«СУПЕР АЙ»НЫ КҮРМИ КАЛМАГЫЗ!
19 августта, ягъни бүген 21:26 сәгатьтә без барыбыз да «супер Ай»ны күзәтә алачакбыз. Бу ни дигән сүзме? В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев бу күренешне болай аңлата.
Супер Ай дип тулы Ай Җиргә 362 мең километрдан да күбрәк якынлашкан, өстәвенә перигей (планетага аның иярчене орбитасының иң якын булган ноктасы) белән тулы Ай бер-берсеннән өч көннән дә артмаган аерма белән узган чорны атыйлар.
Галим бу чорны Җирнең табигый иярченен күзәтү өчен иң яхшы вакыт дип саный. «Ул вакытта Ай безнең планетага шактый якын булачак, шуңа күрә бик зур булып күренәчәк.Тулы Ай ярдәмендә Айның күренә торган ягындагы барлык объектларны да яхшы күреп булачак», – дип аңлата ул.
Нефедьев КФУның астрономия обсерваториясендә 20:30 сәгатьтә төнге күрсәтү оештырылачагы турында әйтә. Күк йөзе аяз булса, барлык теләүчеләр Ай һәм Сатурнны да телескоп аша карый алачак.
«Супер Ай»ны тагын 17 сентябрь, 17 октябрь һәм 15 ноябрь көннәрендә күзәтеп булачак. Йоклап кала күрмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев