Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРЧЫЛАР БЕЛӘН МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕК...

16 август – мәңгелек мәхәббәт көне котлы булсын! Бары бер теләк: яратып һәм яратылып яшик! Кызык, ә татар эстрадасы җырчылары ничә яшьтә беренче тапкыр гашыйк булган икән? Мәхәббәт алар өчен нәрсә ул? Барысын да сораштык, хәзер сезгә дә сөйләрбез!

Ризат Рамазанов беренче тапкыр балалар бакчасында гашыйк була һәм әлеге кызны көн саен күрү өчен бирегә хәтта үз теләге белән йөри! Хәзерге көндә җырчы өчен мәхәббәт ул – тормыш иптәше Зинира һәм балалары. «Яратуны, әлеге матур хисне саклау өчен бер-береңне хөрмәт итеп, яклап яшәргә һәм кешене, әти-әнисе ничек кадерләп үстергән, шулай ук кадерләп яшәргә кирәк», – ди ул. 

«Беренче һәм соңгы мәхәббәтем – Илдар!» – ди Гүзәл Уразова. – «Мәхәббәт гомер буена җитсен өчен яратырга, хөрмәт итәргә хәм бер-береңә ышанычны югалтмаска кирәк».

Лилия Хәйруллина беренче тапкыр 16 яшендә гашыйк була, ә мәхәббәт үзе, аның фикеренчә, төрле этаплардан тора: симпатия, эйфориядән алып кадер-хөрмәткә кадәр. Бу яшь узу белән бәйле, ди ул. Ә әлеге саф хисне саклау өчен мәхәббәт очкыннарын бервакытта да сүндермәскә һәм бер-береңә үзеңә ышанган сыман ышанырга кирәк дигән фикердә ул.

Бик беләсегез килсә, Гүзәл Идрисова яшь чагында «Д'Артаньян һәм 3 мушкетер» киносындагы актерларга гашыйк була. Ә хәзер исә ул бары тик Илназны гына ярата. «Мәхәббәт гомерлек булсын өчен вак-төякләргә артык игътибар итмичә, барысын да уртага салып сөйләшергә, хәл итәргә кирәк», – ди ул.

«Чынлап торып беренче курста гашыйк булдым. Электричкада булды бу хәл, күрдем дә, өйләнәм, дидем. Диплом алганнан соң гаилә кордык», ди Ильяс Харисов. Җырчы фикеренчә, мәхәббәт ул – бер-береңне кайгырту, яраткан кешеңә иң яхшы теләктә булу. «Чын мәхәббәт ул болай да гомер буе саклана, аны аерым саклап торасы юк», дигән фикердә ул.

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев