ШИГЫРЬ ЯЗУ ӨЧЕН ШАГЫЙРЬ БУЛЫП ТУУ КИРӘКМЕ?
Сәлам, дустым! Үзең шигырьләр иҗат итәсең, яки шагыйрьләргә мөкиббән китүчеме син? Кем генә булсаң да, әлеге язма синең өчен кызыклы булыр дип ышанасы килә, чөнки монда мин шагыйрьләргә иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирергә тырышачакмын! Үземне шагыйрә, дип әйтә алмыйм, ләкин кайчак каләм тибрәткәләштергәлим! Әйдә, синең сорауларыңа күчик!
1. Шигырь язу өчен илһам кайчан килә?
Бу сорауны һәр ике кешенең берсе бирәдер, мөгаен. Тик мин синең бу соравыңа каршы сорау бирергә телим: гомумән, илһам бармы соң ул? Аның барлыгына ышанасыңмы? Мин, мәсәлән, «илһам» төшенчәсенә ышанмыйм. Илһамның күктән төшкәнен көтеп утыру да – минем өчен юләрлек. Шигырь – ул күңел халәте, кайчан тели, шулчак языла. Аның өчен бернинди илһам да, җайлы урын да, тыныч тирәлек тә кирәкми – бары тик син һәм синең хисләрең, бетте китте. «Шигырь язылмый, илһам килми,» – дигән сүзләрне ишеткәч: «Илһам килергә тиеш түгел, хисләр ташкыны килергә тиеш!» – диясе килә никтер.
2. Шигырь ничек языла?
Күпләр шигырьне бик авырдан языла дип саный ахры: һәр сүзгә рифма табып, ритмын көйләп, әйтәсе килгән фикерне анализлап утырып, аннан соң шуны шигырьгә салу. Юк! Шигырь үзен үзе язарга тиеш! Без аңа дөньяга туарга ярдәм итүчеләр генә. «Тукта әле, утырып шигырь язарга кирәк, языйм әле,» – дип язылган шигырь җан җылысыз була сыман, ягъни анда шагыйрьнең рухы, күңел халәте күренми. Ә гадәти тормышта кинәт башка шигъри юллар килеп иҗат итә башлаган очракта, бөтенләй башкача була: көчле, җылы, җанга рәхәт шигырьләр килеп чыга. Укучыларга нәкъ менә шагыйрьнең җаны, аның хис-кичерешләре чагылган шигырьләр ошый да. Үзем дә үкси-үкси елап, яки бәхеттән шашып көлгән мизгелдә язылган шигырьләрдә икенче төрле бер җылылык тоям, минемчә, бу – могҗиза.
3. Яза алмыйча төртелеп утырганда нишлисез?
Әгәр шигырь язылмый икән, димәк әлеге шигырь дөньяга туарга тиешле булмаган. Аны я бетеп ташларга, я, ташларга җәлләтсә, бөкләп, берәр почмакка яшереп куярга киңәш итәм. Әгәр шигырь чыннан да язылырга лаеклы икән, син төртелеп утырмаячаксың: кулларың сүзләрне бер-бер артлы бертуктамый тезеп барачак.
4. Шигырь язарга өйрәнеп буламы?
Шигырь язу өчен шагыйрь булып туу кирәкми! Әлеге сүзләрне үз тормышымда шактый кешегә әйтергә туры килгәләде: чыннан да, шигырь язу – сәләт, ләкин әлеге сәләтне үстерергәме, әллә кире кагаргамы – монысы синең ихтыяр. Танышларым арасында, минем шигырь язганыма кызыгып, үзләре дә шигырь яза башлаганнар күп. Башта бераз «кытыршырак» килеп чыга, ә аннан инде каләм чарлана, ә шагыйрь остара. Син дә шигырь иҗат итәргә телисең икән, «булмый ул миннән» дип уйлап ялгышма!
5. Шигырь язучылар өчен берәр лайфхак бармы?
Әлбәттә, бар! Һәрчак үзең булып калырга! Кем өчендер, нәрсә өчендер дип шигырь язма, беренче чиратта, үзең өчен яз!
Әле генә син кечкенә «AskFM» укыдың! Әлеге язма синең өчен кызыклы һәм файдалы булгандыр, дип ышанасы килә. Шигърият һәм, гомумән, иҗат белән кызыксынуыңнан туктама, бергә булыйк, иҗат дөньясына бергә чумыйк!
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев