Логотип Идель
Бу – тема!

«УН СЕКУНД ЭЧЕНДӘ МОНЫ ЭШЛӘП ҖИТЕШМӘСӘМ, НАЧАР ХӘЛ БУЛАЧАК»: БӘЙЛӘНЧЕК УЙЛАР ФЕНОМЕНЫ

Әгәр мине нидер борчый башласа, гадәттә, мин әлеге күренештән үзем дә сизмәстән качарга омтылам. Шунысы кызыклы: башка беркемгә дә сөйләмичә качарга омтылам, чөнки әлеге «чишелмәс» (булып тоелган) проблема бары тик үземә хас, һәм башкалар тарафыннан кабул ителмәс кебек тоела. Ләкин күптән түгел мин бәйләнчек уйлар тайпылышы турында мәгълүматка тап булдым (обсессив-компульсив тайпылыш). Аның миндә генә түгел, ә бик күп кешедә барлыгын ачыкладым, чөнки әлеге темага багышланган видео астындагы комментарийларда меңләгән кеше үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан иде. Хәзер инде мин әлеге проблемадан курыкмыйм һәм синең белән бу темага ачыктан-ачык сөйләшәсем килә.  

Обсессив-компульсив тайпылыш (ОКР) – ул бәйләнчек фикерләр, образлар яки идеяләр (обсессия) һәм кабатлана торган гамәлләрдән (компульсия) гыйбәрәт булган психик тайпылыш. (ОКР башланучыларның уртача яше – 14-20 яшь).

Мәсәлән: кулга ниндидер авыр әйбер алам (күтәрәм) һәм шундук уйлыйм: «әгәр син бу әйберне 10га кадәр санаганчы күтәреп тормасаң, ниндидер начар әйбер булачак. Ишеккә уң аяктан кермәсәң, бүлмәдәгеләр белән талашачаксың», һ.б.

Ни сәбәпле барлыкка килә бу уйлар? Ни эшләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Башта мең төрле уй. Мин психолог белән сөйләшеп карарга булдым.

Гүзәл Морзаһанова, психолог:

– Әлеге ситуациядә «Минем белән нидер дөрес түгел» дигән фикерне бөтенләй юк итәргә кирәк, чөнки тәртип комплексы, яки «мин хәзер моны эшлим һәм менә болай булачак» дигән уйлар күпмедер дәрәҗәдә һәр кешегә дә хас. Беренче чиратта моны «okey» дип кабул ит. Җәмгыять үзе шундый һәм без шундый булып тәрбияләнгән.

Ни сәбәпле барлыкка килә?

Әлеге сорауга төгәл җавап табу өчен бераз тирәнгәрәк чумарга кирәктер, мөгаен. Без рациональләштерелгән, ягъни билгеле бер закончалык, башкалар тарафыннан кабул ителгән кануннар буенча тормыш итәргә ияләнгән. Фикерләү белән хис итүнең берәрсеннән баш тарткан вакытта, икенчесе шәүлә астында кала. Мәсәлән, үзеңне һәрвакыт уйлар белән әйләндереп алсаң, хисләр «аста кала». Җәмгыять безгә күпчелек очракта акыл, фикерләү һәм рациональләштерү белән эш итәргә куша, ә сизү, тою, хыяллану икенче планга күчә. Нәкъ шундый вакытта безнең аң әлеге «ритуалларны» тормышка ашыра башлый да инде. Чөнки кешедә бастырылган хисләрне тулыландырыру ихтыяҗы барлыкка килә. Ә ул әлеге күренешне контрольдә тота алмау сәбәпле, аң моны үзгәртергә омтыла: нинди дә булса эшләр, хәрәкәтләр ярдәмендә киләчәк процессларын көйләү: «мин болай итәм һәм иртәгә шушылай булачак» – тынычсызлык, кайда барып бәрелергә, нәрсә хис итәргә белмәгән вакытта аң әлеге хәрәкәтләрне уйлап чыгара.

Балачактан ук «тегеләй эшләмә, болай итмә, елама, үпкәләмә, кычкырма, көлмә» дигән сүзләр барысы да «хис итмә, берни дә тоярга тырышма» сыман яңгырый, әйе бит? Бу чыннан да шулай, чөнки алар безнең хис итү сәләтен чикли. Нәтиҗәдә син үзеңне аңламый, нәрсә тойганыңны сизмисең һәм барлык булган проблемаларны хәл итәргә тырышу урынына, аларны нинди дә булса хәрәкәтләр/эшчәнлек белән каплыйсың – яшерәсең, качасың.

Ничек котылырга?

Әгәр сиңа беренче чиратта барысы хакында да төптән уйлау җиңелрәк икән – уйла. Ләкин аннан соң хисләреңә ачылыр урын бир. Тынычсызлыкка каршы чык.

1. Язып бар. Ни өчен син тынгысыз? Ул кайчан/кайсы вакытта барлыкка килә? Уйлар ташкынын дәфтәр битенә чыгар.

2. Аны яса. Сине борчыган хисне сурәтлә, буя һәм аның ул кадәр үк куркыныч түгел икәнлегенә төшен.

3. Селкен –  биергә тырыш. Ләкин хип-хопка түгел, ә «Ecstatic Dance» сыман музыкага бие, һәм гадәти хәрәкәтләр белән түгел ә, сәер, аңлашылмый торган селкенүләр аша эчтә булган хисләрне тышка чыгар – аларны той. Тәнең ничек сорый – шулай хәрәкәтлән, берни турында да уйлама.

4. Китап укы. Роберт Лихиның «Свобода от тревоги» китабы сиңа һичшиксез ярдәмгә киләчәк.

5. «Контрфикерләү» (Әгәр ни дә булса эшләгәндә синең башыңда мәсәлән: «стаканны уң якка куйсам бар да яхшы булачак» сыман уйлар чуала икән, үзеңне башка төрле фикерләүгә ияләндер: «стаканны сул якка куйсам да, бөтенләй бер урынга куймасам да, барысы яхшы булачак».

Тынычсызлык хисен эчкә күмеп, аннан качарга һәм шул рәвешле арынырга тырышма. Ниндидер эшчәнлек ярдәмендә генә онытылып, проблемаларны хәл итү – начар күренеш. Тынычсызлык хисе баштанаяк үз хисләреңә чумып, үзеңне тулысынча аңлагач кына юкка чыга ала. Ә яшергән саен яңа борчулар, ә димәк, яңа «ритуаллар» барлыкка киләчәк.

Димәк, бүлмәгә сул аяктан, уң аяктан, яки икесе белән берьюлы сикереп керсәм дә, барысы да яхшы булачак, шуны истә тот!

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев