Логотип Идель
Бу – тема!

«КӨРӘШКӘН ВАКЫТТАГЫ ХИСЛӘРНЕ БАШКА БЕРНИ БЕЛӘН ДӘ ЧАГЫШТЫРА АЛМЫЙМ»

«Капчык», «кармаклау», «һөҗүм», «подсечка», «подбив»... Нинди сәер сүзләр җыелмасы бу дисеңме? Ә менә чын көрәшчеләр исә мине аңларга тиеш, чөнки бу нәкъ шул өлкәдә генә кулланыла торган сүзләр. Һәр алымны уйлап башкаручы, игътибарлы һәм үҗәт булырга кирәк көрәштә. Бүген сине нәкъ шундый берәү белән таныштырачакмын да! Казан, Татарстан һәм хәтта Россия чемпионы исеменә лаек булган егет, оста көрәшче – Инсаф Ногманов турында сүзем!

 

Исеме: Инсаф Ногманов

Туган көне: 23.06.2006

Укый: Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе, 11 сыйныф

Тормыш шигаре: «Җиңеллекне көт, авырлыкка әзерлән»

 

«КӨРӘШНЕ БЕРНИГӘ ДӘ АЛЫШТЫРМАС ИДЕМ»

Инсаф, көрәш дөньясына ничек кереп киттең?

Миндәге көрәшчене әти белән әни күреп алып, беренче сыйныфка укырга керүгә үк көрәш түгәрәгенә язарга булдылар. Анда балаларны бары тик 10 яшьтән генә ала иделәр, ләкин тренерым мине башкалардан физик яктан көчлерәк санап, 7 яшьтән үк кабул итте. Моның өчен мин аңа бүгенге көнгәчә рәхмәтле.

Дөньяда спорт төрләре җитәрлек бит, ни өчен нәкъ менә көрәш? Ул булмаса, нәрсә?

Инде 11 ел көрәшәм һәм, беләсеңме, көрәштән китү турында бер тапкыр да уйлаганым булмады. Гомумән, хәзер мин аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм сыман. Башка спорт төрләренә килгәндә, вакыт-вакыт воллейбол уйнарга яратам, ләкин көрәшне бернигә дә алыштырмас идем.

Хәзер инде ничә еллар көрәш дөньясында кайнагач, көрәшне гади спорт төре генә дип әйтә алмыйм. Ул һәрчак тормышым белән тыгыз бәйләнештә тора, шуңа өстәп, көрәшкән вакыттагы хисләрне дә башка берни белән дә чагыштыра алмыйм.

– Көрәшне нинди 3 сүз белән тасвирлар идең?

– Көч, тизлек, сабырлык.

 

 «КӨРӘШЧЕНЕҢ КӨНДӘЛЕК РЕЖИМЫ ҺӘР КӨН ТӨРЛЕ»

– Көндәлек режимың турында сөйләп кит әле. Тренировкалар тыгызмы, гадәти тормышка вакытны ничек җиткезәсең?

Шунысы кызык: көрәшченең көндәлек режимы һәр көн төрле ул. Мәсәлән, сборлар вакытында безнең атнасына 10шар тренировка булгалый, ә инде башка вакытта кайчак 4, кайчак 5 тапкыр үтә. Гадәти тормышка да вакыт җитәрлек кала минем, дуслар белән ял көннәрендә күрешеп, вакытны күңелле итеп үткәрергә тырышам. Әле гитарада да уйнаштыргалыйм, кайвакыт җырлар язу белән дә мавыгам.

 

«ЧЕМПИОН БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, БИК КҮП ЭШЛӘРГӘ КИРӘК»

Син чыгарылыш укучысы да бит әле, ярышларга йөреп, укуың артта калмыймы?

Дөресен генә әйткәндә, икесен бергә алып бару жиңел бирелми. Уку елы башында режимга кереп китү бераз авыррак булды, ләкин хәзер мондый тормыш минем өчен инде яңалык түгел. Кайчак авыр булса да, чын спортчы яраткан шөгыленә ничек тә булса вакыт таба дип саныйм.

Инсаф, көрәшче нинди булмаска тиеш икән?

Чын көрәшче зарланмаска тиештер. Көрәш ул жиңел спорт төрләреннән түгел, ләкин әгәр син аны сайлагансың икән, авырлыкларына күз йомарга өйрән, зарланма! Чемпион буласың килсә, түзем булып, бик күп эшләргә кирәк.

 

Киләчәктә үзеңне көрәшче буларак күрәсеңме, әлеге өлкәдә планнарың нинди?

Әлбәттә! Ничә яшькә кадәр көрәшә алам, шул вакыткача көрәшергә иде исәп. Киләчәктә дөнья чемпионы булырга һәм барлык булган ярышларда жиңү яуларга телим!

Инсаф, менә мәсәлән минем дә көрәшче буласым килә ди, синең сыман уңышка ирешү өчен,  миңа иртәгәдән үк нәрсә эшли башларга кирәк?

Һәр кешенең үз мөмкинлекләре була, әлбәттә, ләкин күп әйбер тренердан тора дип саныйм, шуңа иртәгә үк яхшы остаз эзли башла! (көлә) Шәп тренер хәтта сәләтсездән дә чемпион ясый ала, ләкин, беренче чиратта, синең теләгең һәм тырышлыгың кирәк!

Блиц-сораштыру

Кешеләрдә күрә алмаган сыйфатың?

Ялган сөйләү.

Кызлар белән аралашкан вакытта, беренче эш итеп нәрсәгә игътибар итәсең?

Тыйнаклыгына һәм юмор хисенә.

Синең турында җыр язсалар, аның исеме нинди булыр иде?

«Өмет».

Бик каты ачуың чыккан чакта нишлисең?

Ачуны чыгарган ситуациягә башкача карарга тырышам.

Беркайчан да нәрсә эшләмәс идең?

Космоска очмас идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев