Логотип Идель
Бу – тема!

СЕРКАН БОЛАТ, МӘХӘББӘТ ӨЧПОЧМАГЫ ҺӘМ ХАЛЫКЧАНЛЫК: ТӨРЕК СЕРИАЛЛАРЫНЫҢ ПОПУЛЯРЛЫК СЕРЕ НИДӘ?

Узган ел барысы да латин америкасында төшерелгән мелодрамалар белән җенләнсә, хәзер халык Босфор ярларындагы интригларны теләп күзәтә. Нигә нәкъ менә Төркия сериаллары россиялеләрнең йөрәкләрен ешрак тибәргә мәҗбүр итә?

 «Дизи» – тарих фәннәре докторы Арзу Озтүркмән фикеренчә, Төркия сериалларын нәкъ шулай атарга кирәк, чөнки бу – үзенчәлекле прогрессив жанр. Ике сәгать эчендә тамашачанының игътибарын тоту режиссёр өчен «вызов». Төркия сериалларының тагын бер ягы – көчле драма. Тамашачылар төп геройлар тормышына тулысынча чума, дизи аларны реаль тормышта беркайчан еламаган кебек еларга мәҗбүр итә.

Соңгы хитларның берсе – «Sen Çal Kapımı» («Постучись в мою дверь»), 2021 елның сентябрендә ул Twitter күзәтүләре буенча «Game of Thrones» («Игра престолов») рекордын узып китте. Тагын бер хит – 43 илдә 200 миллионнан артык кеше караган «Muhteşem Yüzyıl» («Великолепный век») сериалы.

Төрек сценаристлары үзләренең гади һәм төгәл сюжетларын булдырып, дөнья әдәбияты мирасын актив кулланалар. Әйтик, сериалларда еш кына Золушка образы кулланыла: сценарийларда 35 яшьлек ялгыз ана да, 22 яшьлек актриса да яңадан яши башлый, идеаль принцны очрата.

«Дизи» кагыйдәләре:

– Драма үзәгендә һәрвакыт гаилә;

– Мәхәббәт өчпочмагыннан да кызыграк нәрсә юк;

– Тиздән шәһәрнең иң танылган һәм чибәр егетенең йөрәге яраланачак;

– Бөтен гаилә өчен кызыклы тарих

Төркия сериалларында сез хәмер һәм наркотикларның күплегенә яки артык ачык, оятсыз күренешләргә юлыкмассыз. Хисләр йогынтысын монда күпкә «сабыррак» һәм акыллырак күрсәтәләр. Шуңа күрә дизиларны балалар белән оялмыйча карарга мөмкин. Моннан тыш, алар еш кына явызлыкка каршы көрәшәләр – кыскасы, тамашачылар өчен үрнәк булып торалар.

Серкан Болат – краш!

Төркия сериалларын бөтен гаилә белән тыныч кына карап булса да, нигездә, алар белән хатын-кызлар мавыга. Дизины иҗат итүчеләр еш кына төп рольләргә гүзәлләрне җәлеп итә. «Серкан Болат» – Керем Бюрсин үзе генә дә ни тора бит!

Көнчыгыш вайб

Дизиларны еш кына студияләрдә түгел, ә реаль локацияләрдә төшерәләр. Әйтик, Истанбул һәм Каппадокиянең тарихи өлешләрендә. Өстәвенә, матур киемнәр һәм мавыктыгрыч музыка – болар барысы да тамашачыларга Шәрык атмосферасына тоярга ярдәм итә.

Халыкка якын булу

Шулай да: Төркия сериаллары тирәсендәге шау-шуның төп сәбәбе нидә? Иң яхшы Netflix сериаллары белән чагыштырганда дизи сюжетлары үзәнчелекле булып күренми, спецэффектлар, көтелмәгән сюжет борышлары еш очрамый. Әмма ничек кенә сәер тоелмасын, нәкъ менә шуның аркасында алар миллионлаган тамашачыны шулай яраттырган да. Кешеләргә аларның иң-иңнәрен хәтерләтүче геройларны күзәтү бик ошый.

Дөрес, «дизи» белән мавыгуда иң мөһиме – уйлап чыгарылган чит язмышларга гашыйк булсаң да, чынбарлыкта барысы да шулай матур булмауны аңлау һәм кабул итү. Тик бу профессиональ сценаристлар командасыннан түгел, ә үзебездән тора.

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев