ЯҢА УКУ ЕЛЫН СТРЕССЫЗ БАШЛЫЙБЫЗ!
Барыбыз өчен дә көз яңа уку елы белән ассоциацияләшәдер. Яңа уку елы – яңа тормыш, яңа үзгәрешләр һәм яңа кыенлыклар. Әмма көз килүне алай дип кабул итмәскә кирәк. Уку елын стресстан башламас өчен, сиңа «Ялкын»лы киңәшләр биреп үтәбез.
ЙОКЫНЫ КӨЙЛИБЕЗ
Җәйге каникулларда кем кайчан тели, шул вакытта торырга күнегеп бетә. Бу без укыганда да шулай иде. Җәен соңка кадәр йокламыйча, иртән төш вакытында уяну – буыннан буынга гомер-гомергә күчә торган гадәт ул. Тик мәктәп башлангач, алай теләсә ничек йөреп булмый. Шуңа, иң беренче чиратта, йокы графигыңны көйләп куя башла. Моның өчен сиңа бер атна вакыт калды! Шушы атна эчендә үк будильник белән уянырга яңадан өйрән, әйдә!
ТУКЛАНУНЫ ҮЗГӘРТӘБЕЗ
Әй, җәй көне гел тәртипсезләнәбез, әйеме? Йокы да бозыла, ашау да үзгәреп бетә... Ә менә көзен алай итә алмабыз. Бу ел фасылы күүүп витаминнар, яшелчәләр, файдалы ризык һәм җылы эчемлекләр таләп итә. Шуңа күрә шикәр, бургер, шоколад һәм баллы су кебек авыр углеводлардан, әйдә, хәзер үк баш тарта башлыйк?
СПОРТ – ТОРМЫШ
Ярар инде, ярар, кызма! Физкультура белән җәен мин болай да бакчада шөгыльләнәм диярсең. Тик бәрәңгеләр инде алынып бетте, помидор, кыярлар тозланды, алма калмады диярлек. Шуңа, тик ятканчы, үзеңне иртәнге зарядкага өйрәт. Теге беренче киңәштәге будильникка уянасың да, мәктәпкә киткәнче, шалт-шолт берничә күнегү ясап атасың. Ә аннан икенче пунктта язылганнардан чыгып, дөрес итеп иртәнге ашыңны ашыйсың да, мәктәпкә китәсең. Вуаля!
КӨЗГӘ ГАРДЕРОБ САЙЛЫЙБЫЗ
Монысы инде, һичшиксез, иң кирәге! Көзен болай да еш моңсу була. Матур киемнәр кәеф күтәренкелеген саклар ичмасам. Мәктәпкә иң-иң матур, иң-иң стильле һәм тәнгә рәхәт «лук»лар сайла. Моның белән беррәттән чәчләр, тешләр һәм бит тиресе сәламәтлеген дә кайгыртырга онытма. Матурлык сәламәтлектән килә.
ЯРАТКАН ШӨГЫЛЕБЕЗ ҺӘМ ТЕЛӘКЛӘРЕБЕЗ ТУРЫНДА ОНЫТМЫЙБЫЗ
Мәктәп башланды дип үз хыялларыбызга кул селтисе түгел! Киресенчә, яраткан шөгылең һәм теләкләрең сиңа бу көзне җиңелрәк кичерергә булышачак. Дәреслекләрне читкә куеп, көненә берәр сәгать булса да, үзеңнең эчке дөньяңа, күңелең сусаган әйберләргә вакыт бүлеп бир. Һәәм... бу көздә «Ялкын» белән җылын!
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Нет комментариев