Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕСИКӘЙЛӘР ТУРЫНДАГЫ КЫЗЫК РОЛИКЛАРДАН ФИЛЬМ ЯСАГАННАР

Уилл Брейден исемле ир-ат кино институтын тәмамлаган һәм хәзер үзенчәлекле эш белән шөгыльләнә. Ел саен Уилл мәчеләр турында 15000 тирәсе ролик карый икән. 

Шул роликлар арасыннан иң яхшы 200ен сайлап, Уилл видео авторлары белән элемтәгә чыккан. Аларның рөхсәте белән ул видеоларны монтажлап, бер сәгатьлек фильм ясаган һәм хәзер аны кинотеатрларда күрсәтә. Тамашачылар исә бик шатланып бу песикәйләр тарихын карый!

Уиллның «песиләр видеофестивале» күптән түгел генә АКШның һәм Канаданың дистәләгән кинотеатрларында узган. Тугры тамашачылар премьераны күрсәтүне озайтырга куша.

Сүз уңаеннан, бу фильмнан җыелган акчаның бер өлешен режиссёр хайваннар приютларына күчерә. «Кешеләр фильмны карап көлгәндә һәм мәчеләр өчен акча җыелу дәвам иткәндә, дөньядагы иң яхшы һөнәр минеке булачак!», – ди Уилл. Быел приютларга ул инде 30 мең доллар (2,6 млн.сум) җибәрергә өлгергән. Сез дә әлеге фильмны күрер идегезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев