КЫСКА ГОМЕРЛЕ ДУСЛЫК ТАРИХЛАРЫ
Үзегезнең бөтен дусларыгызны да исегезгә төшерегез әле. Хәзер алар белән мөнәсәбәтләрегез ничегрәк? Бу язмада без күңелсез дуслык тарихларын җыярга булдык әле. Кызлар, ә сез нинди хәлдән соң якын дустыгызны югалттыгыз?
Аноним: «МОНЫ КӨНЧЕЛЕК БИЛГЕСЕ ДИП КЕНӘ КАБУЛ ИТӘ АЛАМ»
«Кемдә ничек, ә миндә хәлләр болайрак! Бер-ике ел элек якын дустым дип әйтерлек кеше барлыкка килде. Белмим, ул үзе мине алай ук якын иттеме икән? Монысы турында хәзер сөйләүләрем буенча нәтиҗә ясарыз инде.
Шунысын ассызыклау мөһим. Ул бик аралашучан, кая барсаң да, аны беләләр. Аңа бөтен кеше белән дә дус булу җиңел, ә миңа алай түгел. Шуңа күрә дә мин бер кешене якын күрсәм, вакытымны аның белән ешрак үткәрү яклы.
Шулай бик дус булып йөрдек-йөрдек тә, минем мөнәсәбәтләрем барлыкка килгәч, дустым белән арабыз шактый ерагайды. Күрешкәч, сәлам бирми, хәлләрен сорагач, башын ия башлады. Кыскасы, «дустым» кәҗә тәкәсенә әверелде дә куйды: киреләнә, исәнләшми, социаль челтәрләрдә мине укымый, постларымны карамый... Кызык! Юкса мин бер начарлык та эшләмәдем. Моны көнчелек билгесе дип кенә кабул итә алам. Чөнки чын дус якынының бәхетенә сөенә. Әй, «дустым», бәлки, син моны берәр кайчан укырсың. Сәлам сиңа!»
Зилә Касыймова: «БӨТЕН КЫЗЛАРНЫ МИҢА КАРШЫ КОТЫРТЫП ЧЫКТЫ»
«Мәктәптә укыганда әйбәт аралашкан дус кызым белән кинәт ара бозылды. Бу бик кызык яңгырар инде. Бервакыт мәктәпкә өр-яңа аяк киеменнән килдем. Ул кыз моны күрде дә, үзенеке шикелле булган дип үпкәләде. Ә мин каян белим инде, аны миңа әни алды ич! Бер аяк киеме аркасында ул бөтен кызларны миңа каршы котыртып чыкты. Гаҗәп! Мондый хәл балаларда еш күзәтелә диярсез, әмма бу алай түгел. Андый әшәкелек чалымнары кечкенә чакта күренә икән, үскәч ул тагын да көчәергә мөмкин».
Самирә Вәлиева: «ТОРМЫШЫМНЫҢ ИҢ АВЫР МИЗГЕЛЛӘРЕНДӘ АРТКА ЧИГЕНДЕ»
«Өч ел элек мин бик нык авырып алдым. Шул чакта миңа якын кешеләрем ярдәме кирәк булды. Янәшәмдә ике дустым бар иде: берсе – егет кеше, икенчесе – кыз. Егет дустым шул вакытларда мине бик куатләде, сүзләр белән канатландырып торды. Дөресен генә әйткәндә, аннан моның кадәр көч биреп торуны көтмәгән дә идем. Кыз дустым исә, бер дә уйламаганда, тормышымның иң авыр мизгелләрендә артка чигенде. Ниндидер сәер компания белән аралаша башлады да, дөньясын, берничә еллык дуслыгыбызны онытты, хәлләремне дә, язып кына булса да, сорашмады. Мин исә моны бик көттем. Хәзер барысы да әйбәт, мин терелдем. Ә элеккеге дус кызым белән ара әнә шулай сәер рәвештә өзелде».
Айзилә М.: «АЛАРНЫҢ БЕР-БЕРСЕНӘ РИЛСЛАР ҖИБӘРЕШКӘННӘРЕН КҮРЕП АЛДЫМ»
«Быел мин 11 сыйныфка барам. Параллель сыйныфта мин бик тә ошатып йөргән бер егет укый иде. Узган елны ул мәктәпне бетереп чыгып китте. Дус кызым аны ошатуым турында белде. Баштарак ул миңа шул егет белән якынаерга булышырга теләде, үземә беренче сүз башларга кирәк, диде. Мин гел мәктәптә ул егетнең күзенә чалынырга тырыштым. Кыскасы, күпмедер вакыттан соң без язышып киттек. Шуннан бервакыт дәрестә дустымның да шул егет белән язышканын, аларның бер-берсенә рилслар җибәрешкәннәрен күреп алдым. Моны аңлатуын сорадым. Дус кызым инде берничә ай ул егет белән аралаша булып чыкты. Ул кайсыбызны кызыграк дип табар икәнен белергә теләгән. Кыскасы, теге егет мине бөтенләй ошатмаган, болай гына язышкан һәм якын дустым бу турыда белгән. Хәзер бер сыйныфта укысак та, без бөтенләй аралашмыйбыз. Минем өчен ул гади сыйныфташ кына».
Алия Закирова: «ЧИТ КЕШЕЛӘР ЯНЫНДА КАЛДЫРЫП КИТҮЕНӘ ШАККАТТЫМ»
«Мәктәптән үк бер якын дустым бар иде. Икенче курста укыганда, мин, аның йөргән егете һәм ул бергәләп Чебоксарга бардык. Аларның анда уртак дуслары яши иде. Барысы да әйбәт барды кебек, тик, кич җиткәч, дус кызым егете белән балконда бик каты ачуланыша башлады. Егете аны алдаган булып чыкты. Шуннан дус кызым кызып китеп, әйберләрен җыйды да, кемгәдер шалтыратты һәм фатирдан чыгып китте. Мин берни аңышмый калдым, аның минем турыда уйламыйча, чит кешеләр янында калдырып китүенә шаккаттым. Рәхмәт яусын, теге кешеләр мине үзләрендә кундырды. Икенче көнне мин машина табып, Казанга кайтып киттем. Юк, ул ике көндә «дус кызым» минем турыда кызыксынып та карамады. Аннан гафу үтенде, әлбәттә, тик соң иде инде. Шуннан кире якынаймадык. Бу ситуацияне һаман аңлый алмыйм...»
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев