Айгөл ХӘБИБРАХМАНОВА автор яңалыклары
-
ШИГЫРЬ ЯЗУ ӨЧЕН ШАГЫЙРЬ БУЛЫП ТУУ КИРӘКМЕ?
Сәлам, дустым! Үзең шигырьләр иҗат итәсең, яки шагыйрьләргә мөкиббән китүчеме син? Кем генә булсаң да, әлеге язма синең өчен кызыклы булыр дип ышанасы килә, чөнки монда мин шагыйрьләргә иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирергә тырышачакмын! Үземне шагыйрә, дип әйтә алмыйм, ләкин кайчак каләм тибрәткәләштергәлим! Әйдә, синең сорауларыңа күчик! -
НИКТОФИЛИЯ: ТӨНГӘ КАРАТА МӘХӘББӘТ ХАКЫНДА
Үземә хас кызыклы үзенчәлеккә игътибар иттем: мин тәүлекнең теләсә нинди вакытында активлаша алмыйм икән. Төгәлрәк итеп әйтсәм, нәкъ менә төнлә мин үземне максималь рәвештә рәхәт һәм эшкә әзер итеп тоям. Көндез мин көчсез һәм сүлпән. Йокыдан иртә торсам да, тулысынча уянып беткәнче төшке аш вакыты җитә, ә аннан соң инде берни дә эшлисе килми, шул карават ягына кире авышудан башканы уйлап та булмый. -
КОНКРЕТ БУЛМАГАН ХИСЛӘР КИЧЕРҮ ФЕНОМЕНЫ ЯКИ АМБИВАЛЕНТЛЫК
Беркөнне укудан кайткан чактагы күренеш: Кич. Яңгыр коеп ява. Мин, авыр сумкамны бер як җилкәмә генә асып, тукталышка чабам. Ә анда бик күп кеше. Автобуслар бер-бер артлы узып китә. Кайсы туктый, ләкин анда инде мин сыярлык урын юк. Ун минут уза, унбиш, егерме. Ә мин көтәм дә, көтәм... -
АКЛАНГАН/АКЛАНМАГАН ӨМЕТЛӘР: ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНДА СИНЕ НИЛӘР КӨТӘ?
Нәкъ бер ел элек БДИ тапшырудан шундый каты куркып, тәмам калтыранып, имтихан бирәсе фәннәрне сайлап йөргән чагым булса, бүген исә күптән хыялланган югары уку йортына керүемә нәкъ ике ай – кечкенә генә бәйрәм дисәк тә була. -
«УН СЕКУНД ЭЧЕНДӘ МОНЫ ЭШЛӘП ҖИТЕШМӘСӘМ, НАЧАР ХӘЛ БУЛАЧАК»: БӘЙЛӘНЧЕК УЙЛАР ФЕНОМЕНЫ
Әгәр мине нидер борчый башласа, гадәттә, мин әлеге күренештән үзем дә сизмәстән качарга омтылам. Шунысы кызыклы: башка беркемгә дә сөйләмичә качарга омтылам, чөнки әлеге «чишелмәс» (булып тоелган) проблема бары тик үземә хас, һәм башкалар тарафыннан кабул ителмәс кебек тоела. Ләкин күптән түгел мин бәйләнчек уйлар тайпылышы турында мәгълүматка тап булдым (обсессив-компульсив тайпылыш). -
БАШКАЛАРГА ЯРЫЙМ ДИЕП, ҮЗЕҢ ТУРЫНДА ОНЫТМА: «ЮК» ДИЯРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ
Үз тормышымда булган вакыйга белән бүлешеп китим әле! Беркөнне үземә дә, дустыма да ошардай спектакль сайлап, аны театрга чакырырга теләдем. Дустымның җавабы мине шаккатырды. Диалог мондыйрак иде: -
МИЗОФОНИЯ: АЧУНЫ ЧЫГАРА ТОРГАН ТАВЫШЛАР ФЕНОМЕНЫ
Берөзлексез борын тарткан, тамак кырган кешеләрдән мин, үзем дә сизмичә, ераккарак китәргә тырышам. Ни өчен шулай дисеңме? Чөнки кемдер өчен гадәти һәм нормаль булып тоелган әлеге тавышлар минем ачуымны чыгара, аларны ишеткәч йөрәк тибеше ешая һәм эчтә ачу кайный башлый. Әлеге күренеш миңа гына таныш түгел, чөнки җир шарында мизофониклар гаять күп. Кемнәр соң алар? -
ИНТРОВЕРТ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘР: АРАЛАШУДА 5 ГАДИ КИҢӘШ
Якынча бер ел элек «экстраверт» һәм «интроверт» сүзләрен ишеткәндә моңа артык зур игьтибар бирмәдем, гомумән, аларның ни аңлатканын белми идем, ләкин үзем интроверт белән танышып, якыннан аралаша башлагач, барысы да ачык аңлашыла башлады. Берничә ай дәверендә мин яңа дустымны өйрәндем, һәм әлеге язмада интровертлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итүче күзәтүләр белән бүлешергә телим.
Белми калма
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
-
19 апреля 2024 - 16:17
«ДЕЖУРНЫЙ ПО ПЛАНЕТЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ!
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА