ВЕЙП: ЗАМАНА МАВЫГУЫ әллә ЯҢА АФӘТ?
Соңгы берничә елда электрон тәмәке, вейплар популярлашып китте. Аларны күпләрнең кулында күрергә була – олысыннан алып кечесенә кадәр сөремле көпшәне тартып йөри. Статистикага күз салсак, Россиядә тәмәке тартучыларның 8% электрон тәмәкегә күчкән, сәбәбе – күпләр аны гадәти тәмәкегә караганда зарарсызрак, дип уйлый һәм тәмәке тартуны ташларга да ярдәм итә, дип саный. Бу чыннан да шулаймы икәненә бу язмада җавап табарбыз.
Тышкы кыяфәте буенча электрон тәмәкеләрнең ниндие генә юк, күзләр камаша, әмма тыштан яхшы булып күренсә дә, бу бер дә алай түгел. Вейпның картриджына салына торган сыекчаның составындагы глицерин авызда корылык барлыкка китерә, ә бу, үз чиратында, бактерияләр үрчү өчен иң яхшы урын. Пропиленгиколь исә борын тыгылуның, тире авыруларының һәм аллергик реакцияләрнең иң еш очрый торган сәбәбе. Никотин, беренче чиратта, үпкәне эштән чыгара, сулыш алу авырая, чөнки вейпны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла, эчәклеккә дә бик зур зыян килә икән. Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен электрон тәмәке аеруча куркыныч. Шулай ук, электрон тәмәке үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын – 50 процентка, инсульт булу куркынычын 71 процентка арттыра, иммунитетны какшата.
«Электрон тәмәке гадәти тәмәкене ташлаганда ярдәм итә аламы соң?» – дигән сорауга да белгечләр җавап биргәннәр инде. Кеше гадәти тәмәкене ташлау өчен электрон тәмәкегә күчеп, үзендә яңа бәйлелек барлыкка китерә, тәмәкенең яңа төрен тагын-тагын тартасы килә башлый. Соңгы арада бәйлелектән котылу максатында табиблар дәвалаучы вейплар да куллана башлады. Аларның составында каннабидиол мае, төрле үсемлек майлары, биологик актив матдәләр бар. Алар төрле бәйлелектән, шул исәптән, никотинга тартылудан да котылырга ярдәм итә. Әмма мондый төр вейпларны да табиб рөхсәте белән генә кулланырга кирәк.
Әти-әни, абый-апа, якын дуслар колагына:
Якын кешегезнең электрон тәмәке тарту-тармавын ачыклау өчен берничә киңәш:
– Электрон тәмәке тартучының авызыннан баллы тәмле ис килә, әмма бу сагыз чәйнәүдән дә булырга мөмкин, ашыгып, ялгыша күрмәгез.
– Күзләргә игътибар итәргә кирәк, тартканнан соң 1-2 сәгать эчендә күз карасы гадәттәгедән зуррак була.
– Картриджга салганда, сыекча (яшьләр телендә «жижка») киемгә тамарга мөмкин. Киемдәге майлы, исле таплар да – электрон тәмәке тартуның бер билгесе булуы бар.
Әгәр якыннарыгыз арасыннан кемнең дә булса вейплар белән мавыгуын ачыкласагыз нишләргә?
– Ачуланышмыйча гына сөйләшеп, моның зыянын аңлатырга кирәк.
– Бергә тәмәкенең зыяны турындагы документаль фильмнар карау да яхшы булыр.
Кемгә дә булса тәмәкенең зыяны турында сөйләп, үзегез дә тартуыгызны дәвам итәсез икән, тырышлыгыгызның нәтиҗәсе булмаячак.
Сезнең тырышлык белән генә барып чыкмый икән, табибка барырга киңәш итәбез.
Мин үземнең яшьтәшләремнән дә электрон тәмәкеләр турында сораштым, менә берничәсенең фикере:
Артур, 17 яшь:
Инде 2 ел тирәсе вейп тартам, хәзер инде мин аңа бәйле дисәм дә буладыр, гел тартасы килеп тора.
Илүсә, 18 яшь:
Электрон тәмәкеләр белән әле 1 ел тирәсе генә мавыгам. Беренче тапкыр дусларымныкын тартып карадым, ошады. Имтиханнар вакытында да ярдәм итә, стрессны киметә. Шулай ук, вейп тарткач, аппетит кими, алар кешене ябыктыра да икән.
Данил, 17 яшь:
– Спорт белән шөгыльләнгәч, электрон тәмәке кулланмыйм, башкаларга да киңәш итмим. Зыянлы икәнен белә торып, үз сәламәтлегеңне какшатуның нигә кирәге бар?! Шулай ук, бу минем өчен акчаны җилгә очыру белән бер, вейпка салына торган жижкалар да очсыз тормый.
Ильвина ШӘЙХУЛЛИНА
Теги: үзүсеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев