КОНКРЕТ БУЛМАГАН ХИСЛӘР КИЧЕРҮ ФЕНОМЕНЫ ЯКИ АМБИВАЛЕНТЛЫК
Беркөнне укудан кайткан чактагы күренеш: Кич. Яңгыр коеп ява. Мин, авыр сумкамны бер як җилкәмә генә асып, тукталышка чабам. Ә анда бик күп кеше. Автобуслар бер-бер артлы узып китә. Кайсы туктый, ләкин анда инде мин сыярлык урын юк. Ун минут уза, унбиш, егерме. Ә мин көтәм дә, көтәм... Аннары үз эчемдә уйлана башлыйм: «Ярый, ашыкма, Айгөл, җитешерсең», «Ә бит мин бу вакыт эчендә инде күп эш эшләгән булыр идем», «Ярый, мин бит саф һава сулап басып торам», «Өстем инде юешләнеп бетте».
Ни өчен шул егерме минут эчендә әллә ничә кат каршылыклы хисләр кичердем икән мин? Ни сәбәпле башта чуала икән андый уйлар? Бу темага эзләнә башлагач, «амбивалентлык» төшенчәсенә тап булдым.
Амбивалентлык төшенчәсе ambo («икәү») и valentia («көч») сүзләреннән барлыкка килгән һәм ул кешеенең берьюлы үзара каршылыклы, нык эмоциональ булган ике халәттә яшәвеннән гыйбарәт (әлеге төшенчәне 20 гасыр башында Швейцар галиме Эйген Блейлер керткән)
Амбивалентлыкка гадәти тормыштан мисаллар:
Лия Шаһабетдинова, психолог:
Гомумән алганда, амбивалентлык өч төрле була:
1. Эмоциональ амбивалентлык. Кемгә карата булса да бер үк вакытта каршылыклы хисләр кичерү: әти-әниләребез бездә бик еш амбивалентлы хисләр уята – без аларны яратабыз, ләкин шул ук вакытта алар безнең ачуны да китерә ала. Мәсәлән, бер көн эчендә 10 мәртәбә «башлыгыңны ки» яки «ашыңны аша» сериясеннән сүзтезмәләр ишеткән вакытта без ярсу хисе дә кичерәбез, ләкин шул ук вакытта аларны яратуны дәвам итәбез.
2. Ирек хисенә бәйле амбивалентлык. Нәрсәне дә булса сайлап алу кирәклеге белән катлаулы. Хәзер мине кызларның барысы да аңлар: бер үк вакытта тәмле итеп ашыйсы һәм ябыгасы килә. Еш кына нәрсәне дә булса сайлап алу кыен булгач, безгә гомумән берни дә эшләмәү җиңелрәк булып тоела башлый, мәсәлән: миңа имтиханга әзерләнергә кирәк, ләкин минем йоклыйсым килә. Нәтиҗәдә, тегесен дә, монсын да сайлап ала алмыйм һәм социаль челтәрләр актарып ятам.
3. Интеллектуаль амбивалентлык. Үз фикерләребездә үзебез белән бәхәсләшәбез. Мәсәлән, гороскопларга ышанмыйбыз, әмма яңа танышыбызның чаян булуын ишеткәч, аңа саклык белән карый башлыйбыз.
Амбивалентлыкның сәбәпләр спектры бик киң. Ул билгеле бер ситуациягә нормаль җавап кайтару күренешеннән башлап, янып чыгу, йокы туймау яки невроз халәт кичерү белән тәмамланырга мөмкин.
Мәсәлән: гадәттә сине иптәшләреңнең шаярулары үпкәләтми, хәтта киресенчә, кызык тоела, ләкин борын очында экзамен булып, син инде өч көн йокламагасың икән, алар тарафыннан теләсә нинди сүз сине чыгырдан чыгарырга сәләтле.
Әгәр амбивалент хисләр кичерү сиңа гадәти тормышта комачауламый икән, бу норма. Эш шунда ки, без, кешеләр, болай да катлаулы җан ияләре. Һәм, өстәвенә, шундый катлаулы чорда яшибез, мондый вакытта күп каршылыклы хисләр кичерү яңалык та түгел. Гомумән, берьюлы берничә хис кичерә алу сәләте кешенең тормыш картинасын тулысынча, һәрьяклап күрә һәм аңлы рәвештә бәяли алуын чагылдыра.
Әгәр амбивалентлык сиңа негатив тәэсир итә икән, әлеге мөрәҗәгатең белән психологка барсаң, яхшырак булыр.
Бу материал ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшь журналист лабораториясе» кысаларында әзерләнде.
Теги: психология
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев