«БИЕГӘНДӘ ҮЗЕМНЕ ШУНДЫЙ ҖИҢЕЛ ИТЕП ХИС ИТӘМ!»
Телевизордан биергә өйрәтә торган тапшырулар карап үскәнгәме, бию сәнгатенә мөкиббән кеше мин! Зәвыклы, нәфис итеп бии торганнарга һәрвакыт сокланам, шул исәптән, бүгенге язмамның героена да! «Арт-Авеню», «Идел буе кубогы», «Щелкунчик» сыман бәйгеләрдә беренчелекне яулаган, «Идел» ансамбле биючесе – Ралия Дәүләтшина – сәхнәдә биеп кенә калмый, ул анда гүя йөзә. Залдан йөзләгән күз карап торганда сәхнәдә бию ничегрәк икән ул? Әйдә, үзеннән сорыйк!
Исеме: Ралия Дәүләтшина
Туган көне: 07.12.2008
Укый: Кукмара районының Олыяз урта мәктәбе, 9 сыйныф
Тормыш шигаре: «Башлагансың икән – дәвам ит»
«ӘНИДӘН ГЕЛ БАЛЕТНЫЙ ПАЧКА САТЫП АЛЫРГА СОРЫЙ ИДЕМ...»
– Ралия, бию белән кайчан шөгыльләнә башладың? Әлеге өлкәгә ничек кереп киттең?у
– Үз тормышымны бию белән төгәл 4 ел элек бәйләдем. 2020 елның җәендә мине әни үзебезнең районда эшләп килгән «Идел» бию ансамбленә язды. Минем балачактан ук биюче буласым килә иде, шуңа бу вакыйгага әйтеп бетергесез сөендем! Әле дә хәтердә: мин әнидән гел балетный пачка (балериналар кия торган күлмәк – Автор) сатып алырга сорый идем...
– Ә хәзер, инде дүрт ел узганнан соң, «Идел» синең өчен нәрсә ул?
– Башта ул гади түгәрәк кенә булган булса, хәзер инде бу алай түгел! Тормышымның шактый өлеше нәкъ менә шунда үтә, түгәрәктә дусларым да күп. Уртак кызыксынуыбыз булгач, аралашу тагын да кызыклырак, моңсуланырга вакыт калмый! «Идел» – әле бик яшь, аңа нибары 4 ел, ләкин шул аз вакыт аралыгында ул зур җиңүләр яулады. Без төркемебез белән Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илдә дә булдык – горурлык бит! Ансамбль – ул зур мөмкинлекләр бирә торган урын. Моның өчен үземнең хореографларыма: Тимур Тәүфыйк улы Шәриповка һәм Линара Рәүф кызы Шәриповага рәхмәтлемен!
– «Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара» дигән сүзләр хәтердән китми, синеңчә, яхшы биюче нинди булырга тиеш?
– Миңа калса, ул, һичшиксез, көчле рухлы, сәләтле, эшчән, үз максатына туры бара алырлык, авырлыкларга түзем һәм толерант булырга тиеш.
«БУЛДЫ ҖИТТЕ, КИТӘМ, ТУЙДЫРДЫ»
– Ралия, гел биеп йөрү дә арытадыр, аннан кала тагын ниләр белән мавыгасың?
– Мин кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам: бәйләү, тегү, рәсем ясау – болар барысы да минеке! Никтер шул шөгыльләр мине тынычландыра. Бию – көч ала торган шөгыль булса, болары исә энергия чыганагы булып тора. Гомумән әйткәндә, гел яңа шөгыль белән танышырга яратам, бер урында утырып тору миңа хас сыйфат түгел.
– Ә биюне ташлау турында уйлаганың булдымы?
– Әлбәттә! Минемчә, бу нормаль күренеш. Авыр вакытларда: «Булды җитте, китәм, туйдырды», – дигән чаклар да булгалады. Ләкин әнием мине вакытында кире уйларга мәҗбүр итте, моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Гадәттә, биюдән китү турында уйлар озын яллардан соң килә, миңа калса, андый вакытта бары тик үзеңне камилләштерергә кирәктер!
– Ралия, һәр аерым өлкәдә кулланыла торган кызыклы сүзләр була бит, бию дөньясында да андыйлар җитәрлектер, мине дә шулар белән таныштырып кит әле.
– Миңа «антраша катр» сүзтезмәсе бик кызык. Антраша катр – сикерү алымы, аның вакытында син берничә тапкыр аяк торышын үзгәртәсең, кайчы ясаган кебек. Кем өчендер «Па-Курю» дигән сүз кызык булып тоелырга мөмкин. Бу беренче позициядән йөгереп китүне аңлата. Һәм чираттагы сүз – «чалыштыру» (аяклар белән башкарыла торган алым – автор). Татарларга таныш булырга тиештер бу, чөнки ул татар халык биюенең дә бер элементы булып тора.
«КЕШЕГӘ ПОЗИТИВ ЭМОЦИЯЛӘР БҮЛӘК ИТҮ – МЕНӘ УЛ ЧЫН БӘХЕТ!»
– Кайсы биюне аеруча яратып башкарасың, ни өчен?
– «Яшьлек» биюе! Аның исеме җисеменә туры килә сыман: ул, чыннан да яшьлек кебек саф һәм тиз. Костюмнары да нык матур яшел төстә, җыры да чын, безнеңчә – татарча, нәкъ мин ярата торган! Бу биюне башкарганда миңа шундый рәхәт!
– Ралия, синеңчә, «бию» сүзен хәрефләре буенча ничек ачып бирергә була?
– Б – Бөек, И – Иҗат, Ю – Юлдаш.
– Үзең хореограф булырга теләр идеңме, әллә укучы булып калуны кулайрак күрәсеңме?
– Әйе, ләкин моның өчен бик түзем булырга кирәк, чөнки бу бик авыр хезмәт. Гади биюче һәм остаз арасында сайлау торса, биючене сайлар идем, чөнки хореограф өстендә бик күп җаваплылык ята: номер, костюм уйлап чыгару, биюне өйрәтү... Әле ул биюне балалар өйрәнәме юкмы – кызыксындыра белү дә кирәк бит!
– Ралия, йомгак итеп, киләчәккә күз атыйкчы! Бию өлкәсендәге планнарың нинди?
– Планнар зуу-ур инде ул! Киләчәгемне дә бию белән бәйлисе килә, чөнки бу 4 ел эчендә иҗатсыз тора алмавымны аңладым. Биегәндә үземне шундый җиңел итеп хис итәм! Әйтерсең, бөтен начар уйлар каядыр еракта кала һәм син үзеңнең барлык көчеңне, хисләреңне тамашачыга бирәсең, ә алар исә уз чиратында, сине рәхмәтләп алкышлыйлар. Кешегә позитив эмоцияләр бүләк итү – менә ул чын бәхет!
Ралия турында 4 кызыклы факт:
- Р хәрефен дөрес әйтми
- Анда таҗик тамырлары бар
- Битендә яра эзе бар
- Күселәрдән бик нык курка
Алия ЗИАТДИНОВА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Нет комментариев