Логотип Идель
Бу – тема!

НИКТОФИЛИЯ: ТӨНГӘ КАРАТА МӘХӘББӘТ ХАКЫНДА

Үземә хас кызыклы үзенчәлеккә игътибар иттем: мин тәүлекнең теләсә нинди вакытында активлаша алмыйм икән. Төгәлрәк итеп әйтсәм, нәкъ менә төнлә мин үземне максималь рәвештә рәхәт һәм эшкә әзер итеп тоям. Көндез мин көчсез һәм сүлпән. Йокыдан иртә торсам да, тулысынча уянып беткәнче төшке аш вакыты җитә, ә аннан соң инде берни дә эшлисе килми, шул карават ягына кире авышудан башканы уйлап та булмый. Имтиханнарга әзерләнә башлау өчен махсус кичке тугыздан соңгы вакытны көтәм: бары тик шунда гына мотивация уяна, шигырьләрне дә төнлә генә яза алам. «Әллә айдан, әллә йолдызлардан аласың ахры син илһамны!» – дип көлә дуслар. Аларга кызык, ә менә мин аңлый алмыйм: ник шулай икән ул? Ничек шигырь язу вакыт аралыгына бәйле була ала икән? Әлеге язмада шушы сорауларыма җавап эзләрмен!

Никтофилия (грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «nyx» – төн, «philia» – тартылу) – караңгылыкка яки төнгә мәхәббәт һәм нәкъ шушы шартларда гына үзеңне максималь рәвештә уңайлы һәм рәхәт хис итә алу күренеше.

Никтофилиянең сәбәпләре төрле булырга мөмкин:

1. Кемгәдер караңгылык үзе ошый, ягъни ул кояш нурларыннан, яктылыктан качарга омтыла. Хәзерге телдә әйтсәк: «төн, караңгылыкның үз эстетикасы».

2. Кем өчендер төн – тынычлык вакыты: сине берәү дә борчымый, ялгызың гына була аласың, артык тавышлар да юк.

3. Башка берәүнең йокы режимы шулай көйләнгән: көндез ул энергия туплый, ә кичен гадәти тормыш белән яши башлый. Мондыйларны «ябалак» диләр.

4. Төн вакытындагы активлык гадәт кенә дә була ала. Мәсәлән, син төнге вакытлы эшкә урнашасың һәм әлеге эш урыныннан киткәч тә элеккеге режимнан гадәтигә күчә алмыйсың. Бу инде төннән «ләззәт алу» түгел, ә киресенчә, «йоклый алмыйча интегү» генәдер, мөгаен.

Фирүзә Яриева (балалар психологы, нейропсихолог):

«НИКТОФИЛИЯ – АВЫРУ ТҮГЕЛ, АНЫ ДӘВАЛАРГА КИРӘКМИ»

Никтофилиянең психологик сәбәпләре күп, һәм алар һәр кешедә индивидуаль. Алар арасында иң гадәтие: кешегә кеше арасында булу кыен булырга мөмкин. Аны җәмгыятьтәге тыгыз мөнәсәбәтләр, башкалар белән артык якын дистанция туйдыра, шуңа ул тирә-юньдәгеләрнең күбесе йокыга киткән чакны өстен күрә, шуңа ялгызлыкка, ә иң мөһиме, тынычлыкка омтыла.

Мәктәп укучысы һәм студент өчен мондый эш режимы аеруча зыянлы, чөнки организм үсә – әле җитлегеп кенә килә, аңа бар яктан яңа мәгълүмат килә: яңа танышлар, уку йорты, дуслар барлыкка килү, имтиханнар тапшыру чоры, ә организм бу яңалыкларны кабул итәргә һәм эшкәртергә әзер түгел. «Миңа нәкъ менә төнлә яшәү рәхәт, мин барыбер көндәлек энергияне алу өчен көндезен йоклыйм бит!» – дисәң дә, биологик фактор үзенекен итә: баш миендә кирәкле мәгълүмат яхшы саклансын һәм йокыдан торышка яңасын үзләштерергә, белем алуга әзер булсын өчен, төнге йокы бик кирәкле фактор булып тора.

Күп очракта никтофилия интровертларга хас һәм характер үзенчәлеге белән тыгыз бәйле, ләкин әлеге күренеш психология буенча белешмәлеккә кертелмәгән. Никтофилия – авыру түгел, аны дәваларга кирәкми. «Никтофилияле» кешеләр безнең арабызда бик күп, аларны берәү дә авыруга да, сәергә дә санамый, әйе бит? Әгәр сиңа шулай рәхәт икән – башкалар сиңа берни әйтә алмый. Ләкин төннәрен актив эшчәнлек алып бару сиңа зыян китерә башласа – баш авыртулары ешайса, хәтерең начарайса, нидер эшли башларга вакыт. Моның өчен саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә, иртә белән үк көндәлек режимны төзеп куярга һәм эшләрне төнгә калдырмаска, йоклар алдыннан телефон, компьютерларда эшләүне киметергә кирәк.

Димәк, минем белән барысы да нормада! Төннәрен хыялыйланып шигырь язуым да, дәрес хәзерләвем дә әллә ни түгел, ә нибары – никтофилия генә икән! Ә син үзең кем: ябалакмы, әллә инде тургаймы? Гомер буе тургайлардан көнләдем инде, ак көнләү белән, әлбәттә!

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев