КАЗАНДА ПУШКИННЫҢ 225 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР УЗА
6 сентябрьдә Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк. Шуларның икесен сиңа тәкъдим итәсебез килә!
Әйтик, 13:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә Пушкинның Казанда булуы, Казан территориясендә күзәтелгән «Пугачев фетнәсе», ул чордагы тарихи вакыйгалар турында сөйләячәкләр. Чарада җентекләп «Пушкин һәм Казан: өч көн һәм өч гасыр» китабы тәкъдим ителәчәк. Биредә аның тормышы, мәктәптә белми калган тарихи фактларны белү мөмкинлегең булачак!
15:30да исә Италия фоторәссамы Энцо Розамилианың Александр Пушкинның «Пиковая дама» әсәренә нигезләп әзерләнгән «Сәнгать дөньяны тоташтыра: чиксез Пушкин» күргәзмәсе ачылачак. Рәссам Пушкинны ничек итеп ачар? Пушкин турында кызыклы мәгълүматларны биредә ала алачаксың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев