АКЛАНГАН/АКЛАНМАГАН ӨМЕТЛӘР: ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНДА СИНЕ НИЛӘР КӨТӘ?
Нәкъ бер ел элек БДИ тапшырудан шундый каты куркып, тәмам калтыранып, имтихан бирәсе фәннәрне сайлап йөргән чагым булса, бүген исә күптән хыялланган югары уку йортына керүемә нәкъ ике ай – кечкенә генә бәйрәм дисәк тә була. Кечкенә дип, узган елгы Айгөлнең (минем) күзлектән карасак, бик зур бәйрәм инде бу, чөнки 11 сыйныфта укыганда студент тормышы никтер «ал да гөл» дип күзаллана иде, шуңа тизрәк мәктәпне тәмамлап калага күченү, «яңа тормыш» башлау теләге белән янып яшәдем. Минемчә, һәр мәктәп укучысы университетка укырга кергәндә, андагы яңа тормыштан нидер өмет итеп һәм нәрсәгәдер ышанып килә, шуңа, әйдә, «студентлык чорында менә шулай булыр әле!» дип көтелгән күренешләр һәм чынбарлыкта аларның нинди булуы турында сөйләшик!
УНИВЕРСИТЕТТА «ИКЕЛЕ» КУЙМЫЙЛАР, ТЕЛӘСӘМ ДӘРЕСКӘ БАРАМ, ТЕЛӘМӘСӘМ, БАРМЫЙМ!
Хех, дөресен генә әйткәндә, үзем дә нәкъ шушы ялган уй белән укырга кергән идем... Мәктәптә сыйныфташларым да шулай диделәр, әмма тора-бара олырак курсларда укучы дусларымның, якыннарымның сүзләренә колак салып, бу фикердән читкә тайпылдым, чөнки күп күләмдә дәрес калдыру артык проблемалар китереп чыгарачагын аңладым. Ник дисеңме?
Югары уку йортында синең парага килүең яисә килмәвең беркемне дә кызыксындырмый. Әйе, староста һәм куратор сине журналда билгели, шактый дәрес калдырсаң, эзли дә башларга мөмкиннәр, ләкин орышу өчен түгел. Синең сәламәтлегең өчен, үзеңнән кала, алар да җаваплы бит, тик, шуңа да карамастан, берәү дә синең артыңнан «ник дәрескә килмисең», «кил инде», дип йөрми.
Менә хәзер кечкенә генә «сюрприз»: имтиханнар чоры килеп җитүгә укытучы синнән: «семестр буе кайда йөрдең?» дип сорап, имтихан тапшыру мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Бәхет елмаеп, имтихан тапшырырга кертсәләр дә, дәресләрдә булмыйча гына син төркемдәшләрең үткән темаларны үзлегеңнән генә үзләштерә алырсыңмы икән? Менә шуннан соң уйла инде, теләмәсәң дә килергә кирәкме икән дәрескә, әллә юкмы...
«ТӘРӘЗӘ» ВАКЫТЫНДА РӘХӘТЛӘНЕП ЯЛ ИТӘРГӘ БУЛА!
Студентлар үзара аралашканда куллана торган «терминнар» барлыгы берәү өчен дә сер түгел, тик күпләр өчен иң кызыклысы – «тәрәзә». Югары уку йортында ул берничә дәрес арасында пара булмауны аңлата, мәсәлән: беренче һәм өченче пара бар, ә икенчесе юк, димәк – икенче пара вакытында – «тәрәзә». Мәктәптә укыганда шундый сөенгән идем шушы «тәрәзәләр» турында ишеткәч, ял бит инде, 15 минутлык тәнәфес кенә түгел, сәгать ярымлык бит, әйеме? Ләкин укуның беренче атнасында ук әлеге сәгать ярымлык ялның бернәрсәгә дә кирәкле булмаган, вакыт әрәм итү икәнлеген аңладым. Ни өчен?
1,5 сәгать буе университетта кул кушырып утырганчы, ул вакытта пара укып, өйгә иртәрәк кайтып китәргә һәм күпкә файдалырак эшләр белән шөгыльләнергә мөмкин. Иманым камил, бер генә студентның да «тәрәзә» вакытында ял итеп, өйгә сәгать ярымга соң калып кайтасы килмидер. Шуңа күрә, аларның булмавы булуга караганда хәерлерәк, минемчә.
УНИВЕРСИТЕТТА ТӨРЛЕ ЧАРАЛАРГА ЙӨРТМИЛӘР – ПАРАНЫ УКЫЙСЫҢ ДА, СИН ИРЕКЛЕ!
Мәктәптә укыган чорда һәрберебезнең башыннан узган күренеш: көн саен диярлек я актлар залында берәр бәйрәм, я тышта берәр чара – катнашмый калырга ярамый, качып өйгә кайтып китсәң, икенче көнне үк директорга аңлатма бирәсе: ник кайтып киттең – сәбәбе, сәбәбе булмаса, шелтә ишетәсе. Университетта андый чараларга йөртү юктыр, дип уйлап килгән булсам, укуның беренче атнасыннан ук алар бик матур итеп кенә башланып киттеләр J Әйе, монда да алар бар һәм катнашу мәҗбүри. Катнашмый калсаң, сине җәзага тартмаска да мөмкиннәр әлбәттә, ләкин, олы курста укучы дусларым әйтмешли: ут белән уйнама – нәрсә кушалар, шуны эшлә, чөнки бу чараларга барып, кайчак дәресләрдән азат ителү яисә яхшы билге эшләү мөмкинлеге дә бар, ләкин тсс, сер итеп кенә әйттем.
ШУНДЫЙ КЫЗЫК: УНИВЕРСИТЕТКА ҺӘР ИРТӘ СТУДЕНТ БИЛЕТЫ БЕЛӘН КЕРҮ…
Ул кечкенә генә зәңгәр тышлы студент билеты турында хыялланган чаклар... Төшләргә керә иде бит ул, билләхи. Ә менә ул чынбарлыкка әйләнеп, 1-2 атна үткәннән соң әлеге зәңгәр катыргы кайчак ачуны да чыгара башлый икән...
Иртән аны сумкадан тиз генә табып булмый, шуңа башта эзләп интегәсең, әгәр онытылып калган булса, башта бик озак итеп ничек онытып калдырганыңңны ишек төбендә утыручы абый-апаларга аңлатасың һәм паспортыңны күрсәтеп, аңлатма язып керәсең – анлавыңча, моның «эше бик күп», шуңа онытмавың хәерлерәк.
Ә, минемчә, идеаль вариант – ул карта рәвешендәге пропусклар – эше дә кимрәк, телефон тышлыгында гына да саклап йөртергә була.
Менә шундый инде ул студент тормышы. Мәктәп укучысы күзлегеннән карап, югары уку йортына килгәндәге өметләрнең аклануы һәм күпчелек очракта акланмавы турында сөйлисем килде сиңа. Әлеге язма синең өчен файдалы булгандыр дип ышанып калам! 2023-2024 уку елында, БДИда уңышлар сиңа, киләсе елга университетта күрешкәнгә кадәр, дустым!
Рәсем: Freepik
Бу материал ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшь журналист лабораториясе» кысаларында әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев