Үзүсеш тег белән яңалыклар
-
«DURA LEX, SED LEX»: ШӘХСИ ЭШМӘКӘР БУЛЫП ТЕРКӘЛҮ КАТЛАУЛЫ ЭШМЕ?
Сәлам-сәлам барыгызга да! Казан федераль университетының Хокук факультетында укыганлыктан бүген үземне чын юрист дип хис итеп сезгә юридик консультация бирергә булдым әле. Кайсы сорауга кагылышлы рәвештә, диярсез. Җавабым әзер: шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульләр хакында сөйләшербез. -
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ШӘП СТУДЕНТЫ БУЛ!
Тиздән «Татарстан Республикасы ел студенты-2023» бәйгесе кысаларында елның иң яхшы студентларын сайлаячаклар. Премиядә теләге булган һәр студент катнаша ала, бу елны номинацияләр саны да шактый – барлыгы 20. -
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШЫРГА АШЫК!
«100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» проектына теркәлү вакыты озайтылды. 15 октябрьгә кадәр проектта сайлап алу турына җитешергә мөмкин. -
«БАЛАЧАКТАН АНЫҢ ГАИЛӘ МОДЕЛЕ ШУНДЫЙ БУЛГАН, УЛ БАШКАНЫ БЕЛМИ»: ЭМОЦИОНАЛЬ ТАГАНДА АТЫНДЫРУЧЫ «ТЮБИК»ЛАР
Соңгы арада мине мөнәсәбәтләр темасы аеруча кызыксындыра. Дөресрәге – мөнәсәбәтләрдә киң таралган бер категория егетләр. Кызлар-йолдызлар, «тюбик»лар белән кайсыгызның очрашканы бар? Мин хәзер үземне стендап сәхнәсендә басып торган кебек хис итәм , шушы вакытта сез кул чабарга тиеш. Язмада «тюбик»лар турында файдалы мәгълүмат тупларга, психолог белән бу төр егетләрнең ни өчен үзләрен шулай тотуын ачыкларга тырыштым. Бу сезнең өчен файдалы булыр дип ышанам. -
КҮҢЕЛ ҖӘРӘХӘТЛӘРЕ: ТАБУ → АҢЛАУ → ҖИБӘРҮ
Җәрәхәт (травма) – бик субъектив әйбер. Кечкенә чакта кемнеңдер безне почмакка бастыруы, кул күтәрүе генә түгел, ә дәшмәве, кочакламавы да күңелдә җәрәхәт булып калырга мөмкин. -
ИКИГАЙ: ТОРМЫШ ЯМЕН ТАБАРГА БУЛЫША ТОРГАН ЯПОН ТЕХНИКАСЫ ПРИНЦИПЛАРЫ
Кайвакыт без шулай «Сугыш һәм тынычлык» романындагы Андрей Болконский сыман тормыш мәгънәсен эзләп изаланабыз. Бу язма – үз-үзендә казынырга яратучылар өчен. Тормыш ямен табарга булыша торган япон техникасы турында ишеткәнегез бармы? Ул икигай дип атала. Аның ярдәме белән үз-үзеңне аңлап, нәрсәгә дә булса карашыңны һәм максатларыңны үзгәртергә мөмкин. -
ТИРӘ ЯКТА ЫГЫ-ЗЫГЫ, Ә СИН ТЫНЫЧ: РЕСУРСЛЫ ХАЛӘТТӘ КАЛЫР ӨЧЕН 6 КИҢӘШ
Миңа кайчак кемдер тормышыбыз тизлеген 2х итеп, безне күзәтеп, көлеп утырган сыман тоела. Чөнки көн, атна, ай, ел дәвамында булган тыныч мизгелләр бармак белән санарлык. Ыгы-зыгыда булу, тормыш куу – заманабыз үзенчәлегедер. Шулай да, менталь сәламәтлекне дә саклап каласы килә бит. Шуңа күрә бу язмада мин ресурста, тынычлыкта калыр өчен 7 ритуал тәкъдим итәргә булдым. Киттек! -
БАШКАЛАРГА ЯРЫЙМ ДИЕП, ҮЗЕҢ ТУРЫНДА ОНЫТМА: «ЮК» ДИЯРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ
Үз тормышымда булган вакыйга белән бүлешеп китим әле! Беркөнне үземә дә, дустыма да ошардай спектакль сайлап, аны театрга чакырырга теләдем. Дустымның җавабы мине шаккатырды. Диалог мондыйрак иде: -
ТЕЛӘКЛӘР КАРТАСЫН НИЧЕК ЯСАРГА?
Без барыбыз да хыялларга чумып утырырга яратабыз. Хыяллану зыянлы түгел лә ул, ә менә хыялланып кына калып, теләгәнеңне чынга ашырмау тормышны боза ала. Уйларың чынга ашсын өчен, дөрес итеп тели белергә кирәк. Шуңа күрә язмада теләкләр картасын төзергә өйрәнәбез. -
ҮПКӘЛӘГӘН ИШӘК СУ ТАШЫРГА ЯХШЫ: ҮПКӘЧЕЛЛЕКТӘН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Үпкәләү иң начар хисләрнең берсе дип санала. Ул бигрәк тә юкка гына үпкә белдергән кешеләргә кагыла. Үпкәче булу, булмавыңны ничек ачыкларга? Әлеге яман гадәтне ничек бетерергә? Бу турыда язмада сөйләшәбез һәм бергәләп сиңа үпкәңнән арынырга ярдәм итәбез : ) -
ВЕЙП: ЗАМАНА МАВЫГУЫ әллә ЯҢА АФӘТ?
Соңгы берничә елда электрон тәмәке, вейплар популярлашып китте. Аларны күпләрнең кулында күрергә була – олысыннан алып кечесенә кадәр сөремле көпшәне тартып йөри. Статистикага күз салсак, Россиядә тәмәке тартучыларның 8% электрон тәмәкегә күчкән, сәбәбе – күпләр аны гадәти тәмәкегә караганда зарарсызрак, дип уйлый һәм тәмәке тартуны ташларга да ярдәм итә, дип саный. Бу чыннан да шулаймы икәненә бу язмада җавап табарбыз. -
МУЗЫКА – ДӘВА: 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
1973 нче елдан башлап 1 нче октябрь көнне Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан сезне бәйрәм белән котлыйбыз һәм җыр-моң, музыка турында берничә кызыклы факт белән таныштырабыз. Киттек! -
СЕРКАН БОЛАТ, МӘХӘББӘТ ӨЧПОЧМАГЫ ҺӘМ ХАЛЫКЧАНЛЫК: ТӨРЕК СЕРИАЛЛАРЫНЫҢ ПОПУЛЯРЛЫК СЕРЕ НИДӘ?
Узган ел барысы да латин америкасында төшерелгән мелодрамалар белән җенләнсә, хәзер халык Босфор ярларындагы интригларны теләп күзәтә. Нигә нәкъ менә Төркия сериаллары россиялеләрнең йөрәкләрен ешрак тибәргә мәҗбүр итә? -
ЭКСПЕРИМЕНТ: АРТ-ТЕРАПИЯ БУЛЫШАМЫ?
Арт-терапия турында ишеткәнең бармы? Һәрберебезнең эчендә ниндидер үзебез дә аңлап бетерә яисә кешегә җиткерә алмаган тойгылар бар. Күп очракта хис-кичерешләр безне «ашый» һәм стресска китерә. Соңгы арада шундый халәт кичергәнгә, мин арт-терапиягә мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Арт-терапия сәнгать белән дәвалау, үзеңне табу һәм үсеш алуны күздә тота. Әлеге экспериментым иҗатның чынлап та терелтергә сәләтлеме икәнен күрсәтәчәк. -
СИНЕ АХМАК ИТҮЧЕ 7 ГАДӘТ
Кешенең үзе игътибар итмәгән күп кенә гадәтләре баш миенә начар йогынты ясый. Шунлыктан, ул тора-бара аңгырая башлый. Әмма әлеге гадәтләрдән котылып, фикерләү сәләтен яхшыртырга мөмкин. Түбәндәге исемлекне карап, синең өчен кайсы пунктның гадәткә әйләнеп өлгерүен ачыкла да, тизрәк аннан котылу чарасын эзлә.