«НИЧЕК ЯЗАРГА КИРӘКМӘГӘНЛЕГЕН ӘЙТҮЧЕ БУЛДЫ, Ә МЕНӘ НИЧЕК КИРӘКЛЕГЕ ХАКЫНДА...»
Сәлам, дустым! Бүген сине күпсанлы иҗади бәйгеләрдә җиңүче булган шәхес, зур сәләт иясе – Азалия Сабитова белән таныштырасым килә! Аның хикәяләре «Ялкын»да да басылды инде. Азалиянең иҗаты белән тәүге тапкыр күзгә-күз очрашуга ук аңладым: киләчәктә ул әдәби өлкәдә бик зур уңышларга ирешәчәк. Әйдә, үзе белән якыннанрак танышыйк!
Исеме: Азалия Сабитова
Туган көне: 03.09.2007
Укый: Арча районы, Ашытбаш урта мәктәбе
Хыялы: Үз әсәрен нигезгә салып кыска метражлы фильм төшерү
«РИФМАЛАРЫҢ ТУРЫ КИЛМИ ДИП ЙӨДӘТКӘЧ БУ ЭШНЕ ТАШЛАДЫМ»
– Азалия, иҗат синең тормышыңа кайчан килеп керде?
– Иҗат белән кызыксынуым дөньяны танып белү белән бер вакытта башланды. Кечкенәдән китаплар укырга яраттым дисәм бик баналь яңгырармы? Укып туйгач, үземнең дә әсәрләр иҗат итәсе килә башлады.
– Мин сине хикәяләр авторы буларак кына беләм, ә шигырьләр язасыңмы? Кайсын иҗат итүе авыррак?
– Шигърият минем өчен саклык белән кагылырга кирәк булган эстетик категория. Хикәядә үз фикереңне кысаларга кертмичә җиткереп була. Кечерәк яшьтә шигырьләр язарга омтылып карадым: ничек язарга кирәкмәгәнлеген әйтүче булды, ә менә ничек кирәклеге хакында – ләм-мим. Рифмаларың туры килми, дип йөдәткәч, бу эшне ташладым. Хисләр ташкыны белән кинәт үсмер чагымда бу мавыгуымны кайтардым. Шигырьләр язу өчен илһам кирәк, шуңа хикәяләр язуга караганда ул авыррак бирелә...
«ШАГЫЙРЬЛӘР БОЛЫНДА ЧӘЧӘКЛӘР СЫЙПАП ЙӨРЕРГӘ ТИЕШ ДИГӘН СТЕРЕОТИПЛАР КЕРТӘСЕМ КИЛМИ»
– Илһам дигәннән, бармы соң ул «илһам» дигәннәре? Ышанасыңмы?
– Ә мин илһам төшенчәсен тулысынча диярлек фаш иттем. Шигърияттә генә эндәшкәлим, ярты сәгатьтә дүрт тезмә язылмый икән, илһам килмәгән дигән сәбәбем бар! (көлә). Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен, илһамга бәйлелекне бетерергә кирәк. Мәкалә һәм проза әсәрләре иҗат иткәндә, миңа берникадәр тәэсирләнү генә дә җитә.
– Хикәя язу өчен сиңа нинди дә булса шартлар кирәкме? Әллә иҗат иткәндә син бернигә дә бәйле түгелме?
– Әсәрләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яза алам. Кояш нурларына, төнге күк йөзенә карап илһам чакыра алмыйм. Миңа матур сүзләр, серле сүз тезмәләр белән тәэсирләнергә кирәк. Күпмедер вакыт аларны башымда йөртеп, әсәрнең исемен уйлыйм. Бары тик аннары гына сюжетын күзаллап язам.
– Иҗади кеше башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора?
– Иҗадилар тынгысыз тормыш белән яши, алар һәрчак эзләнүдә. Алар амбицияле, кешелек өчен гайре табигый булмаган ачышлар ясау белән янып йөриләр кебек. Әлбәттә, минем шагыйрьләр болында чәчәкләр сыйпап йөрергә тиеш дигән стереотиплар кертәсем килми. Үзенчәлекле кешене гамәлләреннән генә таныйлар дигән сүз юк, аның бертуктаусыз хыяллар дәрьясында йөзүе, күп уйлавы, бар нәрсәдән дә ямь таба алуы моңа ачык мисал булып тора дип әйтергә телим.
«ТАТАР МӘНФӘГАТЬЛӘРЕН КАЙГЫРТЫП ЯШӘҮЧЕ ЯЗУЧЫ АПА»
– Син бит әле журналистика белән дә шөгыльләнәсең. Киләчәгеңне әлеге өлкә белән бәйләргә исәп бармы?
– Әйе, мәкаләләр дә язгалыйм. Инде өченче елын Арчадагы «Нур» телестудиясендә шөгыльләнәм, журналистика һәм кино сәнгате буенча дәресләргә йөрим. Телестудия минем өчен терәк функциясен үтәп, үз-үземә ышаныч хисе өстәде. Журналистика эшен дәвам итәрменме дигәндә, анык кына җавабым юк. Шунысын гына тәгаен әйтә алам: мин язачакмын – хикәяме ул, романмы, шигырьләрме, репортаж булсынмы. Нинди генә юнәлештә эшләсәм дә, язудан туктамавыма ышанам!
– Алайса үзеңне кайсы өлкәдә сынарга телисең? Ул өлкә иҗатка бәйле булырмы?
– Киләчәк минем өчен зур ак чатыр артында. Тиз генә барып килеп, алда ни көтәсен белер идем дә... Алай ярамый икән. Әмма нинди генә юнәлештә эшләсәм дә, кешеләр миндә «татар мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче язучы апа» чалымнарын күрәчәк. Мин дөньядагы һәр төр золымны юкка чыгарырга, гадәти яшәешкә үзенчәлекләр өстәргә омтылачакмын.
Блиц-сораштыру:
– Җир йөзендә үзең генә калсаң нишләр идең?
– Мин җырларга оялам, җир йөзендә берүзем калсам, беркем ишетмәячәген белеп, бар көчемә кычкырып җырлар идем.
– Нәрсә синең ачуыңны бик тиз чыгара ала?
– Мин бер фикер җиткерергә теләп, мине башкача аңлаулары.
– Нинди эшне бертуктаусыз башкара аласың?
– Тәүлек буе үз-үземә сораулар биреп, интервью алырга мөмкинмен.
– Нинди җыр тыңлап еларга яратасың?
– «Fatum» – Al Rakhim, Шакур Али
– Яратмаган ризыгың?
– Кишер пирогы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев