Беркөнне укудан кайткан чактагы күренеш: Кич. Яңгыр коеп ява. Мин, авыр сумкамны бер як җилкәмә генә асып, тукталышка чабам. Ә анда бик күп кеше. Автобуслар бер-бер артлы узып китә. Кайсы туктый, ләкин анда инде мин сыярлык урын юк. Ун минут уза, унбиш, егерме. Ә мин көтәм дә, көтәм...