Логотип Идель
Бу – тема!

«Хәзер каһвә эчү, аны социаль челтәргә урнаштыру – заманча тренд»: кофе турында 5 факт

Каһвә эчеп ябыгып буламы?

Иң беренче чиратта, мифларны челпәрәмә китерик!

  1. Каһвә сәламәтлеккә зыян китерә

Әлбәттә, әлеге эчемлекне күп эчсәң, аның зыяны булырга мөмкин. «Көненә 300 мг кофеин рөхсәт ителә», – дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Әгәр каһвә 6 стаканнан артып китә икән, бу инде яхшыга түгел! Шуңа күрә тиешле күләмдә генә кулланырга тәкъдим итәм.

  1. Каһвә сөякләрдәге һәм тешләрдәге кальцийны «юып төшерә»

Каһвәне күп эчсәгез, әлеге сүзләр дә дөреслеккә туры килә. Организмдагы кальций нормасын саклау өчен, мәсәлән, сөт, чеддер сыры, чикләвекләр, кишер, петрушка ашарга мөмкин.

  1. Каһвә ябыгырга ярдәм итә

Бу миф күпмедер дәрәҗәдә дөрес. Чөнки каһвә метаболизмны тизләтә һәм ашыйсы килү теләген баса. Шуны истә тотыгыз: эчемлеккә сөт һәм шикәр комы салсагыз, барысы да юкка!

  1. Каһвә – йокысызлык сәбәпчесе

 Эчемлек составындагы кофеин – стимулятор. Шуның өчен дә ул йокларга комачау итәргә мөмкин. Ләкин ул организмнан, күп дигәндә, 10 сәгатьтән чыгып бетә. Шуның өчен каһвәне йокларга 6 сәгать кала эчмәскә киңәш ителә.

  1. Каһвәдән целлюлит барлыкка килә

Бу сүзләр белгечләр тарафыннан расланмаган. Бизәнгечләрдә кулланыла торган кофеин кан йөрешен тизләтергә сәләтле. Ул целлюлитны да киметергә  мөмкин. Ләкин без эчә торган кофе бу эшне башкара алмый!

«Хәзерге вакытта каһвә эчү, аны социаль челтәрләргә урнаштыру – заманча тренд»

Хәзерге заманда кулга каһвә тотып, урам буенча йөрү яисә берәр эш башкару бик «модно». Күп кенә яшүсмерләр башкалардан аерылып калмас өчен үз-үзләрен мәҗбүриләп, шул «вайбны тотарга» тели. Бу кешенең эмоциональ халәтенә ничек тәэсир итә? Бу сорауга җавапны табарга беренче татар коучы  Әминова Илүзә булышыр.

- Хәзерге вакытта каһвә эчү, аны социаль челтәрләргә урнаштыру – заманча тренд. Яшьләр  теләсә-теләмәсә дә, заманага ияреп, бу эчемлекне куллана. Ул «модный» кием кигән кебек. Кешенең психологиясендә шундый нәрсә бар: еш күрсәтелә торган әйберләргә баш мие ияләшә, норма итеп кабул итә башлый. Үзенең эчке кичерешләренә игътибар итмичә, «миңа да кирәк» дигән уйга килә. Көн дә аның күз алдында каһвә тора икән, аңа да кирәк була башлый. Җәмгыятьтә шундый ияләшү барлыкка китерәләр. Маркетологлар бу эшне бик яхшы башкара. Шуның өчен дә яшьләр бу агымга иярә.

Ә хәзер Казанда сыйфатлы каһвә эчеп була торган урыннарны барлыйк. Алар – «Skuratov», «Serf», «Нефть», «Ботаника», «Cups», «Фильтр».

Нәкъ менә бүген якын кешең яисә дусларың белән каһвә эчәргә онытма, дустым!

Фото: piqsels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев