БАШКАЛАРГА ЯРЫЙМ ДИЕП, ҮЗЕҢ ТУРЫНДА ОНЫТМА: «ЮК» ДИЯРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ
Үз тормышымда булган вакыйга белән бүлешеп китим әле! Беркөнне үземә дә, дустыма да ошардай спектакль сайлап, аны театрга чакырырга теләдем. Дустымның җавабы мине шаккатырды. Диалог мондыйрак иде:
– Бара алмыйм, укытучы мине кабат ниндидер бәйгегә язып куйган. Инде бу айга өченче мәртәбә! Үземә кирәкле бәйге түгел ул. Катнашасы да килми, укуым да кала – шуның өчен борчылам.
– Хм…Нигә алайса «катнашмыйм» димисең?
– «Юк» диясе килми. Дөресрәге, «юк» дияргә куркам.
Таныш хәлме? Синдә дә «юк» сүзен әйтү кыенлыклар тудырамы? Килешәсеңдер, еш кына кемгә дә булса каршы килүе уңайсыз. Әйе, килешәм, ярдәм итә алу мөмкинлеге булганда моны эшләргә кирәк, ләкин үз борчуларың, сәламәтлегең, өелеп торган эшләреңнән баш тартып, «юк, миннән булмый, вакытым/теләгем юк» – дияргә курыкканнан түгел.
Үзең хакыңда онытып, башкаларның йомышларына гел «ярар» дию дөресме икән? «Юк» дияргә ничек өйрәнергә соң? Курку хисен ничек җиңәргә? Әлеге сорауларга җавапны шушы язмада эзлә!
P.S. җавап сине үзе эзләп табачак, бары тик игьтибарлы бул! J
Лия Шаһабетдинова, психолог:
70% клиент миңа нәкъ шушы проблема белән мөрәҗәгать итә. Ни өчен кеше «юк» дияргә курка, дип уйлыйсыңмы? Сәбәпләр мондый булырга мөмкин:
• Хәтта минималь конфликтларны да ерып чыга алмаудан курку;
• Кем өчендер яхшы һәм уңайлы булып күренергә теләү;
• Кемнедер үпкәләтүдән, яхшы мөнәсәбәтләрне бозудан курку;
• Уңай хисләр кичерү өчен башкаларның «рәхмәт» сүзенә мохтаҗ булу;
• Шәхси чикләр белән булган кыенлыклар һәм түбән үзбәя.
Аңларга тырыш: үзеңә ошамаган тәкъдимнәр белән күбрәк ризалашкан саен, эчтә нәфрәт арта барта. Нәтиҗәдә ул чыгу юлын таба алмыйча интегә һәм ахыр чиктә син үзеңне начар хис итә башлыйсың. Ниләр булырга мөмкин соң?
1) Тискәре эмоцияләрдән баш тарту = уңай эмоцияләрне югалту
Эмоцияләр бер-берсенә бәйле – тискәре хисләрне юкка чыгарырга теләп, син уңайларыннан да баш тартасың. Эмоцияләрне басу шактый күләмдә энергия таләп итә һәм нәтиҗәдә апатия башлана, иртәләрен йокыдан тору авырлыклар тудыра башлый.
Анекдотта сыман килеп чыга:
– Табиб, аңламыйм: минем энергия кая китә соң ул?!
– Сез үз эчегезгә бикләнеп, шунда кычкырып йөгереп йөрисез бит, ә бу күп энергия сорый!
2) Авырулар белән көрәшү
Организм эчке «стабильлекне», ягъни эмоцияләрдән баш тартырга тырышуыңны бик тиз аңлап ала һәм син еш авырый башлыйсың. Авыру аркылы организм сиңа инде дәшә генә түгел, ә: «үзеңне кулга ал!» дип кычкыра. Ахыр чиктә бу цистит, ашканы бозылуы, тире авырулары, аллергиягә китерә ала.
3) Якыннарга начар мөнәсәбәт
Чит кешегә карата туган тискәре хисләр күпчелек очракта һәрчак янда булган кешеләргә, әти-әни, дусларга түгелә. Син аларга карата, үзең дә сизмәстән, агрессия, ачу тоя башлаячаксың. Нәтиҗәдә бу талашуга ук китерә ала.
«Анджелина Джоли минем урында нишләр иде?»
Беркайчан да «юк» димәгән кеше, игътибарын үз ихтыяҗларына юнәлтә башлагач, югалып кала – хәзер нинди дә булса үтенечкә каршы килергәме, әллә ризалашыргамы?
Әлеге ситуациядә сиңа «Анджелина Джоли» дип исемләнгән гади күнегү ярдәм итәчәк. Нинди карар кабул итәргә белмәгән вакытта үз-үзеңә сорау бир: «Үзен яратучы һәм хөрмәт итүче кеше минем урында нишләр иде?» Мәсәлән, Анджелина Джоли нишләр?
«Юк» дияргә өйрәтүче тагын бер күнегү – дистанция тотарга һәм җавап бирер алдыннан бераз пауза алырга өйрәнү. Мәсәлән, гадәти тормыштан мисал:
– Чыгыш ясарга тиешле кешебез салкын тидерде, иртәгә аның урынына сәхнәгә чыга алмыйсыңмы?
– Миңа бераз уйларга кирәк, төгәл җавапны кич белән әйтермен»
Исеңдә тот: «юк» дия белү – осталык. Велосипедта йөргән сыман – башта бөтенләй килеп чыкмаячак, аннары начар килеп чыгачак, ләкин ахыр чиктә син барыбер өйрәнеп бетәчәксең. Ә өйрәнгәч, иманым камил, инде беркайчан да онытмаячаксың!
Йә, сорауларыңа җавап сине эзләп таба алдымы? Ә хәзер минем сиңа соравым бар: «мин яхшы кеше» иллюзиясе өчен артык күп туләргә туры килә сыман түгелме? Үзеңне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрән! Башкаларны канәгатьләндерәм дип, шәхси чикләрең, сәламәтлегең, ҮЗЕҢ турында онытма, зинһар!♡
Теги: психология үзүсеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев