«ПАРАЛАРГА НАРКОТИК КУЛЛАНЫП КИЛГӘНЕМ ӨЧЕН КУДЫЛАР МИНЕ. ӘТИ-ӘНИ МОНДА ДА ТӨКЕРЕП КАРАДЫ»
О, ул шәп музыкант! О, ул берничә тел белә! О, ул оста балерина! Сәхифәләребез сәләтле һәм уңышлы яшүсмерләрдән генә тора кебек. Яшь талантларны укучыларыбызга мотивация, илһам һәм теләгән максатларына ирешү өчен үрнәк булсын дигән нияттән яктыртабыз. Ләкин тормышның без күрмәгән яки күрергә теләмәгән яклары да бар. Сүзем аллы-гөлле яшьлек чорын кара төскә манып үткәрүче егетләр һәм кызлар – наркотик корбаннары турында булыр. Бу тарихлар кемне дә булса ялгыш адымнан, начар юлга кереп китүдән тыеп кала алса иде.
Казанда урнашкан Республика наркология диспансерында булып, наркотикларга бәйле яшүсмерләр тарихы белән танышып кайттым. Бинага керү белән бөтенләй икенче дөньяга эләктем. Гадәти кеше наркоманнар турында кинолардан гына белә бит. Шуңа күрә тормышта андый кешеләр белән танышырга, аралашырга туры килмәс дип уйлыйбыз.
Шулай итеп, мине хатын-кызлар ята торган бүлеккә озаттылар. Гадәттә, бирегә психоактив матдәләр аркасында барлыкка килгән «ломка» халәтендәге кызларны китерәләр. Монда авыр атмосфера, тынгысызлык, ә һавада тәмәке катыш дару исләре сизелә. Биредә мин ике яшүсмер кызның наркология диспансерына килеп эләгү тарихы белән таныштым. Билгеле сәбәпләрдән, әлеге кызларның исемнәрен күрсәтмибез.
Аноним, 14 яшь:
Әти белән әни юл һәлакәтендә вафат булды. Мин әби белән яшәп калдым. 12 яшьтән үк егетләр компаниясендә ял итә башладым. Башта алкоголь эчтем, гадәттә, бу сыра һәм төрле тәмле коктейльләр иде. Аннары синтетик наркотикларга күчтем.
Клиникада бик авыр булды. Башта организмны чистарттылар, уколлар, витаминнар кададылар. Организмым наркотиклардан арынганда, йокысызлык, курку һәм борчылу кичердем. Бу минем өчен бик авыр сынау иде. Аннары мине тулы реабилитация узарга күндерделәр. Анда 3 ай булдым. Көнем иртәдән кичкә кадәр сәгатьләп язылган иде. Мәктәпне хәтерләткән җир иде ул: төркем белән шөгыльләнүләр, индивидуаль дәресләр, кичләрен «хисләр көндәлеге»...
Хәзер инде мин учёттан төштем һәм бүгенге көндә бөтенләй тыелган препаратлар кабул итмим.
Аноним, 16 яшь
Әнием һәм әтием бар. Мәктәптә мин начар укыдым. Башлангыч сыйныфларда мине хәтта икенче елга да калдырганнар иде. Әти-әниләр моңа әллә ни әһәмият бирмәгәннәрен хәтерлим.
12 яшьтән мин алкоголь куллана башладым. Аннан соң төрле синтетик наркотикларга күчтем. Мин инде аларның барысын да кулланып карадым. Мәктәптән соң көллияткә укырга кердем. Дөресен әйтимме? Мин анда бары тик әти-әнидән котылу өчен генә укыдым. Укыдым дип инде... параларга наркотик кулланганып килгәнем өчен кудылар мине. Әти-әни монда да ничектер төкереп карады.
Гадәттә, олы егетләр булган компанияләргә җыела идек. Миңа наркотиклар куллану, алардан адреналин алу ошый...
Кызганычка, бу кыз дәвалануны ахырына кадәр үтми, чөнки әти-әнисе моны кирәк дип тапмый. Табиблар ничек кенә тырышса да, пациентны мәҗбүр итеп булмый, бу этапта барысы да аның үз теләгеннән һәм әти-әнисеннән тора.
«Еш кына бирегә нәкъ менә авыр тормышлы гаиләләрдә үскән яшүсмерләр китерелә. Яшүсмер малайлар белән очраклар бик аз, алар 1-2 генә. Ә менә кызлар арасында бу киң таралган. Наркология диспансерында нәкъ менә кызлар бик күп ята.
Начар компания белән чуалып китеп, яшүсмерләр монда наркотик матдәләр, стимуляторлар – арзанлы «тозлар» аркасында эләгә. Аларны яшүсмер үзе сатып алмый. Чөнки моның өчен аның акчасы да, мөмкинлеге дә юк».
Сәйфуддинов Җәвид Абдуразак улы, Республика клиник наркология диспансерының 2 нче бүлек мөдире, психиатр-нарколог
Ни өчен кызларда наркотикларга бәйлелек тизрәк барлыкка килә?
• Кызлар тизрәк җитлегә, димәк, тыелган әйберләргә кызыксыну да иртәрәк барлыкка килә.
• Еш кына кызлар алкоголь куллана башлый, аннары наркотикларга күчә. Хатын-кыз организмы бу «коктейль»гә тиз күнегә һәм туктап калу авыр була башлый.
• Гадәттә, наркотикларны тәкъдим итүче кешеләр – олы ир-атлар. Аларга тыелган препаратларны яшь кызларга алдыру җиңел.
Алия Мөхәмәткәримова рәсеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Нет комментариев