Караклык очраклары егетләр арасында кызларга караганда ешрак очрый. Гадәттә, яшүсмерләр әти-әни рөхсәт итмәгән әйберләрне: шоколад, чипсы, энергетиклар урлый. Үсмерләр арасындагы урлау очраклары турында подполковник, «Юдино» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Екатерина Папазян белән сөйләштек.