләкин нигездә, без укытучылар белән уртак фикердә һәм укудан тайпылмыйбыз. Кирәк вакытта бер-беребезне йөгәнләп тә алабыз, үзебезгә ялкауланырга бирмибез. Гадәттә, һәр көннең иң көтелгән вакыйгасы – дүртенче дәрестән соң ашханәгә йөгерү. Ә анда бәрәңге боламыгы белән кәтлит яки токмач белән тефтель булса, шатлыгыбызның чиге юк инде.

Дәресләрдән тыш, без гел берәр нинди бәйгегә яки чарага әзерләнәбез. Ел саен үткәрелә торган традицион чараларның берсе – ул «Мәктәп тавышы» дип аталган җыр бәйгесе. Быел без беренче урынга да лаек булдык. Мәктәптә мин беренче тапкыр чын дусларымны таптым, кайгыдан һәм бәхеттән еладым, хәтта гашыйк та булдым. Димәк, күп хис-кичерешләр бу диварларда кала. Инде соңгы мәктәп елым да башланып килә, һәм мин инде аерыласымны белеп, хәзердән үк бу елларны сагынам. Ләкин мин төгәл беләм – мәктәптә табылган дуслар беркайчан да югалмас, бу диварларда алынган тәҗрибә миңа гомер буе булышыр. Мәктәп мәңге минем хәтердә иң кызыклы вакыт булып истә калыр.

 

Үткән һәм хәзерге белән барысы да аңлашылды. Ә киләчәктә, мәсәлән, 2100 елларда мәктәп нинди булыр икән? Бу сорауны без ясалма фәһемгә бирдек.

Ясалма фәһем фикере

Киләчәктә дәресләр тәртибе хәзергедән аерылып торачак. Укуда проектлар һәм практик күнегүләр күбрәк булачак, дәресләрнең бер өлеше виртуаль чынбарлыкта яки интерактив лабораторияләрдә үтәр. Фәннәргә килгәндә: математика, чит телләр, тарих, физика, химияләр калыр, әмма өстәмә рәвештә робототехника, климат һәм һава торышы турындагы фәннәр, эмоциональ интеллект, хезмәт һәм дизайн кебек яңа дисциплиналар барлыкка килер. Һәр тема курс яки мастер-класс форматында оештырылыр, укучы кызыксынуы буенча үз юлын сайлар. Төркем белән эшләү һәм менторлык гадәти күренеш булыр. Тәртип бозучылар исә кимиячәк: конфликтларны хәл итүнең тыныч һәм социаль-эмоциональ алымнары бар, бу эштә педагоглар һәм психологлар гел сакта торыр. Әлбәттә, «отличник»лар артыр. Ашханәдә күп ризыклар яшелчәдән торыр. Сатып алыр өчен вариантлар артыр. Балаларга үз ихтыяҗларына карап сайлау мөмкинлеге зур булачак.

Укытучыларның күпчелеге ягымлы тәрбияче ролен үтәр. Кайбер ресурс-интенсив бүлекләрдә робот ассистентлар барлыкка киләчәк. Алар гадәти өлешләрне автоматлаштырачак, ә укытучы эмоциональ һәм иҗади якны тәэмин итәчәк. Бәяләү дә үзгәрер: традицион билгеләр белән беррәттән портфолио, проект нәтиҗәләре, үз-үзеңә бәя кую булыр. Ел ахырында белем генә түгел, сәләт буенча да нәтиҗәләр күрсәтелер. Универсаль төсләрдән, уңайлы тукымалардан җиңел һәм функциональ форма, укучы шәхесен күрсәтә торган аксессуарлар куллану да рөхсәт ителер. Әлбәттә, төп стиль – ябык, җитди кием, ләкин шәхси бизәлеш һәм үзенчәлек хупланыр. Мәктәптә трансформацияләнә торган класслар, VR лаборатория, медиастудия, тынычлык бүлмәләре, яшел бакчалар, тренажерлардан торган спорт залы, экологик парк һәм амфитеатр булыр. Киләчәк мәктәбе укучыга фән һәм иҗатны, технология һәм тәрбияне берләштергән, күңел ача торган һәм җаваплы кеше тәрбияли торган урын булачак. Мондый мәктәптә һәр бала үзен таба, үз мөмкинлекләрен үстерә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев