Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
«ӘНИ СЕР ТОТА БЕЛМӘДЕ, ШУҢА МИН БЕРНИ СӨЙЛӘМИ БАШЛАДЫМ»
Башка кешеләргә сүз биргәнче, үзем турында сөйләп узарга телим. 13-14 яшьләр тирәсендә мин әниемә берни дә сөйләми идем. Әлбәттә, ул вакытта моның сәбәпләре дә бар иде, чөнки бу чорда әти-әни сине бик аңлап бетерми кебек. Тәнкыйтьләргә дә, шелтәләп алырга да мөмкиннәр. Шулай итеп мин 16 яшемә кадәр «каты чикләвек» булып йөрдем. Ә инде бераз үсә төшкәч, әниләрнең бик тә кадерле, ярдәмгә әзер торучан кешеләр икәнлегенә тагын бер кат инандым. -
«АПУШ» СТУДИЯСЕ ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНЫН ИМТИХАН БЕЛӘН ТӘМАМЛАДЫ
«Апуш» татар балалар театр студиясе укучылары быелгы уку елына һәм үзләренең беренче театраль сезонына йомгак ясап, имтихан тапшырды. Ачык дәрес форматында узган бу чарага әти-әниләр, журналистлар, кунаклар һәм студиянең башка төркем шәкертләре дә чакырылган иде. Без дә имтиханны күреп кайттык һәм сезгә аның турында сөйлисебез килә. Киттек! -
ИЛЬЯС ФӘРХУЛЛИН: «КАЗАХСТАН ТАМАШАЧЫСЫ МИЛЛИЛЕКНЕ КҮРСӘТЕРГӘ КУРЫКМЫЙ»
Бүгенге язманың герое – хәзерге көндә Казахстанның Актау шәһәрендә иҗат итүче музыкант-мультиинструменталист, «Алпар» этно-музыкаль төркеменең экс-солисты, композитор, шагыйрь һәм укытучы. Ильяс белән этно-фолк мәктәбе, төрки халыкларның музыка уен кораллары һәм чит ил тамашачысы турында сөйләштек. -
АГЫЙДЕЛДӘ «СПЛАВ» ҺӘМ МӘГАРӘЛӘР: РИВАЯТЬ ТУЛЫ ТАУЛАРДА ТЕЛЕФОНСЫЗ ЯЛЛАР
Телефон элемтәсе булмаган җирдә ике көн яшәп буламы хәзерге заманда? Әгәр дә ул көннәрдә кызыклы, мавыктыргыч эшләр белән шөгыльләнсәң, бик була икән! Күптән түгел без – «Шәп блогер» командасы – Агыйдел елгасы буйлап йөзеп, Башкортстанның тарихи һәм урыны белән кыргый җирләрендә сәяхәттә булып кайттык. -
«БЕЗНЕҢ МАКСАТ – БАЛАЛАРНЫҢ БАЛАЧАГЫН САКЛАП КАЛУ»: «ДУСЛЫК» РЕАБИЛИТАЦИЯ ҮЗӘГЕНӘ – 25!
Күптән түгел «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенең 25 еллык юбилее узды. А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә биредә тәрбияләнүчеләр, хезмәткәрләр һәм үзәкнең партнерлары җыелды. Бәйрәмгә барып, мин дә аларны котлап, тәрбияләнүчеләр белән якыннанрак танышып кайттым. -
«БАРЫСЫ ДА «ЯШЬ» ӘТИЛӘРЕН КОТЛАГАНДА, МИН ГОРУРЛЫК БЕЛӘН ДӘҮ ӘТИЕМНЕ КОТЛЫЙ ИДЕМ»
Кызлар, сезнең өчен әти – кем ул? Сезнең тормышыгызда ул нинди урынны алып тора? Әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәтләр үзгә була. Әти кеше – кызның тормышындагы беренче һәм иң әһәмиятле ир-ат үрнәге. Бу бәйләнеш кыз баланың язмышына тәэсир итә диләр -
БИЮ ТЕРАПИЯСЕ: НИЧЕК КОМПЛЕКСЛАРДАН АРЫНЫРГА?
Бию терапиясе турында ишеткәнең бармы? Бию хәрәкәтләре ярдәмендә киеренкелектән арынырга, үз көчләреңә ышана башларга һәм рухи яктан сәламәтләнеп була. Бию белән дәвалануны психологлар үзләре, шулай ук эндокринологлар да тәкъдим итә. Комплекслардан котылырга һәм дә инде авырлыкны киметергә берничә бию төре булыша ала. Алар белән тулырак язмада таныштырабыз :) -
«БАШКА БАЛАЛАР ЗУР БАНТИКЛАР ТАГЫП ЙӨРГӘНДӘ, МИН ЧӘЧЕМНЕ КАПЛАП ЙӨРДЕМ»
Бүгенге көндә күп яшьләрнең дингә тартылуы беркемгә дә сер түгел. Алар үзләренең тормыш рәвешләрен һәм шуңа бәйле киенү стильләрен үзгәртәләр. Әлеге язмада исә яулык киюче кызларның һәм үземнең кызыклы тәҗрибәм белән уртаклашырга телим. Киттек! -
ЯШЬ «СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР»: «МИЗГЕЛ» ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
22 май көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры Кәрим Тинчуринның әсәренә нигезләнгән «Сүнгән йолдызлар» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль – 2023 укы елында яшьләр театрының икенче премьерасы. -
СИНДӘ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕ АЛЫШТЫРГЫСЫЗ ТЕЛЕГРАММ-БОТЛАР
Ясалма интеллект дөньясында тормышыбызны җиңелрәк һәм уңайлырак итә торган яңа ярдәмчеләр барлыкка килә дә тора. Шундыйларның берсе – инде күптәннән барыбызга да таныш телеграмм-ботлар. Бу юлы язмада сиңа алыштыргысыз иң яхшы 5 телеграм каналны тәкъдим итәбез. Җыентыктагы барлык ботлар да бушлай. Рәхәтләнеп куллан! -
СОЦИАЛЬ, БОРЧУЛЫ ТЫЙНАК ҺӘМ УЙЛАНУЧАН: СИН НИНДИ ИНТРОВЕРТ?
Интровертларның күбесе ялгызлык ярата һәм бик тә шәхси чикләрен саклый. Әйе, аралашканда без еш кына шушы стереотиплы карашны кулланабыз. Ә бит интровертлар башка төрле дә була икән. Шулай бу тема белән кызыксынып, мәкаләләрдә казына башлагач, психолог Джонатан Чикның интровертларны бер-берсеннән нык аерылып торган дүрт төргә бүлгәнен ачыкладым. -
КОРОЛЕВА ШАРЛОТТА, КЫТАЙ АЛЛАЛАРЫ ҺӘМ БУНКЕР: ӨР-ЯҢА МАЙ АЕ СЕРИАЛЛАРЫ
Традиция буенча айның иң яхшы премьераларын яктыртабыз. Бу юлы ямьле яз аеның өр-яңа һәм текә сериаллары белән таныштырырга булдык. Исемлектә талантлы язучыларның китапларына нигезләнеп төшерелгән экранизацияләр дә очраячак. -
БЕР КӨНГӘ МЕҢ ЭШ АЗ: НИЧЕК ҮЗ ПРОДУКТИВСЫЗЛЫГЫҢ ӨЧЕН ГАЕП ХИСЕННӘН АРЫНЫРГА?
Атнасына биш тапкыр спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Даими рәвештә дөрес туклану – сәламәтлек нигезе. Әгәр көнеңне медитациядән һәм контраст душтан башламагансың икән, аны уңышлы үтәр дип хыялланма да. Интернетта утырдыңмы? Ә менә вакытыңны бушка уздырганчы берәр файдалы эш белән шөгыльләнәсе иде! Әгәр югарыдагы җөмләләр синдә курку хисе уяткан икән – бу язма синең өчен. -
БАШКАЛАРГА ЯРЫЙМ ДИЕП, ҮЗЕҢ ТУРЫНДА ОНЫТМА: «ЮК» ДИЯРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ
Үз тормышымда булган вакыйга белән бүлешеп китим әле! Беркөнне үземә дә, дустыма да ошардай спектакль сайлап, аны театрга чакырырга теләдем. Дустымның җавабы мине шаккатырды. Диалог мондыйрак иде: -
ТАТАРСТАН МАТБУГАТЫ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН «МЕДИАПИКНИК»тан ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә Татарстан матбугаты көненә багышланган «Медиапикник» булып узды. Тантанада республика һәм район матбугат чаралары, төбәкләрдән килгән кунаклар катнашты. Шулай ук журналистларны котлап, популяр җырчылар һәм артистлар да чыгыш ясады.