О, ул шәп музыкант! О, ул берничә тел белә! О, ул оста балерина! Сәхифәләребез сәләтле һәм уңышлы яшүсмерләрдән генә тора кебек. Яшь талантларны укучыларыбызга мотивация, илһам һәм теләгән максатларына ирешү өчен үрнәк булсын дигән нияттән яктыртабыз. Ләкин тормышның без күрмәгән яки күрергә теләмәгән яклары да бар. Сүзем аллы-гөлле яшьлек чорын кара төскә манып үткәрүче егетләр һәм кызлар – наркотик корбаннары турында булыр.