Илсөяр МАЛИКОВА автор яңалыклары
-
«VK МУЗЫКА»дан 5 ПСИХОЛОГИК ПОДКАСТ
Вконтакте социаль челтәрендә утырасыңмы әле? Җырлар булса да тыңлаштырасыңдыр инде. Менә сиңа бездән 5 психологик подкаст! Кем әйтмешли, файдалы һәм рәхәт әйберне берләштереп кара! -
«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ ӨСТӘМӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТӘ!
Артист тормышы кызыксындырамы? Үзеңне зур сәхнәдә сынап карау, грим ясау, париклар кию һәм, гомумән, сәхнә тормышы мизгелләре белән танышыр өчен «Апуш» балалар театр студиясе – шәп мөмкинлек! -
«ЯЛКЫН» – ЖУРНАЛ ГЫНА ТҮГЕЛ, УЛ ЗУР БЕР ХӘРӘКӘТКӘ ӘЙЛӘНДЕ»
Җәйнең беренче көнендә гөрләп узган «Ялкын фест»ны искә алыйк әле! Фестивальдә аерым тукталырга кирәкле нокта – подкаст студиясе. Бирегә «Ялкын» белән ничек тә булса бәйле журналистлар, алып баручылар һәм блогерлар чакырулы иде. Алар үзләренең «Ялкын»лы хатирәләре белән уртаклашты, хәзерге яшүсмерләр турында фикерләрен җиткерде һәм журнал киләчәгенә күз салды. -
«ЯШЕЛ СИГНАЛГА СӘЯХӘТ»: ИҖАДИ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ!
Син шигырьләр яки әсәрләр иҗат итәсеңме? Алайса «Яшел сигналга сәяхәт» республикакүләм бәйгесе синең гаризаңны көтә! -
ИҢ ЯХШЫ ВОЛОНТЕРЛАРГА ПРЕМИЯ ТАПШЫРАЛАЧАК?
Игелекле эшләрегез турында сөйләргә ашыгыгыз! «Игелекле Татарстан-2024» волонтерлык өлкәсендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Гариза кампаниясе 7 августка кадәр дәвам итә, ә аның нәтиҗәләре 14 декабрьдә ясалачак. -
КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ ПРАКТИКУМ УЗАЧАК
Казанда 15-26 июльдә җәйге музей практикумы уза. Анда тарих, аны өйрәнү һәм саклау ысуллары белән кызыксынган 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр катнашырга мөмкин. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ САБАНТУЙЛЫ ПРЕМЬЕРАГА ЧАКЫРА!
11-12 июльдә Кариев театры сәхнәсендә – зур Сабан туе! 43 артист, махсус оешкан фольклор ансамбле, онытылып барган халык җырлары һәм башка күчтәнәчләр нәкъ менә «Тау битендә Сабантуй» премьерасында булачак. -
ҖӘЙГЕ ҺАВАДА ДУСЛАР БЕЛӘН НИНДИ УЕННАР УЙНАРГА?
Сәлам, дустым! Бу эсседә дусларың белән ничек вакыт уздырырга белмисеңме? Ә без беләбез! Иң яхшысы һәм күңеллесе – бергәләп күләгәдә уеннар уйнау. Яраткан эчемлекләрегезне алып, башларыгызга эшләпә, кепкаларыгызны элегез дә, уйнарга йөгерегез! -
«ТАКТАШ FEST» ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР БӘЙГЕСЕ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Идел» журналы талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан яшь шагыйрьләр өчен «Такташ Fest» дигән бәйге игълан итә. -
КАМАЛ ТЕАТРЫ ОРКЕСТРЫ «ЧАТКЫЛАР» МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЕНӘ ЧАКЫРА!
10-14 июльдә Шәрык клубы комплексы ишегалдында «Чаткылар» музыкаль фестивале узачак. Биредә эстрада, Г.Камал театры оркестры чыгышлары көтелә. Шулай ук тамашада музыкаль спектакль тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә Татарстанның халык артистлары – Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та катнашачак. Яраткан җырчыларның чыгышларын «Шәрык клубы» ишегальдында фестиваль көннәре беткәнче кояш баеганнан соң карарга мөмкин. -
БУ СОРАУЛАР ДУСКЛЫКНЫ НЫГЫТАЧАК!
Синең дусларың күпме? Син алар белән нинди мөнәсәбәттә? Бер-берегезгә ышаныч ни дәрәҗәдә? Язмада дуслыкны ныгыту буенча киңәш белән бүлешәсебез килә. Бу киңәш бик гади! Дустың белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм аның белән тагын да күбрәк якынаерга теләсәң, бер-берегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз. Аларның чын-чынлап сихри көче бар – шуны бел! -
КЫРЫМДА «ТАВРИДА. АРТ»ТА ЗАМАНЧА БАШКАРУЧЫЛАР ҖЫЕЛАЧАК
26-28 июль көннәрендә Кырымда «Таврида. АРТ» яшь күпмилләтле сәнгать фестивале уза. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килүче заманча яшь башкаручылар катнаша. Нәкъ шушы көннәрдә фестивальдә Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре кумиры – җырчы Дышать (Гөлназ Шакирова) та чыгыш ясый! -
ИНТЕРАКТИВ МУЗЕЙ ҺӘМ АШ-СУ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР: КАЗАНДА «ГӨЛЧӘЧӘКТӘ КУНАКТА» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
«Туган авылым» милли комплексында «Гөлчәчәктә кунакта» дип аталган өр-яңа милли проект үз эшен башлап җибәрде. Биредә интерактив музей эшли, аш-су буенча остаханәләр үтә. Ачылышта без дә булып кайттык. Әле ул гына да түгел, гөбәдия пешерү буенча остаханәдә дә катнашу татыды. Проект идеясе һәм чарадан алган хис-кичерешләр белән язмада бүлештем! -
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» ПРОЕКТЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ КЕМ?
200дән артык гариза, 100 катнашучы һәм финал өлешенә узган 18 проект. 2023-2024 елгы «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» проекты әнә шундый саннар белән истә калачак! Ун айлык эшләр артта калды, алда бизнес идеяләрне тормышка ашыру, эксперт бәяләгән проектларны башлап җибәрү максаты тора. -
«ЯЛКЫН»НЫ УКУ, K-POP ҺӘМ ИҖАДИ ОСТАХАНӘЛӘР: «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ЯШЬЛӘР КӨНЕНӘ ӘЗЕРЛӘНӘ!
29 июнь көнне «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәмдә «Алдынгылар хәрәкәте»ннән «Медиа һәм креатив индустрияләр»е һәм төрле яшьтәге балалар өчен Гаилә мәйданчыгы эшләячәк. Теләге булган һәркем остаханәләрдә катнаша, блог һәм иҗади контент турында мини-лекцияләр тыңлый, блогерлар белән очраша, k-pop бии һәм балалар психологы белән аралаша алачак.