Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕ ТӨРМӘГӘ УТЫРТА АЛМЫЙЛАР»: КАРАК ЯШҮСМЕРЛӘР ТАРИХЫ

Караклык очраклары егетләр арасында кызларга караганда ешрак очрый. Гадәттә, яшүсмерләр әти-әни рөхсәт итмәгән әйберләрне: шоколад, чипсы, энергетиклар урлый. Үсмерләр арасындагы урлау очраклары турында подполковник, «Юдино» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Екатерина Папазян белән сөйләштек.

«Өлкәнрәк яшүсмерләр караклыкка аңлы рәвештә бара. Алар берничә пачка һәм килограмм азык-төлек урлый да, шуларны яңадан сатып, акча эшли. Бу категория яшүсмерләрнең баю теләге көчле. Күпчелек очракта егетләр урлый, ләкин кызлар да калышмый».

КАРАКЛЫКНЫҢ 3 ТӘП СӘБӘБЕ:

1. Яшүсмернең бу адымга баруы әти-әниләре белән нинди мөнәсәбәтләрдә булуына бәйле. Үсмерлек чорында әти-әнинең игътибары һәм ярдәме бик кирәк. Ләкин тәҗрибә шуны күрсәтә: яшүсмернең нинди хәлле гаиләдә үсүе кайвакыт мөһим дә түгел...

2. Үзенең никадәр «текә» була алуын күрсәтергә теләп үсмер урлый башларга мөмкин.

3. Кемнәрнеңдер гаиләләре финанс яктан тотрыксыз, аларның нәрсәдер сатып алырга мөмкинлекләре юк. Шулай итеп, егетләр һәм кызлар урлау юлына баса.

УРЛАШКАН ӨЧЕН ҮСМЕРЛӘРНЕ НИЧЕК ҖӘЗАЛЫЙЛАР?

Җәза һәрбер урлашучы үсмергә каралган. Әгәр яше җитмәсә, аңа карата җинаять эше кузгатылмый. Махсус карар нигезендә аны балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоткарлап тору үзәгенә озаталар. Анда аны 30 тәүлеккә кадәр тоткарларга мөмкинләр. Биредә шартлар кырыс, ул мәктәпне хәтерләтә. Үсмерләрнең көн тәртибе сәгатьләп язылган. Алар белем ала, хезмәт, чигү, физкультура дәресләрендә шөгыльләнә. Шунда ук психолог белән махсус әңгәмәләр дә үткәрелә. Әгәр яшүсмер үз тәртибен бозса, сүгенсә, аны бер тәүлеккә аерым бүлмәгә күчерәләр.

Аноним кыз, 11 яшь:

Безнең өйдә әти-әни белән мөнәсәбәтләр әйбәт. Мин яхшы укыйм, хәтта сыйныф старостасы идем. Ашау өчен акча, билетлар җыю, чаралар үткәрү өчен җаваплы булып тордым. Бервакыт бер кыз куртка кесәләрен актарып, акча картасы тапты. Без аның белән ул картадагы акчаларны туздырырга уйладык. Белмим, бу ничек килеп чыккандыр... Фастфуд алып, шулай урланган карта белән түләдек. Әле дә моның өчен бик оят... Ярый әле болай гына котыла алдык. Икебез дә учетта торабыз, полиция контрольдә тота. Бүтән урлаганыбыз юк һәм булмаячак та!

Аноним егет, 12 яшь:

«3»леләргә укыйм. Әни эчә. Дустымның гаиләсендә дә проблемалар күп. Без аның белән гел урлый идек. Барысын да куртка, кофта җиңнәренә кыстырып кача идек. Инде берничә тапкыр полициягә эләккән бар. Ләкин безне төрмәгә утырта алмыйлар, чөнки әле яшебез җитмәгән.

Сүз уңаеннан, алда телгә алынган егетләр кибет пыялаларын вата, балалар мәйданчыкларын җимерә торган булган. Башта балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоткарлап тору үзәгендә 30 тәүлек торганнар. Ярты ел чамасы узгач, егетләр сексуаль характердагы җинаять кылулары өчен,  3 елга төрмәне хәтерләтә торган  ябык типтагы махсус мәктәпкә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев