Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
НЕЙРОН ЧЕЛТӘРЕ: КИЛӘЧӘКТӘ БЕЗНЕ НИ КӨТӘ?
Көн саен диярлек, социаль челтәрләрдә компьютерларның музыка язарга өйрәнүләре һәм тиздән танылган музыкантларны алыштырачаклары турында сөйлиләр. Чыннан да, музыка өлкәсен нинди язмыш көтә икән? Ничек уйлыйсыз? Бу язмада мин әлеге сорауларга җавап табарга тырыштым һәм нейрон челтәрләре ярдәмендә үз кулларым белән төрле көйләр язып карадым! -
ХХ ГАСЫР БЕЛӘН ЙӨЗГӘ-ЙӨЗ ОЧРАШУ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫННАН – «ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР» ИНТЕРАКТИВ ПРЕМЬЕРАСЫ
Кәрим Тинчурин театры «Җилкәнсезләр» дип исемләнгән интерактив премьера чыгарды. Матбугат конференциясендә артистлар һәм режиссер Туфан Имаметдинов премьера турында бик тәмле итеп сөйләгәч, спектакльне һичшиксез барып күрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән идем. Кыскасы, карап кайттым һәм аның үзенчәлекләре, премьераны карау өчен 4 сәбәп турында түбәндә язып чыктым. -
«СҮГӘ БАШЛАГАНДА ДА: “СИН УКЫТУЧЫ БАЛАСЫ БИТ!” – ДИП БАШЛЫЙЛАР ИДЕ»
Мөгаллимнәр, аларның авыр хезмәте турында еш язалар, шулай бит? Тик мин әлеге язмада аларның балалары турында язма әзерләргә булдым. Укытучы балаларын мәктәптә «төрттеләрме»? Аларга нинди таләпләр куялар? Мөгаллим балалары бүтән укучылардан аерылып торырга тиешме? Барлык сорауларга да җавапны биредә табарбыз. Киттек! -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «ТАТЛЫ ФАБРИКА»ЛЫ КИЧӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
23 июньдә Кариев театры «35 тән – 5» дип аталган 35 юбилей сезонының ябылу кичәсен уздырды. Юбилей сезонын ябу чарасына без дә барып кайттык. Тамашада яшь тамашачылар театры «Татлы фабрика» итеп сурәтләнде. Бәйрәм кичәсе тамашачыларга театрда төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте. -
«ПОЧЕМУ? ПОТОМУ ЧТО ТАК ЗАХОТЕЛА!»: ЯҢА ЧӘЧКАП МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ «ЧИСТО ЧИСТА» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Мин әлеге проектта тәкъдим ителгән соңгы һәм татар телендә булган бердәнбер «Чисто Чиста» спектаклен карадым. Спектакльнең төп кураторлары – Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла һәм Ислам Вәлиев. Сәхнәдә – Буа районы Яңа Чәчкап мәктәбе укучылары. Арканы төз тотып, җитди йөз сакларга тырышып утырдым да, спектакль азагында баш-аягым белән үземнең яшүсмерлегенә чумып еладым. -
ИРТӘНГЕ ФОТОСЕССИЯ, ЙОЛДЫЗЛАР КАРАУ ҺӘМ ПИКНИК: ҖӘЙНЕ МАТУР ҺӘМ МӘГЪНӘЛЕ УЗДЫРУ СЕРЛӘРЕ
Җәй, һичшиксез, иң көтеп алган мизгелләрнең берсе. Бу – дуслар, туганнар белән очраша торган вакыт. Җәй көннәрен кемдер авылга, кемдер лагерьларда, кемдер чит илләрдә ял итеп уздыра. Әгәр дә сез җәй шәһәрдә калсагыз, һәм вакытны ничек үткәрү турында уйласансагыз, менә сезгә берничә киңәш. -
«УН СЕКУНД ЭЧЕНДӘ МОНЫ ЭШЛӘП ҖИТЕШМӘСӘМ, НАЧАР ХӘЛ БУЛАЧАК»: БӘЙЛӘНЧЕК УЙЛАР ФЕНОМЕНЫ
Әгәр мине нидер борчый башласа, гадәттә, мин әлеге күренештән үзем дә сизмәстән качарга омтылам. Шунысы кызыклы: башка беркемгә дә сөйләмичә качарга омтылам, чөнки әлеге «чишелмәс» (булып тоелган) проблема бары тик үземә хас, һәм башкалар тарафыннан кабул ителмәс кебек тоела. Ләкин күптән түгел мин бәйләнчек уйлар тайпылышы турында мәгълүматка тап булдым (обсессив-компульсив тайпылыш). -
3D КИЕМ, КЫЧЫТКАННАН ТУКЫМА ҺӘМ СМАРТФОНГА ЗАРЯДКА БИРӘ ТОРГАН ФУТБОЛКА: КИЛӘЧӘК МОДАСЫ НИНДИ БУЛАЧАК?
Hello, бүген без сезнең белән «ноу-хау»га чумарбыз. Нинди «ноу-хау» дисеңме? Мода өлкәсендә! Кием-салым кризисы «H&M» ябылу белән генә бетми. Күз алдыңа китер: Галиябану өй киемендә фотога төшә, һәм әлеге фотоны син дә мин дә яраткан бер социаль челтәргә куярга тели, арткы фонын әлбәттә ки «Adobe Photoshop» белән матурлый, әмма тагын бер әйбер: аның футболкасы үтекләнмәгән. -
СӘХНӘ КЫЮЛАРНЫ ЯРАТА: МАРСЕЛЬ МӘХМҮТОВ «БИЛГЕСЕЗ АКТЁРЛАР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
9 июнь көнне Казан театр училищесынында Марсель Мәхмүтов житәкчелегендә «Билгесез актёрлар» спектакле куелды. Спектакльдә актёрлык курслары үткән 19 кеше катнашты. Үзләрен сәхнәдә сынап карарга, балачак хыялын тормышка ашырырга теләүчеләр 3 ай эчендә яңа образларга керергә, оялу хисеннән котылырга һәм үзләрен сәхнәдә тотырга өйрәнде. Катнашучылар, төрле һөнәр ияләре булуга карамастан, үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар. -
КАССИР-СТУДЕНТЛАР: БУ ҺӨНӘРНЕҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫН БАРЛЫЙБЫЗ
Хәзерге вакытта, кайсы гына кибеткә кермә, кассада эшләүче яшьләрне, студентларны очратып була. Ни өчен акча эшләү мөмкинлеге буларак алар нәкъ шушы вариантны сайлый икән? Моны белү өчен кассир булып эшләүнең плюслары һәм минусларын карап китик. -
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧНЫ АРТЫРУНЫҢ 5 КАГЫЙДӘСЕ
Күпләрнең үз-үзенә ышанмаган чаклары була. Бу проблема үсмерләрне дә, өлкәннәрне дә борчый, чөнки кеше һәрвакыт җәмгыятьтә яши. Кайдан килә соң бу борчу кешегә? -
МАТУРЛЫК СТАНДАРТЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Матурлык төшенчәсе турында һәр гасырның, һәр илның үз күзаллавы. Хәтта һәр аерым кеше матурлыкны төрлечә аңлый. Берәүгә матур тоелган нәрсә икенчебезгә бөтенләй ошамаска мөмкин һәм бу кемнеңдер «матурлык»ны аңламавы турында түгел, ә нибары дөньяга карашларның төрлелеге турында гына сөйли. Шулай да безнең матурлык турындагы күзаллауларга күп кенә тышкы һәм эчке факторлар тәэсир итә. -
«АЯКЛАРЫМНЫ ПАРАЛИЧ СУККАЧ, БЕРАЗ АШЫЙ БАШЛАДЫМ»: АНОРЕКСИЯ ГАЛӘМӘТЕ
«Автопортрет» документаль фильмында анорексиядән сөяккә генә калган хатын-кыз тормышы күрсәтелә. Авыру башланганнан 18 ел үтә, әмма аның өчен хәзер дә һәр көн – көрәш. -
КАЗАНДА «OPEN SPACE MARKET» ГӨРЛИ: НИЛӘР КАРАРГА?
Бүген, 10 июнь көнне Казанда «Open space market»ның беренче көне узды. Бу чара елга берничә тапкыр уздырыла. Анда популяр брендлар, кешеләр үз куллары белән ясаган сумкалар, аксессуарлар тәкъдим ителгән. Шулай ук биредә ашханә зоналары да эшләде. -
«ӘНИ, Ә МИН ТЕЛЕФОНДА АКЧА ЭШЛИМ»: ФРИЛАНС БУЕНЧА БЕРНИЧӘ КИҢӘШ
Хәзерге көндә күбебез җайлы гына, офиска йөрмичә акча, һичьюгы көндәлек вак-төякләргә җитәрлек акча эшләү ысулларын эзли. Кайвакыт бу аяныч тәмамлана – бүгенге көндә мошенниклар буа буарлык бит. Акча эшләү турында сөйлим дип, бу янә сүзне башка якка борды, дип уйлап куйгансыңдыр. Әйдә, фриланс серләрен сиңа да өйрәтим!