ХОРАФАТЛАР ФЕНОМЕНЫ: ДИН ҺӘМ ПСИХОЛОГИЯ КҮЗЛЕГЕННӘН
«Аягыңны селтәп утырма – шайтан килә» кебек сүзләрне барыгызның да ишеткәне бардыр инде. Кечкенә чактан ук әйтелеп килгән әлеге юраулар безнең психикага зур йогынты ясый икән. Зур үскәч, әлбәттә, моның бары тик тәрбия чарасы гына булганын аңлыйсың, тик инде башка сеңдерелгән бу мәгълүматтан арыну җиңелләрдән түгел.
Юраулар татар халкында бик борынгыдан яшәп килә. Һәм аларның саны бихисап. Кайсына ышанырга да белмәссең. Гомумән, алар ничек барлыкка килгән соң? Юрауларга ышанырга ярыймы? Дин мондый ышануларга нинди карашта? Әйдәгез, сорауларга җавапны бергәләп табыйк!
Илнар хәзрәт Зинатуллин:
Ырымнар төрле төркемнәргә бүленәләр. Беренчесе, тәҗрибәгә нигезләнгән ырым. Мәсәлән, мәче мич башында ятса, салкын була, ат аунаса, буран була, карлыгач астан очса, яңгыр була һәм башкалар. Аларга ышанырга ярый. Шулай ук төрле очракларда куланып та була. Бу – начар юрау түгел. Икенче төр юраулар – балаларны тәрбияләү максатыннан әйтелә торганнары. Әйтик, суга төкермә – телең корый. Болар – ырым-юраулар түгел, алар балаларны тәрбияләү максатыннан уйлап табылган. Аларны шулай ук тормышта кулланырга мөмкин. Өченче төрлесе – хорафатлар. Мәсәлән, козгын кычкырса – начарга. Мондыйларга исә ышанырга ярамый. Беренчедән, аларның нигезе юк, ягъни логик яктан да, акыл ягыннан да алар – мәгънәсез. Икенчедән, барысы да Аллаһ Тәгалә кулында. Бу әйберләр белән син бәла-казаны чакырып та китерә, куып та җибәрә алмыйсың. Мондый ышанулар кешенең тормышын катлауландыра гына.
Иң киң таралган юрау-ышанулар:
Кич кешегә акча бирсәң, акча китә
Кара мәче юлыңны бүлсә, күңелсезлек килә
Давыл чәчәген өзсәң, давыл чыга
Сул кул белән ашасаң, ризыгыңны шайтан ашый
Кашык төшеп китсә, кунак килә
Уч төбең кычытса, акча килә
Керфегең төшсә – бәхеткә
Иң сәер юрау-ышанулар:
Ишектән мәче белән бергә чыксаң, юлың уңмый
Борын очы кычытса – мәеткә
Койрыклы йолдыз – афәткә
Елан елында өйләнсәң, бәхетсез буласың
Борын эче кычытса, кунак килә
Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела
Идән юганда чүп калдырсаң, ирең шадра була.
Гарәфиева Чулпан, психолог, арт-терапевт:
– Психология күзлегеннән карасак, хорафатларга ышану кеше психикасына бик зур йогынты ясый. Бигрәк тә яшүсмерләрнекенә, чөнки бу яшьтә психика әле тотрыклы түгел. Шулай ук бу вакытта балаларның шактый проблемалары була. Әйтик, әти-әни белән аңлашылмаучанлыклар, җавапсыз мәхәббәт, бүтәннәрдән аерылып тору теләге һәм башкалар. Нәкъ менә шундый вакытларда аларга төпле киңәш бирүче бик кирәк. Кызганыч, менә шул юрау, хорафатларга ышану кешенең шәхес булып формалашуына тискәре йогынты ясый, чөнки программалаштыру башлана. Шуның аркасында яшүсмер үз-үзенә ышанычын югалтырга мөмкин. Шулай ук басынкы, тиз рәнҗи торганга да әйләнә ала.
Юраулар, төрле ышанулар бала тәрбияләгән вакытта әти-әниләр тарафыннан еш кулланыла. Бала психикасы «ярамый» дигәнне аңламый, киресенчә ул ярамаган әйберләрне эшләп карарга омтыла. Шуның өчен юраулардагы «Менә моны эшләсәң, шулай була» дигәннәр ярдәмгә килә дә инде.
Юрауларга ышанып, кеше үз өстендәге җаваплылыкны бүтән кешегә «авыштырырга» тырыша. Шул рәвешле без тормышыбызның узып киткәнен сизми дә калабыз. Безгә үзебезгә ышанырга, үз хис-кичерешләребезне аңларга өйрәнергә кирәк. Шуны истә тотыгыз, юрауларга ышанудан туктар өчен, иң беренче үз-үзегезгә ышанырга өйрәнегез!
Дуслар, сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, юрауларны дөрес итеп аера белик. Кирәкмәгән әйберләргә ышанып, тормышыбызны катлауландырмыйк!
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев