ТАТАРСТАН ЛЕГЕНДАР УЕНДА БРИКС ШӘҺӘРЛӘРЕН ТӨЗИ
22-24 октябрь көннәрендә Казанда БРИКС Саммиты узачак. Шул уңайдан 31 августка кадәр «Таткрафт» кубогына «Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» дигән турнир үткәрелә.
Легендар Minecraft уены дөньяның төрле почмакларында яшәүче 200 уенчыны берләштерәчәк. Шушы вакыт эчендә уенчылар БРИКС илләрен төзиячәк һәм үзләренең күнекмәләрен күрсәтәчәк. Нәкъ шушында катнашучыларның сәләтләре һәм креативлыклары ачылачак. Сүз уңаеннан, турнирда Казан аэропортын төзегән өчен махсус приз да каралган.
Турнир кысаларында Кытай, Бразилия, Африка, Көньяк Азия һәм Якын Көнчыгыш командалары катнашачак. Күз алдына китерегез, күпме милләт һәм ничәмә-ничә чит тел иясе бер җирдә җыела! Турнирның приз фондына килгәндә, ул 85 мең сум тәшкил итә.
Турнир кысаларында Бразилиядәге Маракана стадионы, Мисырның уникаль Хеопс пирамидасы, Нью-Делида урнашкан дәүләт башлыгы Хумаюнның төрбәсе, шулай ук Тәһрандагы Азади манарасы һәм Бөек Кытай диварының бер өлеше төзеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев