ДЕСТРУКТИВ БӘЙЛЕЛЕК ХАКЫНДА СӨЙЛӘШИК
Беркөнне иптәш кызым белән каһвәханәдә сөйләшеп утырдык. Ул миңа үз мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Сәгать ярым аның бәянен тыңлаганнан соң мин бераз шок халәтендә идем. Моны синең белән дә бүлешәсе килә (дустым рөхсәте белән, әлбәттә).
«Без аның белән (йөргән егете) ярты ел чамасы бергә, башта барысы ал да гөл булып тоелды, ә хәзер мин шуны төгәл аңладым: мин аңа бәйле. Бу сәламәт бәйлелек түгел, чөнки теләсәм, теләмәсәм дә, аның белән араны өзә алмыйм, югыйсә безнең мәхәббәт тарихы дистә еллык та түгел. Ул ике атнага бер стабиль рәвештә минем тормышымнан юкка чыгып ала, нигә икәнен аңлатмый, һәрчак минем тышкы кыяфәтем, үз-үземне тотышыма карата канәгатьсезлек белдерә. Аңа ошар өчен үземне тиргим, һаман үзгәрергә тырышам. Тик бу дөрес түгел бит! Моны аңлыйм да, яратам да мин аны. Әллә бу ярату түгелме инде? Ни эшләргә дә белмим...»
Мондый ситуация сиңа таныш түгелдер, дип ышанасы килә. Тик, кызганыч, күпләр өчен бу – моңсу хикәят кенә түгел, ә чынбарлык.
Деструктив бәйлелек – аңсыз рәвештә, бернигә дә карамастан, партнер белән мөнәсәбәтләрне саклап калуга юнәлдерелгән, югалтудан куркуга нигезләнгән бәйлелек. Бу очракта «бәйле» кеше үз парын идеаллаштыра һәм «табына» башлый, аны югалтудан куркып бик күп нәрсәләргә ризалаша. Күпчелек кеше мондый мөнәсәбәтләрнең сәламәт булмаганлыгын аңламый, моны норма дип саный.
Әлбәттә, мондый төр мөнәсәбәтләрдә «бәйле» кешедән тыш, бу бәйлелекне ныгытып торучы да була. Андыйларны «абьюзер» диләр. Кызганыч, еш кына ул сүзне хәзер кирәксә-кирәкмәсә дә кулланалар. Исеңдә тот: сиңа эмодзисыз гына «тыныч йокы» теләгәннән яраткан кешең абьюзерга әйләнми!
ДЕСТРУКТИВ БӘЙЛЕЛЕК НИДӘН БАРЛЫККА КИЛӘ?
1. Эмоциональ атынчыклар
«Юкка чыгу һәм кинәт пәйда булу» – моның ачык мисалы. Әлеге кеше сезне эмоциональ атынчыкларда туйганчы атындырып, үзе читтән ләззәтләнеп карап торачак, ә сез исә Хатико сыман атна, айлар буе аның әйләнеп кайтканын тугры гына көтеп утырачаксыз. Кинәт кенә сәбәпсез югалып, шулай ук кинәт кире әйләнеп кайтучы абьюзер – бик яхшы стратег, чөнки синдә сагыну хисе уятып, ул үзенең әһәмиятен арттыра, ә синдә аңа карата бәйлелек ныгый.
2. Туктаусыз тәнкыйть
«Чәч төсең үзеңә килешми», «алай кычкырып көлмә», «киемеңне алыштыр» кебек фразаларның red flag икәнлеген аңлатып торасы юктыр? Әлбәттә, бу гади киңәшләр булырга мөмкин, ләкин 24/7 сине үзгәртергә омтылулары норма түгел! Вакытында качып котылмасаң, тора-бара син, якын кешеңне югалтудан куркып, чыннан да үзеңне үзгәртә башлаячаксың, чөнки башыңда: «Ул гына мине ярата, үзгәрмәсәм, ялгыз калачакмын һәм башка берәү дә миңа карамаячак», – ише уйлар булачак.
3. Чынга ашарга язмаган вәгъдәләр
Иксез-чиксез вәгъдәләр – тагын бер сигнал. «Минем тормыш иптәшем буласың килер идеме?» – ише сорауны ул синдә өмет чаткысы уяту максатыннан бирә, чынлыкта исә ул синең белән уртак киләчәкне бөтенләй күзалламаска да мөмкин. Әгәр партнер сиңа бик еш ни дә булса вәгъдә итә, ләкин ахыр чиктә аның берсен дә үтәми икән – уйланырга сәбәп бар.
Нәргизә Галиева, психолог:
– Мондый мөнәсәбәтләргә теләсә кем килеп эләгергә мөмкин, чөнки абьюзерны тиз генә танып алып булмый. Очрашулар вакытында ул үзен тиешле дәрәҗәдә тота, ә тора-бара чын йөзен күрсәтә башлый. Үз-үзенә ышанган, үзенә ни кирәген яхшы белгән кеше манипуляцияләр башлангач ук кача, ләкин түбән үзбәялеләргә авыррак туры килә.
ДЕСТРУКТИВ БӘЙЛЕЛЕКТӘН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
1. Үзеңә ышан һәм үзеңне ярат
Яраткан кешең янәшәсендә үзеңне һәрдаим начар хис итәсең һәм уңайга караганда тискәре хисләрне ешрак кичерәсең икән, уйлан: әлеге мөнәсәбәтләр сиңа кирәкме? Бәлки соң булганчы алардан арынырга һәм тормышыңда беренче мәртәбә башка берәүне түгел, ә үзеңне сайларга кирәктер? Синең белән бар да тәртиптә!
2. Синең өчен кадерле булган әйберләрдән баш тартма
Әгәр партнерың өчен һәрвакыт нидәндер: яраткан күлмәгеңнән, кызыл иннегеңнән, дусларыңнан баш тартырга кирәк икән, шуны аңла: иртәме-соңмы үзеңнән дә баш тартырга кирәк булачак! Син моңа әзерме?
3. Сөйләшеп кара: ишетмиләр икән – кычкырма
Сәламәт мөнәсәбәтләрдә барсын да уртага салып сөйләшергә, кирәк булса, компромисслар табарга була. Сөйләшеп, барсын да җайларга тырышып кара, сине ишетмиләр икән – димәк бу синең кеше түгел. Әгәр парыңнан башка яши алмыйсың, ләкин мөнәсәбәтләрегезнең нормаль булмаганын аңлыйсың икән, психологга мөрәҗәгать ит. Берни дә эшләмичә, тешеңне кысып яшәргә кирәкми!
Син – аерым планета, аерым дөнья! Сиңа лаеклы булмаганнарны үз дөньяңа кертергә ашыкма, пешүең бар. Яратып һәм яратылып яшә, яраткан укучым!♡
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев