ЕГЕТЛӘР ӨЧЕН СҮЗЛЕК: АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ!
Егетләр, кызлар белән аралашырга өйрәнер өчен кечкенә сүзлек тәкъдим итәбез. Кызлар колаклары белән ярата диләрме әле? Менә шуңа дөрес итеп сөйләшә белергә кирәк. Алай түгел, болай ул сүзлегеннән – берничә «шпаргалка». Тотыгыз һәм дөрес итеп файдаланыгыз. Әмма бутый күрмәгез: беренче вариант – хаталысы!
Син бу күлмәктән бигрәк чибәр – ябыграк та күренәсең. – Сиңа бу күлмәк бик тә килешә.
Әйдә күрешеп якыннанрак танышыйк. Сине метро станциясе янында көтәм. Эшләрең беткәч килерсең. – Син миңа бик ошыйсың. Бәлки күрешербез? Сиңа кайда уңайлы булачак?
Кайтып җитү белән шалтырат миңа! – Кайткач хәбәр бирсәң яхшы булыр иде – мин синең өчен борчылам.
Башымны катырма, мин арыдым. – Әйдә мин бераз ял итеп алам да, аннан хәбәрләшербез.
Юк нәрсәдән дә проблема ясыйсың. – Артык борчылмый тор, моны җиңел генә хәл итеп булыр дип уйлыйм.
Син шаяруларны бөтенләй аңламыйсың! – Зинһар, гафу ит, мин ул сүзне сине үпкәләтү максаты белән түгел, шаярып кына әйткән идем.
Арырлык нәрсә эшләдең соң син шулкадәр? – Үзеңне энергияң бетәр хәлгә җиткермәгәнсеңдер дип өметләнәм.
Нәрсә ошамый инде тагын? – Сине нәрсәдер борчыймы?
Шушының хәтле әйберне ашап бетерәсеңме? – Тагын берәр нәрсә кирәкмиме, бәлки – десерт?
Мин бүген дуслар белән – борчымассың. – Бүген дуслар белән күрешеп алам, кайткач хәбәр бирермен.
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев