Логотип Идель
Бу – тема!

РОЗА БЕЛӘН ХРИЗАНТЕМАГА ГЫНА ДИМӘГӘН: ЧӘЧКӘЛӘР ДӨНЬЯСЫН АЧАБЫЗ!

Күпләр бәйрәм саен хризантема яисә роза бүләк итәләр, мин моннан шундый арыдым. Әйтерсең, дөньяда башка чәчәкләр беткән. Ә алар шундый күп төрле бит! Бу язманы укып чыккач югалтма – алга таба берәр якын кешеңә гөлләмә сайлаганда кирәге чыгар. Сүз уңаеннан, язмада телгә алынган чәчәкләр бик күп кибетләрдә бар, эзләнеп йөрергә туры килмәс.

ДЕЛЬФИНИУМ

Әлеге чәчәкнең формасы дельфинны хәтерләтә, исеме дә шуннан барлыкка килгән. Дельфиниумның төсләре күп – димәк, ул бөтен төрле гөлләмәләрдә дә урын ала алачак.  Дельфиниум өчен су салкын булырга тиеш, боз кисәкләре дә өстәргә була. Шулай ук, суны 2 көнгә бер яңартып торырга һәм чәчәкләрнең сабагын 3-4 см кыскартырга кирәк.

ЛИЗИАНТУС

Икенче төрле әйтсәк – эустома. Исеме иске грек теленән «ачы чәчәк» дип тәрҗемә ителә. Бу чәчәк нәрсәсе беләндер розага да охшаган. Ешрак ак яки ал төстә була. Лизиантус шулай ук салкын су ярата. Вазага куяр алдыннан, сабагын үткен пычак белән 45 градус почмак ясап кисәргә кирәк – бу чәчәкнең гомерен озынайтачак.

ОРНИТОГАЛУМ

Халыкта икенче төрле птицемлечник дип йөртелә (грек теленнән «кош сөте» дип тәрҗемә ителә). Орнитогалум гөл буларак популяр, ләкин хәзер аларны чәчәк композицияләре төзегәндә дә куллана башладылар. Төрләре бик күп, төсләргә дә бай – оригиналь бәйләм өчен менә дигән вариант. Башка күп кенә чәчәкләрдән аермалы буларак, орнитогалум кояштан курыкмый. Ләкин суын һәркөнне алыштырып торырга кирәк.

МАТТИОЛА  

Икенче исеме – левкой. Матиолла – хуш исле чәчәкләр яратучыларга шәп бүләк, чөнки аннан бал исе аңкып тора. Шулай ук әлеге чәчәк озын гомерле. Вазадагы суны көн саен алыштырып торсагыз, маттиола 2-3 атнага кадәр үзенең матурлыгын саклый ала. Вазага куяр алдыннан, чәчәкнең суга тиеп торган барлык яфракларын кисү мөһим. Маттиола кояш нурларын яратмый.

РАНУНКУЛЮС

Тышкы кыяфәте белән пион чәчәген хәтерләтә. Зәңгәрдән кала, барлык төсләрдә дә була алалар. Хәзерге көндә әлеге чәчәкләр бик популяр. Ранункулюс дымлылыкны аеруча ярата, шуңа күрә вазадагы суны көн саен алыштырып торырга, сабагын 1-2 см кыскартырга кирәк. Ранункулюс суда 2-3 атна тора ала.

АНЕОМА

Исеме грек теленнән «җил» дип тәрҗемә ителә, мәк чәчәген хәтерләтә. Анеома чәчәге гөлләмәдә ромашкалар һәм лаләләр белән бик матур күренә. Сиңа анеома бәйләме бүләк итсәләр, вазадагы суны көн саен алыштырып торырга кирәк булачак. Әлеге нәфис чәчәк кызуны яратмый, бик салкынга да түзми. Анеома 2-3 атна дәвамында шиңми тора ала.

ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМЕНЕҢ ГОМЕРЕН НИЧЕК ОЗЫНАЙТЫРГА?

  1. Вазадагы суны көн саен алыштырып тор, һәм вазаны яхшылап юарга онытма. Күпчелек чәчәкләр салкын суда торырга тиеш.
  2. Шулай ук чәчәкне суга салыр алдыннан, аның сабагын 3-4 см кыскартырга кирәк.
  3. Хәзерге вакытта чәчәк бәйләме белән бергә кризал (чәчәкнең гомерен озынайтучы порошок) бирәләр. Әйе, бу порошок бер көнгә генә җитә, ләкин әлеге биологик өстәмәне аерым да сатып алып була. Чәчәк бәйләменең размерына карап, суга 2 пакет кризал да салырга кирәк булырга мөмкин.
  4. Әгәр дә чәчәк бер кич эчендә кинәт шиңсә, син аны коткара аласың. Ванна төбенә салкын су тутыр һәм боз өстә. Бер стаканга кайнап чыккан су сал. Чәчәкләрнең башта кайнар суга салып ал, аннан соң – салкын суга. Моны 2-3 тапкыр кабатла. Соңыннан аларны тулаем (сабакларын гына түгел, чәчәк өлешен дә) бозлы сулы ваннага сал, 30-40 минут көт. Аннары чәчәк бәйләмен кризал кушылган бозлы сулы вазага куй. 7-8 сәгатьтән соң чәчәкләрнең элеккеге матур халәтенә кайтырга тиеш.

Алия Мөхәмәткәримова рәсемнәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев