ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Кәрим Тинчурин театры Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-бәйгесен үткәрә. Фестиваль-бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала.
Спектакльнең төп шартлары: спектакль театрга, гаилә кыйммәтләренә, Кәрим Тинчурин һәм башка милли классик әдипләребез иҗатына бәйле һәм башка үзегез теләгән ирекле темаларга иҗат ителә ала. Вакыты 20 миннуттан артмаска тиеш. Һәр катнашучы коллективның 30 кешедән торган җанатары булу шарт. Катнашучылар үзләренә һәм җанатарларына чыгыш ясаган көнне кич буласы спектакльгә билет алырга тиеш («Пушкин картасы» ярдәмендә дә мөмкин). Мәктәп театрлары белән гаилә театрлары аерым бәяләнәчәк.
2024 елның 1 октябренә кадәр электрон элемтә аша гаризалар кабул ителә. Җиңүчеләр 2024 елның ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Гала-концертта булачак. Җиңүче итеп игълан ителгән мәктәпне һәм гаиләне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз канаты астына ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев